news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәй көне чәчне атнага ничә тапкыр юарга кирәк?

news_top

Трихолог Юлия Нагайцева «Радио-1» белән әңгәмәдә чәчләрне юу ешлыгы ел фасылына яки тышкы мохиткә түгел, ә баш тиресе тибына бәйле булырга тиешлеген әйтте.

«Һәр кешенең индивидуаль графигы бар: кемдер башын көн саен юа, ә башкаларга атнага 1 тапкыр яки хәтта сирәгрәк тә җитә. Бу бигрәк тә коры тиреле кешеләргә кагыла, аларга башын көн саен юарга ярамый», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, тиреләре тиз майланучылар чыннан да ешрак юынырга тиеш, югыйсә «себореяле дерматит» барлыкка килергә мөмкин.

Моннан тыш, трихолог әйткәнчә, чәчләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юарга ярый. Ләкин ул чәч юеш килеш йокларга ятарга киңәш итми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар