Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аида Гарифуллина башкаруында «Җидегән чишмә» җыры

Казан кызы Аида Гарифуллина Вена дәүләт операсы солисты булып эшли.

news_top_970_100
Аида Гарифуллина башкаруында «Җидегән чишмә» җыры
Владимир Васильев

Россия опера җырчысы, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган артисты, Вена дәүләт операсы солисты Аида Гарифуллина башкаруында «Җидегән чишмә» җыры youtube хостингында 2019 елда урнаштырылган.

Җырның сүзләрен Гомәр Бәширов, музыкасын Сара Садыйкова язган.

«Җидегән чишмә»

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу.


Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,

Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.

Җанкай-җанаш алсын да куансын,

Вәгъдәләрем булып калсын, дип.


Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,

Пар чиләгем тизрәк тулсынга.

Без сөябез, җаный, яр булсынга,

Без йөрмибез вакыт узсынга.


Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,

Акрын искән җәйге җилләргә.

Сез каласыз инде, без китәбез,

Без китәбез ерак илләргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100