Айдар Фәйзрахманов хатынын искә ала: «Бәхетле, куанычлы, өметле, рәхәт чаклар»
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә хатыны Халисә ханымны искә алган. «Бүген карчыгымның туган көне», – дип язган ул һәм хатыны, кызлары белән төшкән фотосурәтне урнаштырган.
Халык Айдар Фәйзрахмановка теләктәшлек белдергән: «Бәхетле, куанычлы, өметле, рәхәт чаклар. Балалар белән гөрләгән тормыш учагы», «Рәхәт чаклар, гөрләшеп яшәгән, тигез вакытлар, алар күңелләрдә мәңге саклана инде! Бала үстергән вакытлар – гомернең иң кадерле мизгелләре», «Эх, яшь чаклар, кесә тулы борчаклар. Халисә апаның урыны оҗмахларда, мәрхүмәләрдән булсын!», «Күңелле, матур хатирә», – дип язганнар.