news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Җәббаров һәм Әлмәт театры артистлары парашюттан сикергән

news_top
Айдар Җәббаров һәм Әлмәт театры артистлары парашюттан сикергән
Фото: Динар Хөснетдиновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җәббаров һәм Әлмәт театры артистлары – Динар Хөснетдинов белән Динара Ганиевалар үзләренең күптәнге хыялларын чынга ашырганнар – парашюттан сикереп, тормышларына бераз адреналин өстәргә уйлаганнар.

Инструктаж узганнан соң, театраль компания һавага күтәрелгән. Айдар белән Динара инструктор белән сикерсәләр, Динар Хөснетдинов бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, үзе генә сикерергә булган. Ул моның өчен алдан махсус өйрәнүләр дә үткән.

Айдар һәм Динарның бәхетле йөзләренә, Динараның исә сабый бала сыман шатлануына караганда, алар өчен бу экстрим уңышлы узган.

Әлеге видеоларны карап: «Менә бу шәп! Бер караганда куркыныч кебек. Икенче яктан караганда, бәлки, кешегә шундый мизгелләрне тою кирәктер», – дигән комментарий авторына Динар: «Мин моңа инандым», – дип язып калдырган.

«Бигрәк куркыныч», «Без сезнең өчен бик шат», «Булдыргансыз, хыяллар чынга ашарга тиеш», – дип тә язалар яшьләрнең социаль челтәрләрен күзәтеп баручы дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар