Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айда өстәмә яллар булу хезмәт хакына ничек йогынты ясый?

news_top_970_100
Айда өстәмә яллар булу хезмәт хакына ничек йогынты ясый?
Фото: «Татар-информ»

Өстәмә яллар хезмәт хакы күләменә ничек йогынты ясавын юрист Александр Южалин аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Мәсәлән, ноябрь аендагы өстәмә яллар аркасында хезмәт хакы ничек үзгәрә? Ноябрь – быел эшләми торган бәйрәм көне булган соңгы ай. РФ Хезмәт кодексы буенча, ел сан 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) Россиядә эшләми торган бәйрәм көне санала. Быел 4 ноябрь шимбәгә туры килә, шуңа күрә аны дүшәмбегә күчерәләр. Татарстанда бу көнне ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Айда өстәмә ял көне булу фиксацияләнгән хезмәт хакы алучыларның акчасы күләменә йогынты ясамый. Ләкин хезмәткәрләр ял яки бәйрәм көнне (4 ноябрьдә) эшләсә, хезмәт хакы икеләтелгән күләмдә бирелә.

Ноябрь һәм декабрь айларын көннәре күбрәк булган отпуск алу өчен кулланырга була. Бу айларның икесендә дә эш көннәре саны җитәрлек (21 көн).

Монда кагыйдә гади – айда эш көннәре азрак булган саен, отпуск алу отышлы түгел (1 көн өчен хезмәт хакы уртача хезмәт хакы буенча отпуск белән чагыштырганда күбрәк була). Шулай да, ноябрь һәм декабрьдә эш көннәре җитәрлек санда. Шуңа күрә бу көннәр өчен хезмәт хакы белән уртача хезмәт хакы буенча саналган отпуск көннәре бәясе арасында аерма зур түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100