Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Айдар, Айдар, кыен булыр синсез...»

news_top_970_100

Мөслим районы Ташлыяр авылыннан Айдар махсус операциядә һәлак булды. Якташлары аңа багышлап ролик ясаган.

Сиринә Якупова (Вәлиева) махсус операциядә һәлак булган якташы Айдарга багышлап шигырь язган.

«Ташлыярым, бер сөйләшик әле,

Күңелләрнең ташып тулган мәле...

Куеныңа алдың сабыеңны,

Бишегеңдә назлап, тибрәт әле,

Куеныңда назлап, тибрәт әле...

Хәтерлисең иң беренче адымнарын,

Абынып егылып, тезен канатканын,

Тәүге мәхәббәтен хәтерлисең,

Хәтереңдә армиягә озатканың,

Елый-елый армиягә озатканың...

Көрәш мәйданнарын тоткан батыр,

Чечнялардан кайтты, шөкер, исән.

...Йөгерә генә гомер, йөгерә генә,

Инде малае да үсмер икән,

Төпчек кызы алтынчыга киткән...

Тормышлары түп-түгәрәк иде:

Катясының өзелеп сөйгән ире,

Дөньядагы иң яраткан әти,

Тагы берәр сабый туар иде, бәлки...

Туар иде берәр сабый, бәлки...

...Тик тумады, сугыш тартып алды,

Тартып алды аны гаиләсеннән,

Әнкәсеннән аны тартып алды,

Ташлыярым, тартып алды синнән...

Мәңгелеккә тартып алды синнән...

Алгы сафта булды безнең Айдар,

Ул – чын батыр иде, чын ир-егет...

Тәне яраланып егылса да,

Җаны ашты йолдызлардан биек!

Ашты җаны йолдызлардан биек...

Очкын чәчеп торган зәңгәр күзләр

Йолдыз булып карар безгә күктән!

Ул үлмәде, балкып янар өчен,

Аның җаны мәңгелеккә күчкән!...

Балкыр өчен мәңгелеккә күчкән...

...Айдар, Айдар, кыен булыр синсез...

Хушлашулар бигрәк авыр икән...

Ташлыярның Ыртабисы булып,

Күңелләрдә калырсың син, бәбкәм...

Күңелләрдән чыкмассың син, бәбкәм...

...Ташлыярым, бер сөйләшик әле,

Күңелләрнең ташып тулган мәле...

Куеныңа алдың сабыеңны,

Бишегеңдә назлап, тибрәт әле,

Куеныңда назлап, тибрәт әле...»

11 август, 2024 ел

Илшат Яббаров Айдарга багышлап җыр язган:

Сиринә Якупова былтыр Мөслимгә багышлап шигырь язган булган. Андагы юлларда да махсус операция турында сүз бара.

«Зәңгәр күктә кыр казлары оча,

Туган яктан китеп баралар.

«Без кайтырбыз, бары көтегез!» – дип,

Әйтерсең лә сөрән салалар.

Күктән безгә сөрән салалар...

Авырдыр ла ташлап китүләре

Туып үскән газиз җиреңне.

Мин бәхетле, монда тамыр җәйдем,

Ташламадым туган илемне.

Ташламадым аны бер көнгә дә.

Кендек каным тамган Мөслимем,

Алтын таулар вәгъдә итсәләр дә,

Беркая да синнән китмимен.

Синдә генәдер ул бөдрә таллар,

Сулап туймас һава бер синдә.

Елга-күлләрендә аккош вальсы,

Сандугачлар җыры Мөслимдә...

Тауларыңа менеп басканым бар –

Чигү чиккән җиргә елгалар.

Төркем-төркем казлар йөзә Ыкта,

Бездәй тырыш халык кайда бар?!

Мөслим күчтәнәче – каклаган каз,

Күпереп пешкән чәк-чәк бер бездә.

Бер-берсенә сыенып, күпме милләт

Дус һәм тату яши Мөслимдә.

Ватанпәрвәр уллар үстердең син,

Горурлыгы бөек Ватанның!

Кыр казлары кебек тезелешеп

Китте алар яуга бер таңны...

Зәңгәр күлдә аккош йөзсен өчен,

Атсын өчен җирдә ал таңнар

Китте алар. Мөслим елап калды:

«Исән кайтыгыз сез, оланнар!»

...Мин Мөслимнән бер дә киткәнем юк,

Алар хәлен аңлый алмам мин...

Әй Мөслимем, моңлы сандугачым,

Шигъри җанны синнән алган мин...

...Зәңгәр күктә кыр казлары оча,

Мөслимемнән китеп баралар...

Кулым болгап озак басып тордым,

«Тынычлансын иде дөньялар...»

...Туган җирем мәңге көтәр сезне,

Кире кайтыгыз сез, балалар...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100