Аида Гарифуллина татар халык ашларын тәкъдим итә
Дөньякүлəм танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина татар халык ашлары турында китап чыгарган.
"Кадерлелəрем минем, сезне сөендерəсем килə! Ниһаять, минем кулинар китабым заказга əзер булды! Əлеге китабымны булдыруда командам белəн ел буена көч куйдык. Китапта кулинариягə булган мəхəббəтем чагылган, дөнья буйлап җыелган иң яраткан рецептлар урын алган. Аларны мин өемə сувенир алып кайткан кебек, төрле иллəрдəн бөртеклəп җыйдым. Горурланып əйтə алам, китапның күп өлешен татар халык ашлары рецептлары алып тора. Ул бик тəмле!!! Яраткан əниемə аерым рəхмəт, чөнки əни текстларны эшкəртте, үз өстенə оештыру эшлəре буенча җаваплылык алды. Без шəп команда! Китабым əлегə рус телендə, якын килəчəктə башка теллəргə дə тəрҗемə ителəчəк", - дигəн Аида.