news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аида калдырган яктылык яши» - Эльвира Фазлыева тагын бәйрәм уздыра

news_top
«Аида калдырган яктылык яши» - Эльвира Фазлыева тагын бәйрәм уздыра
Фото: Эльвира Фазлыеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аида псевдонимы белән иҗат итүче җырчы Эльвира Фазлыева, 4 яшендә фаҗигале төстә һәлак булган кызы истәлегенә, чираттагы «Аида көне»н уздырачак. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә сөйләде.

Мин бу бәйрәмне ничек уздырырга дип озак уйладым. Моңсу һәм тыныч рәвештәме? Шуны беләм – Аида беркайчан да тынычлыкны сайламас иде. Ул шаяру-көлүләр, хәрәкәт һәм янәшәсендә күп кешеләр булганны, бәйрәм атмосферасын яратты. Шуңа да мин инде берничә ел рәттән «Аида көне» уздырам. Бу көнне моңсуланып утырмыйбыз. Бөтен җирдә балаларның шат көлүе яңгырый. Бу бәйрәм минем өчен ярату турында сүзләрдән башка гына сөйләү мөмкинлеге. Балалар уйныйлар, танышалар, шатланалар. Ә әти-әниләре ял итәләр һәм вакытларын бергә үткәрәләр. Миңа калса, Аида калдырган яктылык безнең арабызда яши, – дип Эльвира.

Җырчы сүзләренчә, бу хәйрия чарасы түгел.

Мин кешеләрдән берни дә сорамыйм, акча җыймыйм. Бу – хәтер шатлыкка әверелә торган көн. Ел саен сез бу бәйрәмгә балаларыгызны алып киләсез һәм моның белән безне бик сөендерәсез. Шуңа да бу бәйрәм, чын мәгънәсендә, традициягә әверелде. Сезне янәдән күрүемә бик шат булачакмын, – диде артист.

Бәйрәм чарасы «Туган авылым» комплексында 21 июнь көнне 13.00-16.00 сзгатьләрдә узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар