news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әйдә, ШаяРТ»ның ярымфиналы: Өч – Саба, ике керәшен такымы, менә кайда бар күңеллелек

Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфинал уены узды. Күңелле кичәдәдән КФУ студентлары Диләрә Нургалиева һәм Искәндәр Зиннуров репортаж әзерләде.

news_top
«Әйдә, ШаяРТ»ның ярымфиналы: Өч – Саба, ике керәшен такымы, менә кайда бар күңеллелек
Фото: Евгений Чернышев

Тулы зал, әрсез командалар, кызык мәзәкләр һәм миниатюралар, көчле жюри составы – барысы да булды бу кичәдә.

  • «Әйдә, ШаяРТ» – ул татар телендә үтә торган телевизион, юмористик уен. Аның максаты юмор аркылы яшьләр арасында татар телен үстерү, татар халкының мәдәни һәм тарихи мирасларына хөрмәт тәрбияләү, шәхесләргә үзләренең сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү. «Әйдә, ШаяРТ» лигасы инде 7 сезон үткәрелә. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә.

Ярымфиналда барлыгы 9 такым көч сынашты: «Мәхәббәт», «Гөргери киленнәре», «Авара», «Батырлар», «Зыян гына», «Супер керәшен», «Шәлперәймәс егетләр», «Игенче» һәм «Тамлетта». Телевизордан күрсәтү өчен төшерелгәч, кичә 2 моторга бүленде.

Фото: © Евгений Чернышев

Кемнәр татарча КВН карарга йөри?

Зал тулы иде диярлек. Халыкның татар юморына зур мәхәббәте булу сөендерә әлбәттә. Ярым буш залга чыгышыңны күрсәтү дә рәхәт түгел бит. Тамашачылар арасында татар эстрадасы йолдызлары да күренде: Салават Миңнеханов, Булат Бәйрәмов, Рифат Зарипов, Айдар Тимербаев һ.б.

Такымнарны Татарстан Республикасының КВН җитәкчесе, стендапер – Рамиль Агдеев, Татарстанның атказанган, халык артисты – Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты, юморист – Җәвит Шакиров, "Интертат" электрон газетасының баш мөхәррире – Рөстәм Гәрәев һәм татар эстрадасының яшь артисты, "Соскы" төркеме солисты – Рамиль Закиров бәяләде. Жюри төрле смайллар: көлү, елмаю, моңсулануны кулланды. Ярар, моңсу смайлны кулланучы булмады, гел көлү яки елмаю гына булды.

Мөхтәрәм кунаклар арасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев та бар иде (ул һәрбер уенга килергә тырыша).

Киленнәр, мәхәббәтләр, аваралар, батырлар, зыяннар

Уен 2 этапка бүленде: беренчесе "Сәламләү", икенчесе "Реквизитлы стэм". Беренчесе – аңлашыла, икенчесе – алдан жирәбә буенча эләккән предметларны кулланып такымнар шаян чыгыш әзерләргә тиеш.

"Әйдә, Шаярт" гадәттәгечә Рамиль Закиров чыгышы белән башланып китте. Шул ук вакытта барлык такымнар сәхнәгә күтәрелде. Аннан инде чыгышлар башланды.

Беренче булып сәхнәгә Казаннан «Гөргери киленнәре» чыкты. Аларга ярдәмгә берничә ел чемпион калган «Керәшеннәр» такымыннан Дмитрий Баранов белән Вадим Шрыков та кушылган. Алай итәргә ярый, бернинди кагыйдә бозу юк. Бик яхшы чыгыш ясадылар. Пародиясе дә (әле кемгә пародия булды диегез сез), актуаль проблемаларга караган юмор да булды. Алар финалга… ә, юк, соңрак әйтәбез.

«Гөргөри киленнәре»

Фото: © Евгений Чернышев

«Гөргери киленнәре»нән соң Чаллыдан "Мәхәббәт" такымы чыкты. Бик яшь состав (мәктәп укучылары дип аңладым). Алар инде якынча 2-3 сезон уйныйлар. Составлары гел алмашынып тора. Бу такымда татар эстрадасы йолдызлары – Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның улы – Рәсим Шәйхетдинов та чыгыш ясый. Бик оста егет, күңелен биреп уйнады. Миңа бик ошады бу чыгыш. Беренче булып чыгыш ясау ул барыбер авыр бирелә.

«Мәхәббәт»

Фото: © Евгений Чернышев

Өченче булып "Авара" такымы тамашачыларны көлдерде. Сәхнәгә өч егет чыкты – Казан энергетика көллияте студентлары. Такымның исемен бик аңлап бетермәдем. Егетләрнең икесен инде күргән бар иде. Теге елны «Теге ни» такымында уйный иделәр. Яхшы, кызык юмор. Камил дигән егетләре - талант.

«Авара»

Фото: © Евгений Чернышев

Аннан Саба районының Аграр көллиятеннән «Батырлар» такымы чыкты. Менә ичмасам юмор. Бик кызык булды инде. Көрәш темасына шаярталар. Шәп! Тамашачыга да ошады. Бу сезон алар өчен беренче иде, аңа да карамастан, тәҗрибәле командалар арасында үзләрен төз тота алдылар.

«Батырлар»

Фото: © Евгений Чернышев

Бу «мотор»да соңгы булып Казан дәүләт аграр университеты студентлары такымы «Зыян гына» мәзәк сөйләде. Команда составы бик көчле һәм тәҗрибәле дип искәртәсе килә. Авыл хуҗалыгы буенча кызык кына мәзәкләре булды. Чегәннәргә дә кагылып алдылар. Кәттә!

«Зыян гына»

Фото: © Евгений Чернышев

Жюрилар нәтиҗә ясады. Кайбер такымнарга татар телен бераз камилләштерергә, юморны, сәхнәдә үзеңне тотышны шомартырга дигән киңәшләрен бирделәр.

Тагын керәшеннәр, шәлперәймәгән егетләр һәм күп итеп Сабалар

Һә-ә-әм икенче моторга күчәбез.

Жюрида Рамил Закировны - "Четыре татарина" командасы уенчысы Илнур Мөхлисов алмаштырды. Бу өлештә дүрт такым – «Супер керәшен», «Игенче», «Шәлперәймәс егетләр», «Тамлетто» көч сынашты.

Беренче булып Тукай районы Мәләкәс авылыннан «Супер керәшен» такымы сәхнәгә чыкты. Әйе, тагын бер керәшен командасы. Мәктәп уенчыларыннан торган такым. Гадәти, яхшы юмор күрсәттеләр. Иң шатландырганы: "Керәшеннәр", "Гөргери киленнәре" такымнарына алмашка яшьләр килә.

«Супер керәшен»

Фото: © Евгений Чернышев

Киләсе булып Саба районыннан «Игенче» командасы чыкты. Алар хуҗалык өчен чыгыш ясый. Сезонда беренче уйныйлар. Араларында тракторчы да, хисапчы да, сыер савучы да, ветеринар да бар – авыр артиллерия дисәк, зинһар ачуланмагыз. Авыл хуҗалыгы турында кызыклы мәзәкләр булды. Алар залда ничек җан атканнарын күрсәгез һәм ишетсәгез! Барысы сары футболкалардан, «Саба» дип язылган шарфтан иде, бер 15-20 кеше булгандыр. Белмим, мәҗбүриләп килгәннәрме, теләп килгәннәрме икән. Юкса, хуҗалыкның җитәкчесе дә килгән иде.

«Игенче»

Фото: © Евгений Чернышев

Аннан КФУның Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларыннан оешкан «Шәлперәймәс егетләр» сәхнәгә чыкты. Чыгыш вальстан башланып китте. Имеш, «культурныйлар» алар хәзер (чынлыкта алай ук түгел). Бу егетләр ике ел уйный. Яшьләрчә, кызык, телләре камил. Җанатарлары яхшы әзерләнгән: кычкырткычлар, сөлгеләр, мунчалалар белән килгәннәр иде.

«Шәлперәймәс егетләр»

Фото: © Евгений Чернышев

Бу кичтә соңгы булып сәхнәгә «Тамлетто» такымы чыкты. Алар да Саба районыннан. «Тамлетто» сөт һәм май предприятиясе егетләре бу. Үзенчәлекле команда – алдагы елларда чыгыш ясаган берничә комиктан җыелган. Иң истә калганы - бәләкәй Фиргать абый (быел Салават Фәтхетдинов концертларында да чыгыш ясаган).

«Тамлетта»

Фото: © Евгений Чернышев

Һәм ниһаять алып баручы Руслан Харисов җиңүчеләрне һәм финалга чыгучыларны игълан итте.
1 моторда:
1 урын - «Гөргөри киленнәре»
2 урын - «Авара», «Зыян гына»
3 урын - «Батырлар», «Мәхәббәт».
Финалга «Гөргөри киленнәре», «Авара», «Зыян гына» такымнары үтте.

2 моторда:

1 урын - «Игенче»
2 урын - «Шәлперәймәс егетләр», «Тамлетто».
3 урын - «Супер керәшен»

Финалга «Игенче», «Шәлперәймәс егетләр», «Тамлетто» командалары үтте.

Мөхтәрәм жюри

Фото: © Евгений Чернышев

Командаларга игътибар иттегезме? Тугыз командадан өч команда Сабадан, ике керәшен командасы. Димәк, аларда юмор белән бар да яхшы дигән сүзме бу? Яисә иганәчеләр бар дигән сүзме? Башка районнардан да командаларны күрәсе килә.

Бу ике моторны кем төшерде? Уенны ТНВ каналыннан күрсәтәчәкләр.

Финал исә 30 ноябрьдә шушы ук «Чулпан» залында булачак. Такымнарга уңышлар теләп калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар