Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ай кояшны 72 процентка каплады: Казанда кояш тотылды (фото)

news_top_970_100
Ай кояшны 72 процентка каплады: Казанда кояш тотылды (фото)
Зилә Мөбәрәкшина

Бүген Казанда кояш тотылды. Казанда кояш тотылу ике сәгатьтән артык – 12.36 сәгатьтән 15.02 сәгатькә кадәр күзәтелә. Кояш тотылуның максималь фазасы, 0,7859 күрсәткечен тәшкил итте, ул 13.50 сәгатьтә булды. Ай кояшны якынча 72,75 процентка каплаган, дип аңлатты белгечләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.

Мәскәү буенча 11.58 сәгатьтә, Исландиянең төньяк яры янындагы Атлантик океанның арктик зонасында кояш чыгу белән кояш тотылу башланган. Кояш тотылу 16.02 сәгатьтә Гарәбстан диңгезендә кояш баеган вакытта тәмамлана, дип хәбәр иткәннәр Мәскәү планетарие матбугат хезмәтендә.

Кояш тотылуны Пиреней ярымутравының көньяк-көнбатышыннан тыш, бөтен Европа буйлап, шулай ук Африканың төньяк-көнчыгышында, көнбатышта һәм Азия үзәгендә күзәтергә мөмкин. Бу күренешнең финал өлеше Азия континентының көнбатыш өлешендә, Һиндстанда күренәчәк.

Шул ук вакытта Җир шарында кояш тотылуның максималь фазасы 0,8619 күрсәткечен тәшкил итә. Ул Мәскәү буенча 14.00 сәгатьтә Нижневартовскидан төньяктарак Ханты-Манси автономияле округында күзәтелә. Кояш бу вакытта офык артына керә. Кояш тотылуны махсус фильтрлардан башка күзәтү күз күременә зыянлы, дип искәртте планетарий белгечләре.

Кояш тотылу 13.50 сәгатьтә 12нче каттан төшереп алынды

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100