Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов: «Әни юк, дип тә әйтә алмыйм, әле ышанып булмый, ышанасы да килми»

news_top_970_100

Мәскәү үзәгендә бер көндә икешәр тапкыр концерт куя, иҗаты белән 2 республиканы бер-берсенә бәйләп, туганлык җепләрен саклап тора, ул – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, без яраткан Айдар Галимов, дип таныштырды «ТНВ»да «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының кунагы белән Лилия Кадыйрова.

Айдар Галимов әле күптән түгел генә вафат булган әнисе турында сөйләде.

– Әнине югалткач, беренче тапкыр Казанга килүем, беренче интервью. Әни юк, дип тә әйтә алмыйм. Әле ышанып булмый, ышанасы да килми. Мин Казанга килгәч, «мин монда», дип шалтырата идем. Мин – бик бәхетле кеше.

«Зур кайгыңны уртаклашабыз», – диләр. Аның шушы яшькә җитеп, 62 елга якын әти белән кадерле хатын булып гомер кичереп, балаларның уңышларын күреп, шатланып, борчылып, балалар кулында китеп баруы – бер бәхет дияр идем. Дөресме, юкмы – белмим. Мин шулай уйлыйм. Җан бит яши. Әнинең җаны янәшәдә булыр, мине саклар кебек.

35 ел иҗат юлымда мин гел аның канаты астында булганмын, мине аның догалары саклаган. Ул һәрвакыт минем кайда булуым, нинди концерт куюым белән кызыксынды. Менә хәзер шуларны, кайтып, әнигә сөйлисе килә. Аның сорауларын ишетәсе килә. «Тагын кая җыенасың инде?» – дип сорар иде. Кызганыч, кире кайтарып булмый. Аны да, ничек кенә кыен булмасын, кабул итәргә кирәк. Ә болай, кабатлап әйтәм, шушы яшькә җитеп, әтиле-әниле булып яшәвем, ул – зур бәхет.

Әнием мәкальләр белән сөйләшә иде. Кызганыч, онытылалар. Кайвакыт аннан: «Әни, шунда барыйммы, шунда кайтыйммы?» – дип сорый идем. «И улым! Халыкның шундый сүзе бар – авыртмаган ягыңа ятарга тырыш», – дип әйтә иде. Бу бит – халыкның зирәклеге. Гади дә, аңлаешлы да сүзләр. Мин аны хәзер дусларыма әйткәлим. Алар да, сөйләшкәндә, шулай әйтеп куйгалый.

Әле дә уйлап утырам. Эх, әни бу тапшыруны күрә алмаячак, ул эчтәлекле тапшырулар карарга ярата иде. Үкенеч булып калды, бу әңгәмәне әнигә күрсәтә алмадым...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100