Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аида Хәйртдинова: «Кышкы юл озын иде» фильмын төшерсәләр, Резеда Сәлахова уйнасын иде»

Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Аида Хәйртдинованың яңа повесте «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыкты. «Казан утлары» редакциясе журналисты Алинә Хәбибуллина әзерләгән әңгәмә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Аида Хәйртдинова: «Кышкы юл озын иде» фильмын төшерсәләр, Резеда Сәлахова уйнасын иде»

Аида Рәдиф кызы Хәйртдинова 1972 елда Башкортстанның Балтач районындагы Көнтүгеш авылында туган. Бүгенге көндә «Балтач таңнары» газетасы редакциясендә эшли. Хикәя, нәсер, новеллалары «Тулпар», «Агыйдел», «Мәйдан» һ.б. газета-журналларда дөнья күреп килә.

Сезнең әсәрләрдәге геройлар тормыштан алынганмы? Яки бары уйлап чыгарылганмы?

Геройларның прототиплары бар. Берничә ел элек, «Башкортостан» газетасында эшләгән хезмәттәшем Венер Исхаков (мин ул басма белән дистә еллар дәвамында хезмәттәшлек итәм) телефоннан шалтыратып, «Син шул тикле сюжетларны кайдан табасың ул, Аида?» дигән соравын бирде. Мин, ике дә уйламый: «Тормыштан алам. Тормыш бит тулы сюжетлардан тора, язып кына өлгер», » дип җавап биргән идем. «Кара әле, калай шәп фекер әйтеп ташладың әле син, кустым», – дип көлдергән иде. Тагын шул фикерне кабатлыйм: хикәяләремдә тормыштан алынган вакыйгаларны үстерәм.

Китапта тупланган әсәрләрне язганда иң авыры сезнең өчен нәрсә булды?

Әсәрләрне язганда кыенлык тоймадым, иң авыры – язылган җыентыгыма исем сайлау булды.

Хикәя-повестьларыгызда үзен танып алган кешеләр бармы? «Нишләп минем турында яздың?» – дигәннәре булмадымы?

«Син шул әсәреңдә миңа бәйле вакыйганы сурәтләгәнсең», – дигән бер кеше булды. «Нишләп минем турында яздың?» – дип әйтмәде. Минем хикәядә сурәтләнгән вакыйганың тулы вариантын сөйләп бирде. Арада: «Син шул хакта бер әйбәт әйбер яз әле, истәлек булып калсын», – дип сөйләгән вакыйгаларга нигезләнгән әсәрләр дә бар.

Нәрсә турында беркайчан да язмас идегез? Ул турыда уйлаганыгыз булдымы?

Бер бик тә гыйбрәт алырлык вакыйгам бар. Әлегә сабыр итәм. Ә болай... шул турыда бөтенләй язмас идем, дигән уем булганы юк.

Сабыр итәм, дисез… Ә «Кышкы юл озын иде» повесте ничә көндә/айда/елда язылды? Гомумән, тиз язасызмы? Яки иҗат процессын «сузарга» яратасызмы?

«Кышкы юл озын иде»не бик озак уйлап йөрдем. Берничә ел. Утырып язу озак булмады. Берничә ай булгандыр. Язасы әйбер уйлап йөреп «өлгергәч», төнге йокы бозыла, һәм ирексездән ак кәгазь битенә күчә. Язган әйберләремне башта басмаларга бик тәкъдим итмәдем. Язып куйдым да «оныттым». «Ветеран» бик тиз язылды. Шулай ук озак уйлап йөрдем, аңымда эшкәрттем. Басмаларга җибәрергә батырчылык итмәдем. 2015 елда эштә кыскартулар башланды. Мин, кыскартуга эләгеп, урамда эшсез калырга тиеш идем. Шул вакытта «инде югалтыр әйберем юк» дип уйладым да, аны «Тулпар» журналына юлладым. «Ветеран» «Тулпар»ның алдагы санында басылып чыкты, һәм мине шул елда басманың лауреаты да ясадылар. Шул хикәям өчен! Насыйп булгач, урамда да калмадым. Әлеге көндә дә шул эшемдә эшләп йөрим.

«Кышкы юл озын иде» повесте буенча фильм төшерергә уйласалар, төп рольдә кемне күрергә теләр идегез?

Фильм төшерсәләр, төп рольдә Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисткасы Резедә Сәләхованы күрергә теләр идем!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100