news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әйберләрен җыеп күршегә киткән». Алабуга кешесе хатынын чәнчеп үтергән

news_top
«Әйберләрен җыеп күршегә киткән». Алабуга кешесе хатынын чәнчеп үтергән
"Татар-информ" архивы

Алабугада 46 яшьлек ир-атны бергә яши торган хатынын үтергән өчен хөкем итәләр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итә.

2 мартта ир белән хатын күршеләргә кунакка керә, табын корып утырганда талаш чыга. 42 яшьлек хатын 46 яшьлек ире белән ачуланыша.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын күршеләргә хәмер эчеп утыра. Аннары хатынның өйгә кайтасы килми, ир үзе генә кайтып йоклый. Икенче көнне иртән хатын өйгә кайта, әйберләрен җыя һәм күрше ир-атка күченә.

Ир йокыдан уянгач, пычак ала да хатыны артыннан китә. Ул хатынның муенына пычак кадый. Яраланган хатын урында ук үлә.

Ир гаебен таныган. Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар