Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Габдинов хатынына туган көн бүләге итеп 13нче айфон бүләк иткән

Айдар Габдиновның хатыны Зилә ханымга 51 яшь тулган. Габдиновларның бергә гомер итүенә быел 32 ел була.

news_top_970_100
Айдар Габдинов хатынына туган көн бүләге итеп 13нче айфон бүләк иткән

Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов хатыны Зилә ханымның туган көненә күркәм роза чәчәкләре белән 13нче айфон телефоны бүләк иткән. 

«Иртәнге 5тә үк котладым. Үзем Түбән Камага киттем. Нәрсә бүләк итәргә микән, дип уйланганда, яңа телефон кирәк икәнен чамаладым. Бик куанды! Моңа кадәр дә телефон бүләк иткәнем бар иде», – ди Айдар әфәнде.

Җырчы хатынына бүләген кызы, Ваһапов фестивале лауреаты Айсылу Габдинова белән киңәшләшеп сайлаган. «Кибеткә исә улым Ильяс белән бардык, телефоннар турында ул күбрәк белә», – дип сөйләде җырчы. 

Килешерсез, бүләк арзан түгел. Интернеттагы чыганакларга күз салсак, телефонның бу модель бәясе 90 мең тора. «Сөекле хатыным өчен бернәрсә дә кыйммәт түгел. Ул фотога оста төшерә,  ә бу телефонның камерасы яхшы», – дип сөйләде Айдар әфәнде.

Сүз уңаеннан, Зилә ханым 26 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Узган ел Зилә ханым Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы җиңүчесе булган иде. Шулай ук ул «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 февраль 2023
    Исемсез
    Хәзер инде садик баласында да Айфон!) исләре киткән икән.
  • 26 февраль 2023
    Исемсез
    Мактанчык ир бигрәк сөйкемсез күренә!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100