Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның кызы, җырчы Айгизә күңелләргә үтеп керә торган видео урнаштырган. Алар бөтен гаиләләре һәм туганнары белән әтиләренең туып-үскән нигезенә, әбиләренең ел ашын уздырырга җыелганнар. Әлеге кадрларда җылылык – Коръән ашы мизгелләре, әбисенең гөлләре, тарихи гаилә фотолары, бабасының гармун тартуы.
Болар барысы Айгизәне дә уйлары белән балачагына алып кайткан. «Балачагым мәңгегә йөрәгемдә», – дип яза ул.
Бу видео Айгизәнең әтисе Айдар Галимовны да битараф калдырмаган. «Тагын елаттың инде, кызым», – дигән ул аңа. «Шундый матур… Мин дә балачагыма кайту өчен барысын да бирер идем», «Минем дә йөрәгем кысылып куйды бу кадрларны күргәч», «Бер кадрда күпме бәхет һәм моңсулык», «Бабаңның гармун белән утырганын күргәч, үземнең бабайны искә төшердем. Сәламәтлеге нык булганда, ул да безгә гармун уйный иде», – дип истәлекләргә бирелгән Айгизәнең язылучылары да.
Ә бер язылучысы исә: «Миңа 7 яшь вакытта без Керкәлегә кайттык. Минем әнием шул авылдан. Ул миңа башта үзе укыган мәктәпне күрсәтте. Айдар Галимов та шушы авылдан дип, сезнең йортка тукталды. Айдар абый да кайткан вакыт иде ул. Ул миңа календарь һәм кассета бүләк итте. Бүгенгедәй исемдә», – дип, балачагындагы вакыйганы да искә алган.