Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль турында: «Татар халкының йөзек кашы»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Еллар, юллар, җырлар» басмасын тәкъдим иттеләр. «Интертат» хәбәрчесе әлеге кичәдә Татарстанның данлыклы ансамбле турында фикерләр туплады.

Фердинанд Сәлахов: «Айдар Фәйзрахманов – сәнгать өлкәсендә революция ясаган кеше»
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән 45 ел сәхнәдә эшләвен әйтте:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Айдар Фәйзрахмановлы булуы белән шулкадәр бәхетле. Чөнки андый җитәкчеләр көн саен тумый. Ул – уникаль, талантлы шәхес. Шигъриятне, шагыйрьләрне белә, алар белән аралаша һәм шигырьләрен көйгә сала.
Айдар Фәйзрахманов – сәнгать өлкәсендә революция ясаган кеше, чөнки ул, борынгы җырлар белән бергә, композитор әсәрләреннән дә дастаннар эшли башлады. Мәсгудә Шәмсетдинова көенә Харрас Әюпның «Соңгы җыр»ында күп тавышларга бүлеп, вокал фәненең бөтен алымнарын кулланып, «шедевр» ясады. Вакытлар узганнан соң, ул да борынгы җырлар рәтенә керер, дип уйлыйм. Бу Миләүшә Тәминдарова ансамблендә дә, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә юк.
Бүгенге эстрада җырлары киләчәктә яшәп калырмы? Ә менә Айдар Фәйзрахманов репертуарындагы әсәрләр фольклор булырга хаклы һәм булып калачак та. Чөнки алар камил. Анда татарның сүзе, моңы, көе бар. Фәнгә нигезләнеп эшләнгән.
Айдар Фәйзрахманов – камил вокал үрнәге. Академик җырчы да ул, эстрада җырчысы да. Музыка уен коралларында да уйный белә. Баянчы буларак, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап килгән музыкантларны уйнарга өйрәтте.
«Раяз–Рәсим Фасыйховлар, Илнат Фәрхуллин, Илшат Вәлиев – Айдар Фәйзрахманов мәктәбен узган кешеләр»
– Ринат абый Гыйләҗев «Сорнай» ансамбле белән фольклор группасы итеп эшли башлады, ул борынгы көйләргә басым ясады, – дип дәвам итте Фердинанд Сәлахов. – Ә Айдар Фәйзрахманов икенче революция ясады. Ринат абыйда композитор әсәрләре юк иде, ә Айдар Фәйзрахманов композитор әсәрләрен кертә башлады.

Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте/Ольга Акимичева
Әгәр мин бүген берәр музыка мәктәбенең чыгарылыш укучысы булсам, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбльгә килер идем. Әгәр ул мине бу коллективка алмаса, елый-елый, артыннан ияреп йөрер идем. Чөнки Айдар Фәйзрахманов мәктәбен узган кешеләр – Раяз Фасыйхов, Рәсим Фасыйхов, Илнат Фәрхуллин, Илшат Вәлиев – алар барысы да алып баручылар, чөнки аларда сәхнә культурасы бар. Айдар Зөләйха Хисмәтуллина, Нияз Даутов мәктәпләрен узган, ә алар – бөек шәхесләр!
Минемчә, бөтен нәрсә шәхестән тора. Җитәкчеләр бик күп, һәр җитәкче шәхес була алмый. Зилә Сөнгатуллина миңа бер көнне: «Филармониягә, андагы артистларга ничек бәхет елмайды!» – диде. Чөнки филармония җитәкчелегендә шәхес утыра.
...Читтән торып укучылар да ансамбльгә килә. Аларны уйнарга, биергә, җырларга өйрәтергә кирәк. Әле ул музыкаль шәхес, шигъриятне аңлый белгән кеше булырга тиеш. 40 ел элек, «сәхнәдән сөйләшә» дип, Әлфия Авзалованы обкомга чакырып сүккән заманда, Айдар Фәйзрахманов татар шагыйрьләренең шигырьләрен җырлары алдыннан яңгырата иде, – дип искә төшерде җырчы.
Равил Фәйзуллин: «Әлеге коллектив Тукай заманыннан килгән традицияләрне дәвам итә»
Татарстанның халык язучысы Равил Фәйзуллинның Айдар Фәйзрахманов белән иҗади тандемда туган җырлары бихисап. Аларны ансамбль концертларында һәрдаим яңгырап, тамашачының күңелен күтәреп тора.

Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте/Ольга Акимичева
– Татар халкының нинди талантлы балалары бар, дип уйлыйсың? Айдар Фәйзрахманов – халкыбызның булган егете, талантларның таланты. Мин аны 40-50 еллап беләм. Аның җитәкчелегендәге коллектив өчен бик сөенәм. Кая гына барсалар да, халыкның рухын, тарихын, зурлыгын күрсәтеп, зур миссия башкаралар.
Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – халыкның рухи көзгесе. Ансамбльгә 25 ел. 125 еллык юбилей сыман тоела, чөнки әлеге коллектив Тукай заманыннан килгән традицияләрне дәвам итә. Альбомны актарганда үзем дә шушы коллективның кешесе сыман тоя башладым. Чыннан да, бергә үтелгән, күп кешеләр белән аралашканбыз.
Айдар Фәйзрахманов, Кадим Нуруллин урынында сәнгатьне аңламаган, тарихны, телне белмәгән кешеләр утырса – нәрсә булыр иде икән? Филармония татар милләтенең бер үзәгенә әйләнеп бара. Биредә бик күп кичәләр була, затлы кешеләр җыела. Уңышлар телим, – диде Равил Фәйзуллин.
Кадим Нуруллин: «Коллективны чит илдә халык сырып ала! Күзгә яшьләр килә»
Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбльнең эшчәнлеге белән таныштырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшләү – бик зур мәктәп. Айдар Фәйзрахмановның да җилкәсе артында 28 ел опера театрына хезмәте ята. Бу хезмәт эссез югалмый. Ничек эшләргә икәнен белә, тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Быел – Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 25 еллыгы. Россиядәге коллективлар арасында иң булдыклы коллективларның берсе. Ул масштабы ягыннан зур да түгел, әмма аның башкарган эше бихисап. Алар тәүлек эчендә дөньяның төрле төбәкләрендә булалар.
Белсәгез икән, әлеге коллективны чит илдә халык ничек сырып ала! Моны күрергә кирәк. Еш кына күзләремә яшь килә, чөнки бу мизгелдә үз милләтем өчен горурлык хисләре кичерәм. Ирексездән, шушы коллективка, татар халкына рәхмәт укып торасың. Алар – чын мәгънәсендә энҗе бөртекләребез. Коллективта эшләп киткән кеше артист буларак үз урынын таба, күбесе җырлап йөри, фольклор ансамбльдә эшләп киткәннәрен, бәлки, белмисездер дә...
Боерык чыга, артист нинди генә халәттә булмасын, авырыймы, башка сәбәпме, сәхнәдә чыгыш ясый. Артистларыбыз бии дә, җырлый да, уен коралларында да уйный. Алар татар халкын дөньяга таныта. Айдар Фәйзрахмановның эш сөючәнлеге монда да бик нык чагыла, чөнки алар көн-төн репетициядә, – диде ул.
«Татар милләтенә бергә хезмәттәшлек итәргә язсын»
– Бездә һәр милләтнең фольклор юнәлеше бар. Әмма башка халыкларда зал тутырып, билет сатып, аншлагларга эшли торган коллективлар бармак белән генә санарлык, – дип дәвам итте фикерен Кадим Нуруллин. – 25 ел эчендә халык билет алып килә торган продукт ясап өлгертү, минемчә, Айдар Фәйзрахмановның гына кулыннан килә торгандыр. Нәтиҗәсе – бөтен халыкныкы, барыбызныкы да.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Айдар Фәйзрахманов башка милләт кешесен дә безне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Мәктәп балаларын җәлеп итә белә, аларга төрле уен коралларында уйнап карарга мөмкинлек тудыра. Иманым камил: Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле – татарны татар итеп тора торган коллектив һәм алга таба да шулай булып калачак.
«Еллар, юллар, җырлар» басмасын чыгаруда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов матди ярдәм күрсәтте. Ул безнең ансамбльгә хәерхаклы. Әгәр дә түрәләрнең җылы карашы булмаса, хезмәтеңне күрмәсәләр, алга таба барып булмый. Аллаһ теләсә, ансамбль өчен җиһазлар алачакбыз, ел саен киемнәр тектерәләр. Татар милләтенә бергә хезмәттәшлек итәргә язсын, – диде филармония директоры.
Газинур Морат: «Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль – татар халкының йөзек кашы»
Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән күп еллар хезмәттәшлек итүен әйтте.

Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте/Ольга Акимичева
– Әлеге ансамбль халкыбызга хезмәт итә, югалып барган, онытылган җәүһәрләребезне эзләп табып, кайдандыр алып кайтып, халкыбызга кабат ирештерәләр. Бу, минемчә, бик зур хезмәт. Әлеге коллектив, татар халкының йөзек кашы буларак, шул хезмәтләрен бөтен дөньяга тарата.
Мин Айдар абыйны күптәннән беләм. Аның белән беренче тапкыр очрашканга 45 ел булган икән. Ансамбльнең юбилее уңаеннан шигырь дә язарга туры килде. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә бик күп проектлар булып тора. Ләкин ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башында татар халкына тәгаенләнгән иң уңышлы проект – шушы ансамбльнең оешуы булгандыр дип исәплим.
Бүгенге көндә сәнгатебезне, асылда, шушы фольклор ансамбль аша беләләр, дип уйлыйм. Чөнки алар бик күп илләрдә булырга өлгерде. Профессиональ дәрәҗәдәге мондый универсаль ансамбльләр юк: җырлыйлар, бииләр, уен коралларында уйныйлар. Бүгенге заманда мобиль булу – үзе бер бәхет дип уйлыйм. Һәрвакытта да халкыбызны горурландырып, дөньяга безне танытып яшәсеннәр иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Илһам Шакировның васыяте тормышка ашты»
– Әлеге ансамбльнең булуы – татар халкының иң зур казанышы, – дип дәвам итте халык шагыйре. – Ансамбльнең оешу тарихын да хәтерлим. Ул вакытта «Мәдәни җомга» газетасы редакциясендә эшли идем. Исемдә, газетада Илһам Шакировның мәкаләсе чыккан иде. Ансамбль контрабас, флейта, скрипкалар катнашында оешырга тиеш булган. Илһам абый мәкаләсендә: «Бу уен коралларында бөтен дөньяда уйныйлар. Ә үзебезнең сазларыбыз, гөслә, думбралар кайда?» – дип, зур исемлек итеп санап киткән иде. Аллаһның рәхмәте, Илһам абыйның васыяте гамәлгә ашты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ансамбльнең чишмә башында Илһам Шакиров тора, дип әйтү – бик хаклы, дөрес булыр. Айдар Фәйзрахмановның фидакярлеге, җаны-тәне белән татар рухы белән тәрбияләнеп үсүе дә роль уйный. Шулай ук, ул ансамбльне бөтен дөньяга танытты. Минемчә, татар халкын беренче чиратта аларның ансамбле буенча танып беләләрдер. Киемнәреннән башлап, уен коралларына кадәр.
Коллектив 50дән артык илдә булган. Бу бит бик күп. Ничә чакрым юл үткәнегезне санадыгызмы? Әлеге ансамбль – татарның бәхете өчен яралган һәм бик тә олуг эш башкара, – диде ул.
Ансамбль солисты: «Сәнгать мәктәбен генә түгел, тормыш мәктәбен дә үттек»
Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гыйльфанов коллектив турында фикерен белдерде.

Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония матбугат хезмәте/Ольга Акимичева
– 20 ел эшләү дәверендә без сәнгать мәктәбен генә түгел, тормыш мәктәбен дә үттек. Бик күп илләрдә булдык. Айдар абый, алдан күрүчән, эзләнүчән кеше буларак, эшчәнлекне генә түгел, мәдәни мирасны да кайгырта. «Еллар, юллар, җырлар» китабы – моның ачык дәлиле. Соңгы бер ел дәвамында Айдар абый шушы китап белән бик нык шөгыльләнде.
Өченче курста укыган вакытта Айдар Фәйзрахманов әлеге ансамбльгә чакырган иде. «Барлык артистлар белән бер үк дәрәҗәдә эшли алырмынмы, җырлап, уйнап булыр микән?» – дигән шигем туды. «Рөстәм, музыка факультетында алачак белемеңә караганда монда күбрәк белем алачаксың. Бу – синең тормыш мәктәбең дә булачак», – диде Айдар абый. Өметләнеп килдем. Шөкер, ярый әле шулай эшләгәнмен, дим, – диде Рөстәм Гыйльфанов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Гөлшат Шәрапова: «Ансамбль ел саен бер баскычка күтәрелә»
Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле директоры, Татарстанның халык артисты Гөлшат Шәрапова коллективның дәрәҗәсе арта баруын билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Һәр артист өчен файдалы, мәгълүмати китап бу. Ел саен бер баскычка күтәрелеп барабыз, биредә ансамбльнең үсеше сурәтләнгән. Ансамбльгә бирелгән Мактау хатлары, артистлар алган дәрәҗәле исемнәрнең документлары да һ.б. урын алды», – диде ул тәкъдим итү кичәсендә.
– Тотынган эшебезнең чәчәк аткан көне. Матур китабыбызны тамашачыларга сезнең аша җиткерәсебез килә, фикерләребез белән уртаклашасыбыз килә. Китапны чыгарырга этәргеч бирүчеләрнең берсе – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин. Һәр эшне киңәшләшеп эшлибез, Аллаһка шөкер. Кадим Назыйрович безгә матур юл күрсәтә, – дип шәрехләде китап турында Айдар Фәйзрахманов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
-
Быел ансамбль 25 еллыгын билгеләп үтте. 2002 елдан, легендар җырчы Илһам Шакиров тәкъдиме белән әлеге коллективны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкли. Ансамбль чирек гасыр эчендә кабатланмас репертуарын, үз иҗади йөзен һәм юлын булдырды. Әлеге басмада аның үткән юлы, уңышлары тасвирлана.