news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов 90нчы еллар азагында башкарган «Зәңгәр чәчәк – миләүшә» җырын яңарткан

news_top
Айдар Галимов 90нчы еллар азагында башкарган «Зәңгәр чәчәк – миләүшә» җырын яңарткан
Фото: Айдар Галимовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Айдар Галимов 90нчы еллар азагында башкарган «Зәңгәр чәчәк – миләүшә» җырына яңа сулыш биргән. Җырның авторлары – Дилә Булгакова һәм Наил Шәймарданов.

«Үткән гасырның 90нчы еллар азагында ук башкарылган бу җырны күпләр хәтерлидер, мөгаен… Аны репертуарга кайтарырга дип күптән сорыйлар иде, ниһаять, яңартып, сезгә ишеттерәбез, дусларым!» – дип язган җырчы.

«Сезнең репертуардагы матур җырларның берсе иде бу», «Айдар абый, яңа җырлар кирәкми, иске хитларыгызны яңартыгыз», «Ай-яй матур җыр, сезнең тавыш өчен бу җыр», «Йөрәккә үтеп керерлек итеп башкарасың», «Шәп» кебек комментарийлар белән хуплаган халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар