Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйберләре яр буенда калган». Чувашиядә өч кыз бала мәете табылган

news_top_970_100
«Әйберләре яр буенда калган». Чувашиядә өч кыз бала мәете табылган
https://chuvashia.sledcom.ru

Чувашиядә Кече Цивиль елгасында 3 нәни кыз мәетен тапканнар. Якынча белешмә буенча, балалар су коенганда батып үлгән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

25 майда кич белән соң гына Шихазаны авылында балаларның ата-аналары чаң суга башлый. 9 яшьлек өч кыз урамда йөргәннән соң әйләнеп кайтмый. 

«Кече Цивиль елгасыннан 2014 елда туган 3 кыз мәете табылды», – дигән РЕН ТВ каналының үз чыганагы.

Алар су коенганда баткан, дип фаразлана. Елга су коену өчен җиһазландырылмаган. 

Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Чувашиядә 8 һәм 9 яшьлек өч кыз һәлак булган. Балалар җиһазландырылмаган урында су коенган, диелә хәбәрдә.

Кызларның мәетен судан чыгарганнар. Мәрхүмнәрнең мәетендә үлем криминаль характерда булуын күрсәтә торган билгеләр табылмады. Киемнәре, шәхси әйберләре, телефоннары ярда калган, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100