Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәй киеренке булачак»: Татарстанда бер елда урман янгыннары саны 38 тапкыр арткан

Быел янгын куркынычы сезоны 1 айга диярлек иртәрәк башланды. Ул 25 апрельдән 1 апрельгә күчерелде. 3 ай эчендә республикада янгыннар саны узган бер еллык күрсәткечләргә җиткән.

news_top_970_100
«Җәй киеренке булачак»: Татарстанда бер елда урман янгыннары саны 38 тапкыр арткан
tatarstan.ru, ТАСС, KazanFirst

Татарстанда быел җәй киеренке, янгын куркынычы югары булачак, дип фаразлана. Барысына да иртә яз гаепле. Республика территориясендә ел башыннан теркәлгән янгыннар саны узган ел күрсәткечләреннән дә артып киткән. Бу хакта KazanFirst журналисты Анастасия Марухина яза. 

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә төбәктә дистанцион мониторинг ярдәмендә 630 термик нокта теркәлгән, шуларның 515е расланган, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә янгын чыгу очраклары ачыкланган.

«Узган ел бу көнгә 19 термик нокта һәм 14 янгын очрагы теркәлгән иде. Күргәнегезчә, аерма шактый зур», – диде министр.

Шулай итеп, быел термик нокталар саны 33 тапкыр, расланган янгын очраклары саны 38 тапкыр арткан. Бу саннар янгын куркынычы сезонының 1 айга иртәрәк башлануы белән аңлатыла. Былтыр ул 25 апрельдә башланган булса, быел инде 1 апрельдән старт алды. Кузюров сүзләренчә, узган ел июль һәм август айлары эссе булуга карамастан, 507 термик нокта һәм 352 янгын очрагы теркәлгән булган. Димәк, Татарстан быел нибары 3 айда узган елгы күрсәткечләрне куып җиткән.

«Бу безне борчымый кала алмый. Быел җәй киеренке булачак», – диде министр.

Инде бүген янгыннар саны узган елгы күрсәткечләрдән артып китә. 4 ай эчендә 1465 янгын булган, бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 59 процентка күбрәк. Янгыннарда 43 кеше һәлак булган, тагын 63 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин билгеләп үткәнчә, 1 апрельгә кадәр хәлләр куркыныч булмаган, янгыннар саны хәтта кимегән булган.

«Яз иртә килү белән табигый янгыннар саны кискен артты», – ди ул.

Трущин биргән мәгълүматлар буенча, нибары 2 атна эчендә коры үлән, чүп-чар яну белән бәйле 528 очрак теркәлгән. Янгыннар мәйданы 33 гектардан артып киткән. Шуларның 36 проценты – ландшафт янгыннары. Аларның күпчелеге Татарстанның 7 муниципаль районына туры килгән: Түбән Кама (106 очрак); Әлмәт (43 очрак); Тукай (41 очрак); Чаллы (36 очрак); Чирмешән (32 очрак). Казан һәм Зәй шәһәрендә – 25әр очрак.

Иң зур табигый янгыннар Мамадыш районының Яңа Кама арты бистәсендә – 15 гектар мәйданда, шулай ук Яшел Үзән районының Олы Карагуҗа авылында 5 гектар мәйданда теркәлгән.

Янгыннар белән бәйле хәлне күзәтү өчен космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла

Равил Кузюров әйтүенчә, Гадәттән тыш хәлләр һәм Авыл хуҗалыгы министрлыклары янгыннарның барлык төрләренә дә оператив рәвештә җавап бирергә әзер тора.

«Сезон ачылыр алдыннан масштаблы әзерлек үткәрелде», – диде ул.

Мәсәлән, янгын куркынычы чорына әзерлек кысаларында ведомствода Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнгән, урман фондының җир өсте патруле маршрутлары булдырылган, янгын сүндерү бригадалары һәм сүндерү өчен мобиль төркемнәр оештырылган. Моннан тыш, скайрус авиакомпаниясе белән урман фондын авиапатрульләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә контракт төзелгән.

Быел барлыгы 334 очыш сәгате каралган, бу – узган ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Шулай ук авиапатрульләү маршрутлары саны өчтән дүрткә кадәр арттырыла, аларның гомуми озынлыгы 2 290 километр тәшкил итә. Кузюров сүзләренчә, авиация мониторингы 1,2 миллион гектар мәйданны били. Бу – республиканың бөтен урман фондын колачлый диярлек.

Профилактика эшенә дә зур игътибар бирелә. Ул үз эченә республика районнарында урманнарны янгыннан саклау мәсьәләләре буенча киңәшмәләрне, авыл халкы җыеннарын, халык, арендаторлар, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән очрашуларны ала.

2023 ел сезонының тагын бер аермасы шунда, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы тәкъдимнәре буенча, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясендә профилактик контрольдә тотылган утын, коры үлән һәм башка янучан урман материалларын яндыруны көзге чорга күчерергә булды.

«Кабул ителгән чаралар гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметергә мөмкинлек бирде», – дип сөйләде Кузюров.

Тулаем алганда, урманда янгын куркынычсызлыгын ТР «Лесхоз» ДБУ составындагы II типтагы 20 урман янгын сүндерү станциясе, ТР «Урман янгыннары үзәге» ДБУ составындагы III типтагы 5 урман янгын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарьны туплауның 14 пункты тәэмин итә. Урман янгыннарын сүндерү формированиеләрендә 455 кеше, 355 төрле техника берәмлеге исәпләнә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затлар (1 602 кеше һәм 598 берәмлек техника) һәм Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе (856 кеше һәм 774 берәмлек техника) көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин.

«Хәзерге вакытта төбәктә янгын куркынычын ачыклау өчен космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы әзерләү буенча чаралар комплексы үткәрелә. ТР «Урман янгыннары үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсе эшли», – дип хәбәр итте Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Министр сүзләренчә, 17 апрельдән Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Шул көннән алып 21 көн дәвамында гражданнарның урманнарга баруы һәм урманнарга транспорт чаралары белән керүе чикләнә. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга кагыла.

Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, гражданнарга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф яный.

«Әгәр кагыйдә бозу аркасында янгын чыгып урманнарга зыян килсә, РФ Җинаять кодексының 261нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин», – дип кисәтте министр.

Ул искә төшереп узганча, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, штраф суммасы 2 тапкыр арта. Мәсәлән, гражданнар өчен штраф 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 60 меңнән 90 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр җитә.

Татарстанда 3,6 мең гектар урман торгызылачак

Апрель аенда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тагын бер мөһим эш башкара – урманнарны торгызу һәм урманнарны арттыру. Бу эшләр 2019 елдан «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында башкарыла. Аның төп максаты – 2024 елга урманнарны кисү һәм утырту балансын 100 процент нисбәтендә тәэмин итү», – дип искәртте Кузюров.

«Максатка ирешү өчен 2 төп индикатор билгеләнде: «Урманнарны торгызу һәм арттыру мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман мәйданына нисбәте» һәм «Урман янгыннарыннан килгән зыян». Әлеге вакытта күрсәткеч 90,3 процентка җитә», – диде Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Быел ведомство 3 614 гектар урманны кабат торгызырга планлаштыра. Шулардан 1 413 гектарда урман культуралары утырту, 2 092 гектарда табигый урманны торгызу буенча чаралар, 4 гектарда урманнарны катнаш торгызу һәм 105 гектарда урманны арттыру. Моннан тыш, Татарстанда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм Азнакай районы чикләрендә 1 708 гектарда саклагыч урман агачлары утыртылачак. Шулай итеп, быел урманнарны арттыру буенча планлаштырылган эшләр 5 322 гектар тәшкил итә.

«Үсентеләр урманнарны торгызу өчен дә, саклагыч урман агачлары булдыру өчен дә, табигатьне саклау акцияләрен оештыру өчен дә җитәрлек», – диде министр.

Узган ел республиканың урман питомникларында һәм урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 33,9 млн данә стандарт үсенте үстерелгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 25 млн данә, яфраклы токымнар – 7,8 млн данә, куаклар – 650 мең данә.

Хәзерге вакытта Татарстанда 590 гектар мәйданда урманны торгызу һәм үстерү буенча эшләр башкарылган инде, бу – планның 42 процентын тәшкил итә.

«2023 елга урман культуралары белән бәйле башка эшләр дә каралган», – дип өстәде Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

«Бу 12,9 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехника белән эшкәртү, урман культуралары мәйданын 4 мең гектарга арттыру һәм 20 гектардагы урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләрне башкару», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100