Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аида Гарифуллина Голливуд актерлары белән бергә төшкән фильм Россиядә күрсәтелә башлый – видео

Дөньякүләм танылган опера җырчысы Аида Гарифуллина инглиз режиссеры Стивен Фрирзның “Примадонна” фильмында Голливуд актерлары белән төшкән. Бу хакта ул инстаграм битендәге видеомөрәҗәгатендә әйтте.

news_top_970_100
Аида Гарифуллина Голливуд актерлары белән бергә төшкән фильм Россиядә күрсәтелә башлый – видео

“Кадерле дуслар! Бүген Россия прокатына инглиз режиссеры Стивен Фрирзның “Примадонна” дип аталган фильмы чыга. Әлеге фильмда мин дә катнаштым: мин анда XX гасырның танылган опера җырчысы Лили Понс булып уйнадым. Мин Голливудның танылган актерлары Мерил Стрип һәм Хилл Грант белән тәүге тапкыр фильмда төштем! Шәхсән үземне киноман дип әйтә алам, чөнки мин карамаган фильм калмагандыр, мөгаен. Әмма бер үк фильмны ун тапкыр бик сирәк карыйм.

Мин һәр кешегә “Примадонна” фильмын карарга тәкъдим итәм. Фильмны караганнан соң, сез уңай эмоцияләр алачаксыз: кайсыдыр өлештә көлеп алырсыз, кайсында, баш героиняны кызганып, елап та алырсыз. Рәхәтләнеп карагыз, яратам сезне!”, - ди видеомөрәҗәгатендә Аида Гарифуллина.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

My dear friends and fans in Russia - you can now watch the movie ‘Florence Foster Jenkins’ (“Примадонна») in Russian in cinemas across our country. It’s one of my favorite movies, and I am sure you’ll enjoy it as much as I do! It’s hilarious, and yet at the same time tragic... I’m playing the role of opera diva Lily Pons in the movie. In this scene Florence Foster Jenkins comes to Lily Pons’ concert at Carnegie Hall and decides that she can’t imagine her life without music and singing anymore. She became part of operatic history without having any musical talent, having only one gift: being PASSIONATE about music!!! @merylstreep @hugh.grant.official #stevenfrears #aidagarifullina na #movie

Публикация от Aida Garifullina (@aidagarifullina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100