Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәй көне тән тиресен һәм чәчләрне ничек сакларга?

news_top_970_100

Җәй ул – кояш һәм җылы көннәр генә түгел, ә тән тиресе һәм чәчләр өчен сынау чоры да. Табиб-дерматолог һәм косметолог Александра Гонт «Радио-1»да әңгәмәдә эссе сезонда чәч һәм тән тиресе сәламәтлеген саклау турында сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, җәй көне чәчләрне дөрес итеп карарга кирәк.

«Сульфатсыз шампуньнар бар – алар чәчкә йомшаграк тәэсир итә, дымландыра һәм чәчләрне киптерми. Шампунь сайлау буенча трихолог белән киңәшләшергә тәкъдим итәм. Конкрет проблемалар булса, дәвалау яки даруханә косметикасын кулланырга мөмкин. Әгәр дә чәчегез канәгатьләнерлек булса, гади карау процедуралары да җитәрлек», – ди Александра.

Җәй көне бик күп тир бүленеп чыга, моңа эсселек тә, гормональ һәм стресс факторлары да йогынты ясый. Бу вакытта тир мөһим функцияне үти – организмга суынырга һәм артык җылынудан сакланырга ярдәм итә.

«Шуны истә тотарга кирәк, тир – тәннең табигый терморегуляциясе. Тирегә зыян килмәсен өчен, табигый тукымалар – мамык, җитеннән иркен кием-салым кию яхшы. Полиэстер кебек синтетик материалларны елның салкын вакытына калдырыгыз», – дип киңәш итә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100