Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ай, үтерәләр...» – Ришат Төхвәтуллин кемнән зарлана?

news_top_970_100
«Ай, үтерәләр...» – Ришат Төхвәтуллин кемнән зарлана?
Рамил Гали

Җырчы Ришат Төхвәтуллин соңгы арада социаль челтәрләрдә, чын блогерлар кебек, тормышын, көнкүрешен күрсәтеп бара башлады. Кичә җырчы Уфада теплоходта концерт куйган. Шул чарадан соң Ришат үзенең хис-кичерешләре белән бүлешә.

Концертның башында Ришатның кәефе шәп булган. Ә менә ахырга таба җырчы шактый йончыган. Баксаң, теплоходта шактый бәйләнчек тамашачылар булып, җырчыны ардырып бетергәннәр икән.

«Без исән-сау, дуслар! Туган авылыма айтып җиттем. Блогерыгыз исән-сау, тәүлек буе сезнең белән. «Титаник»та булган тамашачыларыма рәхмәт. Ай, фотога төшеп үтерәләр. Берсе бер якка тарта, икенчесе икенче якка. Берсе артка тарта, кайсыдыр аякка баса. Җырлап булмый, берсе микрофонны авызга этә. Менә шундыйрак чара булды бүген. Әле үзләренең йомыркаларын да кыстырып килгәннәр», – дип сөйләгән, көлә-көлә Ришат. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100