news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәй. Эссе. Туңдырма ашыйсы килә! – Ә туңдырма хәләлме?

news_top

Җәй. Эссе. Җәй җиткәч, туңдырмага ихтыяҗ арта. Ләкин бу гадәти кебек күренгән татлы ризыкның эчендә мөселман кешесе өчен шикле, хәтта тыелган (харам) матдәләр дә яшеренгән булырга мөмкин. Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты телеграм-каналында шул хакта аңлаталар.

Туңдырма сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Кармин (E120) – кызыл буяу, бөҗәкләрдән ясала. Аеруча җиләк-җимешле тәмле туңдырмаларда очрый.

Желатин – ислам таләпләре буенча чалынмаган хайван чималыннан ясалган булырга мөмкин.

Сөт сывороткасы һәм сөт аксымы – (сыворотка, казеин, изолят һәм концентратлар һ.б.) – боларның хәләл булуы ясау ысулына бәйле. Бу элементлар кайвакыт шикле чыганаклардан булырга мөмкин.

Туңдырманың хәләл икәненә ничек инанырга?

«Хәләл» билгесе булуына игътибар итегез. Ул танылган, ышанычлы хәләл-сертификацияләүче оешмалардан булырга тиеш.

Составны җентекләп укыгыз – һәр ингредиент мөһим.

Ышанычлы брендларга өстенлек бирегез, бу – куркынычны киметә.

Исегездә тотыгыз: Мөселман өчен ризык тәмле генә түгел, хәләл дә булырга тиеш. Бу – Аллаһтан куркуның, гаиләгез өчен кайгыртучанлыкның бер билгесе. Хәләлгә игътибарлы булыгыз – бу күңел пакьлеген дә саклый!» – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар