Айдар – Алмаз Юнысовлар – татар эстрадасында игезәк җырчылар, баянчылар. Алар концерттан соң кызыклы видео белән уртаклаша.
Видеода күренгәнчә, артистлар тамашачылар биргән бүләкләрне бүлешә.
– Бусын миңа бирделәр.
– Юк, юк, монысы минеке.
– Анысы кемнеке?
– О, алма!
– Тукта әле, бусы минеке бит.
– Миңа алма юк бит.
– Алманы миңа бирделәр.
– Миңа алма бир әле.
– Сиңа шоколад бармы?
Алар икесе шулай сөйләшеп бүләкләрне бүлешә.
«Аппаратураны кем ташый?» – дип шаяртучыга «Аның кайгысы юк әле», – дип җавап биргән артистларның берсе.
«Игезәкләрнең бөтен балачагы шулай уза», – дип шаярта комментарий калдыручылар.