Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Фәйзрахманов кызларын сәхнәгә алып чыкты: «Халисәне сагынудан булган халәтем»

Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның туган көне уңаеннан «Утырып уйлар уйладым...» дигән концерт тамашасы булды.

news_top_970_100
Айдар Фәйзрахманов кызларын сәхнәгә алып чыкты: «Халисәне сагынудан булган халәтем»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кичәнең зур кыйммәте – аларның моңны, телне, милләтне сакларга өндәвендә»

Эшенә, тамашачыларына тугры калган артист буларак, Айдар Фәйзрахманов туган көнен гөрләтеп сәхнәдә билгеләп үтте. Филармониянең матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, иң тәэсирле һәм онытылмас җырлар, фольклор биюләре, халык шагыйрьләренең шигырьләре, үзгә атмосфера – тамашачыларны таң калдырды. Мондый кичәләрнең бик зур кыйммәте бар: алар милли моңны, телне, милләтне сакларга өнди. Айдар Фәйзрахмановның һәр концерты искиткеч энергетикага, җыр-моңга күмелеп үтә. Бу фикергә бер генә кеше дә каршы килмәс.

30 гыйнвар көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Концертта Ильяс Камал җитәкчелегендәге, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының камера оркестры белән бергә популяр җырчылар, Татарстанның халык артистлары: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова; Татарстанның атказанган артистлары: Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова; Халыкара конкурслар лауреатлары: Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә Азат Кәримовлар, Динар Шәрәфетдинов һәм Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышлары булды. Алар башкаруында инструменталь әсәрләр һәм җырлар яңгырады. Айдар Фәйзрахмановның туган көн концертын «Интертат» хәбәрчесе дә тамаша кылып кайтты.

Айдар Фәйзрахманов: «Кызларым белән җыр башкару – Халисәне сагынудан чыккан халәтем»

Концерт башланырга 1,5 сәгать калып бара... Тамашачылар әле өйләрендә матур күлмәкләрен киеп, бизәнеп-ясанып яткан, ә кайберләре юлга чыккан арада, Айдар абый инде тирләп-пешеп концертына әзерләнеп йөри иде: Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән 3 сәгать репетиция ясаганнан соң, сәхнә артында очраттым үзен. «Кызлар, хәзер түгел, соңрак сөйләшербез. Репетицияне ерып чыктык, концертны ерып чыксак ярар иде», – дип, иҗади уйлары белән үзенә күрә әзерләнеп йөри иде ул. «Фикерне иң элек тамашачыдан сорагыз әле», – дип әйтүе дә бик урынлы булды Айдар абыйның. Чөнки артист өчен төп бәяне тамашачы бирә. Тамашачы мактый да, тәнкыйтьли дә, алкышлары белән күкләргә дә чөя ала бит.

Шулай да, Айдар абый Фәйзрахманов белән, инде концерт тәмам булганнан соң, сөйләшү җаен таптык:

– Айдар абый, Сез инде быелдан башлап юбилей концертына әзерләнә башлыйсыз дип кабул иттем. Туган көн концертыгыз шәп булды. Ә юбилей концерты тагын да шәбрәк булачакмы?

– Туган көн концерты бик уңышлы узды, дип саныйм. Кечкенә генә хилафлыклары булгандыр. Әмма дә ләкин концертта җырчылар, музыкантлар барысы да тере тавышка башкарды.

Шушы 1 ел эчендә мин тагын да күбрәк тәҗрибә туплыйм, өлкәнәям, яңа уйларым, фикерләрем туа. Яшәлгән гомер – бер гомер, шуның өчен туган көн концерты алдагы концертларыма, юбилей концертыма берникадәр нигез булып тора. Юбилей концертына аның халәтен тудырырга тиеш булачакмын. Бу, әлбәттә, бик катлаулы. Әле юбилей концертына кадәр яшисе бар, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Ул язган булса, юбилей концертына ныклап әзерләнермен һәм ул тамашачының күңеленә хуш килер, дип уйлыйм.

– Концертта кызларыгыз Чулпан һәм Айгөл белән чыгыш ясадыгыз. Әгәр дә хатыныгыз Халисә апа исән булса һәм чыгышыгызны күрсә, нинди хисләр кичерер иде икән, нәрсәләр әйтер иде икән, ничек уйлыйсыз? Халисә апа сагындырамы?

– Концертта кызларым белән бергә җыр башкару – Халисә апаңны сагынудан, юксынудан, балалар, оныкларым белән яшәвемнән чыккан халәтем. Һәм мин шул халәтне тамашачыга җиткерәсем килде. Җылы хисләр сәхнә аша тамашачыга барып җиткән кебек булды. Чөнки кызларым – профессиональ югарылыктагы җырчылар түгел, алар минем ике бөртегем. Алар үзләренчә тырышып җырлады, бик дулкынландылар, әзерләнделәр. Аларның җырлауларында да, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларында да дулкынлану сизелде. Алар минем шикелле үк чыгыш ясаганда әниләрен – Халисәмне уйлаганнардыр. Өчебез бербөтен булып чыгыш ясадык.

Кызларым – җан авазым, бөтен халәтем, яшәү рәвешем. Оныкларым, балаларым, кияүләрем исән-сау булсыннар. Тамашачыда да шундый җылы тойгылар калгандыр дип уйлыйм.

Бу концертта балаларны күрсәттем. Юбилей концертында да балаларны күрсәтергә тиеш буламдыр... Ул кабатлау булырга да мөмкин, әмма минем оныкларым да бар бит, шушы чыгышыбызга оныкларны да кушып булыр, алар инде хәзер үсеп килә. Иң олы оныгым Ирханны катнаштыра алам, ул бик әйбәт итеп бәрмә уен коралларында да, гитарада да уйный. Бәлки, оныкларым белән аерым бер номер әзерләрбез, бу турыда инде бүгеннән үк уйлый башладым. Бу чыгыш балаларга зур йогынты ясады, алар чын күңелдән борчылып, бөтен репетицияләргә алдан ук килеп утырып, азакка кадәр булдылар, – дип сөйләде Айдар абый.

«Мин сине шундый сагындым» – безнең гаилә өчен символик җыр»

Айдар Фәйзрахманов ике энҗе бөртеге – кызлары белән бер сәхнәдә «Мин сине шундый сагындым» җырын башкардылар. Дөресен әйткәндә, бу чыгыш тамашачылар өчен сюрприз булды. Сәхнә артында Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева һәм Айгөл Фәйзрахманова-Закирова белән серләшеп алдым:

– Моңа кадәр бергәләп сәхнәдә җырлаганыгыз бар идеме? Нинди хисләр кичерәсез?

– 31 ел элек, миңа 4 яшь булганда, телевидениедән килеп, безнең өйдә «Гаилә сәхифәсе» тапшыруын төшерделәр, – дип сүзне башлады Айгөл Фәйзрахманова-Закирова. – Шунда без апай белән бергә «Зәңгәр күл» җырын җырлаган идек, аннары әтиебез дә кушылды. Шуннан бирле әтием белән чыгыш ясаганым булмады. 31 ел узгач, икенче тапкыр зур сәхнәгә чыгабыз.

– Балачакта әтием белән сәхнәдә чыгыш ясаган булды, – дип өстәде Айдар абыйның өлкән кызы Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева. – Мин, мәсәлән, пианинода уйныйм, ул җырлый иде. Йә булмаса, әтине проектларга җәлеп җиткәндә, мин дә шулай катнаша идем.

Сәхнәгә чыгып өчәү җырлау – беренче тәҗрибә. Вакыты менә хәзер җиткәндер, дип уйладык. «Мин сине шундый сагындым» – яраткан җырыбыз да. Безнең өчен символик җыр.

– Сезне музыкаль гаилә дип тә әйтсәм, һич кенә дә арттыру булмас. Чулпан апаның музыка юлыннан киткәнен беләм, Айдар абый моңа каршы булмадымы?

Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева:

– Мин аны табигый кабул итәм, ул шулай булырга тиеш кебек. Айгөл, мәсәлән, һөнәре буенча музыка юлын сайламады.

Айгөл Фәйзрахманова-Закирова:

– Музыка мәктәбен тәмамласам да, хәзер музыка белән бөтенләй шөгыльләнмим, моңланганга гына, өйдә җырлар җырлыйм. Мин – инглиз теле укытучысы. Әмма дә ләкин концертларга йөрергә бик тә яратабыз.

Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева:

– Әтиемне гади кеше дип әйтеп булмый, чөнки ул – иҗат кешесе. Өйдә дә аның иҗат кешесе икәнлеге сизелеп тора. Ул өйдә булса да, аның уйлары иҗади процесста. Без аны шулай кабул итәргә өйрәндек. Үсә төшкәч, эш икәнен аңлый башлыйсың. Иҗади эштә булу әтигә яшәү өчен көч, энергия бирә. Аның эштә булуы безнең өчен рәхәт кенә. Ул гел хәрәкәттә булса, безнең күңел дә тыныч.

Айгөл Фәйзрахманова-Закирова:

– Әтиебез эштә икән, димәк, ул – бәхетле. Үз юлын табып, үз эшен тапкан кеше бәхетле була, диләр. Әтиебез шушы сүзләргә үрнәк шәхес.

Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева:

– Шуңа күрә мин әтине бик аңлыйм. Күңел төпкелендә булган хис-кичерешләрен дә аңлыйм. Аның күңеле дә бик нечкә. Музыка юлын сайлавым турында сүз дә кузгатылмады. Музыка училищесы, Казан дәүләт консерваториясендә укыдым. Әтием беркайчан да безгә: «Юк, анда бармагыз», – дип әйтмәде. Эстрадага, бәлки, кертәсе дә килмәгәндер… Миңа калса, туган көн концертында аның белән бергәләп сәхнәгә чыгып җырлау – профессионал кешенең чыгыш ясау форматы түгел, ә «мин кызларым белән чыгыш ясыйм» форматы. Ул аның өчен күпкә кадерлерәк. Безнең өчен дә нәкъ шулай. Тамашачы да шулай кабул иткәндер, дип өметләнәбез. Чөнки без профессионал җырчылар түгел. Җырлый беләбез, музыкаль зәвыгыбыз бар, әтинең җырларын да беләбез. Гаилә триосы булды ул. Әтигә туган көн бүләге.

Әти безгә кинәт кенә бергә җырларга тәкъдим итте. Без көтмәгән идек.

Айгөл Фәйзрахманова-Закирова:

– Без каршы килмәдек, шатландык кына. Репетицияләрдә берничә көн булдык һәм артистларның тормышы никадәр авыр икәнлеген аңладык. Сәхнәгә чыгып, җырлап керү генә түгел ул. Сәхнә артында шулкадәр зур хезмәт торганын аңладык.

Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева:

– Сүзләрен ятлап бетерү дә ни тора! Әти сөйләгән шигырь текстлары җиңел түгел. Авыр, мәгънәле, фәлсәфи текстлар сайлый.

«Әтиебез өчен гаилә, иҗат – таяныч булды»

– Сорамыйча кала алмыйм. Әниегез Халисә апаны югалтуны Айдар абый бик авыр кичерүен, Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы булуын әйткән иде... Шул вакыт турында да искә төшереп алыйк әле.

Чулпан Фәйзрахманова-Яркәева:

– Әтием беркайчан да үзен жәлләтмәде. Ул авыр елны бергә кичердек. Хәзер дә авыр. Әнием булсын иде бүген, горурланыр иде, бик бәхетле булып утырыр иде, дип уйланасың... «Мин сине шундый сагындым» җыры – үзенә күрә багышлау.

Әтиемә бу авыр сынауны үткәреп җибәрергә эше булышты. Хәрәкәттә булганга күрә шушы авыр чорны җиңә алдык.

Айгөл Фәйзрахманова-Закирова:

– Авыр вакытларда үзенең кичерешләрен иҗат аша чагылдыра алса, кеше бәхетле була, диләр. Әни вафат булганнан соң, әтием җырлар иҗат итте. Әтиебез өчен гаилә, иҗат – таяныч булды.

Кадим Нуруллин: «Яшәсен фольклор, татар дөньясы, үзләренең эшләренә фидакяр хезмәт итүче кешеләр!»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Айдар Фәйзрахмановның татар сәнгатенә керткән өлешен һәм Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле үсеш кичерсен өчен куйган хезмәтен билгеләп үтте:

– Үзебезнең сәнгать җитәкчеләренең концертларын кую гадәти хәлгә кереп китте. Әлеге чараларны без Илһам абый Шакировның концертларыннан башлаган идек. Айдар абый исә – күпкырлы талантлы шәхес. Бер яктан – музыкант, икенче яктан – җырчы. Опера, фольклор, бию сәнгате өлкәсендә булмасын... Ул сәнгать җитәкчесе булган аралыкта композиторлык сәләтен дә үзләштерде: бүгенге көндә Айдар абыйның әсәрләре төрле җырчылар тарафыннан башкарыла.

Александр Ключарев, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Илһам Шакиров – аларның һәрберсе үзенең тармагында татар дөньясы өчен эзләрен генә түгел, мирасын калдырган кешеләр. Күрәсең, әлеге вазифа да Айдар Фәйзрахманов өчен бик күп бурычлар куя торгандыр, шуңа күрә аның өчен хезмәт урыны этәргеч булгандыр.

Айдар абыйның ел саен яңалык кертүе шаккатыра. Фольклор ансамбльне дә җитәкли, яңа җырлар да яза. Өченчедән, концерт Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин театры оркестры катнашында булды. Фольклор сәнгатенең симфоник дәрәҗәгә таба тартып китерелүе – кыю адым. Бүгенге көндә андый чараларны бик күрмибез. Татар дөньясында бу – яңалык дип әйтер идем.

Айдар Фәйзрахмановка рәхмәттән башка сүз юк. Бетмәс-төкәнмәс көч, озын гомер телим. Туган көне милли бәйрәм төсе буларак узуы – татар милләте алдында Айдар Фәйзрахмановны аерым бер шәхес итеп күрсәтеп тора торган чараларның берсе. Бары тик шәхси үрнәк кенә кешеләр өчен яхшы азык булып тора. Алар үзләре дә шул якка тартыла. Тәрбияви яктан да бу – бик әһәмиятле әйбер.

Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле киләсе елда үзенең 25 еллыгын бәйрәм итә. Әзерлек эшләре инде башланды. 25 ел эчендә 50дән артык чит илдә булган, димәк, 50дән артык ил халкы аны караган. Ул – бүгенге көндә аналогы булмаган бердәнбер коллектив. Уен коралларында уйнаган, биегән, җырлаган егет-кызларны, тулы бер милләтне күрсәтә алырлык мобиль коллектив башка җирлекләрдә юк. Чит илгә барып, кемне дә булса тәкъдим итәргә кирәк икән, Россиянең мәдәният министрлыгында иң элек шушы коллективка күзләре төшә.

Фольклор дигәч, без әби-бабайларның 200-300 ел элек иҗат ителгән әсәрләрне колак ишетмәс дәрәҗәдә чыгыш ясауны күз алдына китерә идек... Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле яшьләр белән тулыланды. Икенчедән, аларда дәрт ташып тора. Алар сәхнәдә 1,5 сәгать җырлап, биеп, шул ук вакытта костюмнарын алмаштырып, тәрбияви программаларын тәкъдим итәләр. Бу, әлбәттә, Татарстан өчен бик отышлы. Ул фәкать татар халкына гына хезмәт итә торган ансамбль.

Алай гына да түгел, мирасыбызда булган төрле чыганакларны табып алып, фольклор әсәрләрен сәхнәләштереп, халыкка сәнгати әсәр итеп тәкъдим итәләр. 25 ел аралыгында күпме клип төшерелгән! Фольклор ансамблендә булган репертуарны район ансамбльләре дә безнең сәхнәгә килеп башкара. Димәк, әлеге коллектив халык арасында бик популяр. Шуңа күрә яшәсен фольклор, яшәсен татар дөньясы, яшәсен үзләренең эшләренә фидакяр хезмәт итүче кешеләр! – диде Кадим Нуруллин.

Фердинанд Сәлахов: «Ул – бердәнбер зур шәхес. Милли горурлыгыбыз»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Айдар Фәйзрахмановны татар эстрадасында һәм җыр сәнгатендә бердәнбер дип атады.

– Айдар Фәйзрахманов турында сәгатьләр буе сөйли алам, чөнки озак еллардан бирле бергә эшлибез. Мине куандырганы, горурландырганы шул: безнең татар эстрадасында, җыр сәнгатендә ул – бердәнбер (опера һәм балет театрында да 20 елдан артык хезмәт иткән кеше). Башка кешеләр һич үпкәләмәс, дип уйлыйм. Чөнки ул баянда аккомпаниатор буларак, вокал, халык җырларын башкару буенча профессионал – иң югары ноктада эшли алган кеше. Мин аның опера һәм балет театрында Рәшит Кәлимуллинның «Кәккүк тавышы» операсында җырлаганын һич онытмыйм.

Бик үзенчәлекле кеше. Кеше уйлы булырга тиеш. «Уйлау – иң авыр хезмәт. Шуңа да уйлау белән бөтен кеше шөгыльләнми», – дип әйткән Генри Форд. Ә Айдарның башы һәрвакыт уйда, ул гел план белән яши, шигърияткә гашыйк. Татар эстрадасында алып баручылар сәхнәдә эшләгән вакытта ул үзенең программасына шигырь укуны кертте. Элек бит алып баручылар гына сөйләргә хаклы иде... Бүгенге көнгә кадәр ул татар шагыйрьләрен, татар шигъриятен сүзләтә пропагандалый. Җыр эчендә, әлбәттә, шигърият яши.

Шуңа күрә ул – бердәнбер зур шәхес. Милли горурлыгыбыз булып тора. Фольклор ул – бөтен сәнгатьнең нигезендә: симфоник, хор, эстрада музыкасында да. Нигезен тәшкил итә торган бүлекнең җитәкчесе булып эшли.

Гади тормышта Айдарны гади дип тә, катлаулы дип тә әйтеп булмый. Ул – Айдар Фәйзрахмановча: хисләргә бирелеп китәргә мөмкин, нечкә күңелле, аның күңеле бик тиз сына. Шәхесләр бөек булган саен, аларны тимер җанлы дип уйлыйсың. Юк, бәллүр кебек: тиз уала, күңеле рәнҗеткәнгә каршы тора алса да, җәрәхәт кала. Кул күтәреп күтәреп сугыша торган кеше түгел. Үз җәрәхәтен үзе дәваларга мөмкин, – диде хезмәттәше турында Фердинанд Сәлахов.

Айдар Фәйзрахманов концерты – барлык артистларга үрнәк концерт

Концерт бар яктан килгән, аның бер җитешсез ягы юк иде. Эзләсәң дә табып булмый, эзләп тормагыз да! Бу концертта, чыннан торып, ял итәсең, оркестрның күңелгә ятышлы музыкасы һәм җырчыларның моңлы тавышы яңгыравы, Айдар Фәйзрахмановның сәнгатьле итеп шигырьләр укуы, ансамбльнең якты йөз белән матур бию үрнәкләрен күрсәтеп, яңа җырлар тәкъдим итүләре, һичшиксез, җанны тынычландырды, күңелгә илһам бирде, ләззәтләндерде.

Әле соңгы арада татар эстрадасы концертларында шундый тенденция күзәтелә: тавыш операторлары, режиссерлары музыканы мөмкин кадәр катырак акыртып куя, ә җырчының тавышы күләгәдә, әллә кая артта «пыскып» кала. Җырчының тавышына караганда колакларны ярып керә торган, «даң-доң» иткән музыка беренче планга чыга. Шуннан, ял итеп тә булмады, дип уйлыйсың инде, чөнки теге «даң-доң» килгән музыка йөрәкләрне сикертә, колакларны яңгыраттырып, биш мие эченә керә... Пульт артында утырган тавыш режиссерлары, тавыш операторларына да әйтеп караган булмады түгел, әмма алар синең киңәшеңә колак салмый шул, «хәзер шулай модно» дип, үзләренчә эшли. Тик тамашачы мәнфәгате турында уйлау юк, ни кызганыч.

Ә менә Айдар Фәйзрахманов концерты бу яктан үрнәк! Тел-теш тидерерлек түгел: музыка да, артистларның тавышлары да колакны авырттырмады, алар бер-берсенә комачау итмәде! Бу очракта хәтта музыканың, җырчыларның тавышы – барысы да профессионаллар тарафыннан көйләнелгән һәм контрольдә тотылган, дигән нәтиҗә чыгарырга була. Афәрин!

Моннан тыш, һәр җырның авторлары, җырның, чыгыш ясаучы артистларның исемнәре экранда чыга барды. Айдар абый шигырьләр сөйләгәндә исә экранда аның тормыш китабындагы фотосурәтләргә кереп калган мизгелләр күрсәтелде. Балачактан башлап бүгенге көнгә кадәр. Шул фотосурәтләргә карыйсың да, бер карасаң – гомернең бер мизгел икәнлегенә, икенче карасаң, шулкадәр вакыйгаларга бай булуына инанасың, аннары үз гомерең турында да уйланасың…

Берзаман экранда күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең фотолары килеп чыкты. Нәкъ шушы урында, Айдар абыйның туган көн концертларында төшерелгән фотолар иде ул. Тик Разил абыебыз гына юк шул инде, залда хатыны Алия ханым һәм кызы Сөембикәне күреп алдым. Разил абыйны да онытмаган Айдар абый, аның «Тик минеке...» дигән шигырен укыды, ә аннары Разил Вәлиевнең «Язгы буран» шигыренә язылган Айдар Фәйзрахмановның яңа җыры яңгырады. Аны Алинә Шәрипҗанова башкарды.

Халык һәр җырчының чыгышларын яратып каршы алды, үз итте, алкышлады. Ә инде концертның икенче өлешендә кульминациясе – Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри һәм Айдар Фәйзрахмановның «Чаба, поезд, чаба» җырын өчәүләп башкарган чыгышы иде. Тамашачы бу чыгышны дәррәү кубып алкышлады. Экранда исә Айдар абыйның шул җырны башкарган вакытта төшерелгән видеоязмасы – без бер экрандагы яшь Айдар абыйга, бер сәхнәдә безнең алда җырлаган Айдар абыйга карап, ностальгия хисләренә бирелеп утырдык...

Әсхәт Хисмәт: «Аның җырлары – халыкчан һәм халыкка барып җитә»

Тамашачы фикере дигәннән, халык Айдар абый Фәйзрахманов концертларына бик яратып йөри, залны тутырып киләләр! Хәтта өстәмә урындыклар да куелган иде, чакырылган кунаклар да булды. Шуларның берсе – Татарстанның халык артист Әсхәт Хисмәт иде.

– Айдар белән без күптәннән таныш, Сабантуйларда еш күрешә идек. Әле безне махсус Әмир авылына Сабан туена чакыра иделәр. Мин – алып баручы, Айдар абыең бөтен коллективын алып кайта, халык бик яратып каршы ала иде. Аның җырлары – халыкчан һәм халыкка барып җитә (көе дә, сүзләре дә). Шуңа күрә халык аның концертларын ярата, заллар тутырып киләләр. Син мине ачуланма, хәзерге эстрада концертларын мактый алмыйм. Мөгез чыгарсаң, халык өнәп бетерми, яратып бетерми бит. Айдар Фәйзрахмановның Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – Татарстанның, татар халкының йөзе! Мин аларга уңышлар телим, – диде Әсхәт абый.

Якташы Гөлсинә апа: «Шигырьләрне сөйләве бәгырьләргә үтеп керә»

Залда Айдар абыйның якташы Гөлсинә апа Шәфиева белән дә әңгәмә кордым:

– Айдар абый Фәйзрахмановның иҗатын бик яратам. Концертларын телевизордан күреп, кешедән ишетеп кенә белә идек. Бүген исә аны сәхнәдән күрү бәхетенә ирештек. Концертларын шулкадәр матур итеп шигырьләр сөйләп алып бара. «ВКонтакте»да сәхифәсендә бик еш видеолар куя, аларын да карап барам. Ул анда баянда уйнап җырлый, шигырьләр сөйли. Тормыш иптәше, артистлары турында шундый матур итеп сөйләде, елый-елый тыңладым.

Аның иҗатын яратмаган кешеләр бар микән, дип уйлыйм. Ихласлык, сафлык, туган ягына бирелгәнлек, кешеләрне ярату, табигатькә, бөтен дөньяга карата мәхәббәт, ярату бөркелеп тора. Сөйләмен тыныч кына тыңлап та булмый кайчак – елата. Шулкадәр бәгырьләргә үтеп керә. Җырлау, баянда, гармуннарда уйнау дисеңме... Кешегә шулкадәр талант бирелгән!

Ансамбльне оештыру да – бик зур сәләт. Туган ягында туган йортын саклап калды, музей оештырды. Анда никадәр кешелек сыйфаты бар. Нәселенә, әти-әнисенә, туган нигезенә хөрмәт... Анда аның алмагачлары үсә, оныклары, балалары белән алмалар җыя ул.

Без бит иң элек кешенең иҗаты белән танышабыз. Аннан соң аны кеше буларак беләбез. Айдар абыйда берничә сыйфат берләшкән: кеше буларак та, шәхес буларак, җырчы буларак ул татар халкының горурлыгына әйләнгән. Мин бу көнне көтеп алдым, күпме килергә тырышып та, башка елларны бара алмаган идем. Менә бүген инде дустымны да алып килдем, рәхмәтле булып килеп утырдык.

Үзен күрсәм, иҗатыгыз өчен, шундый булганыгыз өчен рәхмәт, дип әйтер идем, – диде Гөлсинә апа.

***

Концерт менә шундый югарылыкта, бер мизгелдә үтте. Ул мизгелнең үткәнен сизмичә дә калдык, чөнки рәхәтлек алган концерт күңелгә, җанга май булып ятты. Айдар абый Фәйзрахмановка тазалык-саулык теләп калабыз. Әле озак еллар концертлары булып торсын, халык җәүһәрләре яңгырап, күңел кылларын тибрәтеп торсын иде…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100