Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аида тәхәллүсе белән җырлаучы Эльвира Фазлыевадан яхшы хәбәр

news_top_970_100
Аида тәхәллүсе белән җырлаучы Эльвира Фазлыевадан яхшы хәбәр
Фото: Эльвира Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аида псевдонимы белән чыгыш ясаучы, «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, мәрхүм кызы истәлегенә багышланган «Кайтарасы килә яныма» җыры белән танылган Эльвира Фазлыевадан тамашачылары өчен сөенечле хәбәр бар – аның «Исеңдәме» җырына клибы дөнья күргән.

«ТМТВ» каналында яңа клибымның премьерасы чыкты. «Исеңдәме» җырын мин беренче тапкыр кыш көне Марат Мухиның иҗат кичәсендә җырлаган идем. Күп тә үтмәде – минем клип инде әзер. Клип, җырның үзе кебек үк, бик җиңел килеп чыкты. Узып киткән, ләкин төрле төсләргә бай булган мәхәббәт турында.

Клипны ТМТV production белән берлектә төшердек. Егетләр бик тырыштылар, тавык йомыркасын ничек сакласа, алар да съемка вакытында минем белән бик игътибарлы булдылар. «ТМТВ» татар музыкаль каналына рәхмәт», – дип язган Эльвира соиаль челтәрдәге аккаунтында.

Шулай ук җырчы клипны чыгаруда ярдәм иткән барлык кешеләргә, җырның авторлары Марат Мухин һәм Алсу Шәйдуллинага рәхмәт сүзләре җиткергән.

Җырны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100