news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әй балакай, урыннарың җәннәттә булсын...»

news_top
«Әй балакай, урыннарың җәннәттә булсын...»

26 июльдә Яшел Үзән районы Олы Яке авылында Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Сәйфетдинов Илшат Илдус улын соңгы юлга озатканнар. Бу хакта авылның мәдәният йорты аккаунтында хәбәр ителгән.

«Илшатның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. Аллаһы Тәгалә әти-әнисе Илдус абый белән Фирдисә апага, туганнарына саулык, сабырлык, бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен. Аларның авыр кайгыларын уртаклашабыз… Бу – барыбыз өчен дә бик зур хәсрәт...»;

«Бик авыр кайгы. Фирдисәгә, Илдуска күркәм сабырлыклар телим. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Бәхил бул, Илшат балакаем»;

«Әти-әнисе, абые, апасына сабырлык телим»;

«Әй, балакай Илшат, урыннарың җәннәттә булсын!» – дип яза якыннары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар