Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ахырзаман сәгате" нинди вакытны күрсәтә?

"Ахырзаман сәгате" нинди вакытны күрсәтә?

news_top_970_100
"Ахырзаман сәгате" нинди вакытны күрсәтә?

Ахырзаманга кадәр вакытны саный торган символик сәгатьне Чикаго университеты галимнәре ясаган. "Ахырзаман сәгатендә" атом-төш сугышы һәм климатик һәлакәтләр башланырга кадәр булган минутлар күрсәтелә. Хәзерге вакытта бу сәгать буенча атом-төш төне урасына кадәр ике минут калган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

Быел Чикаго галимнәре атом-төш төненә кадәр вакытны үзгәртмәгән. Авторлар аңлатканча, бу стабильлек билгесе түгел, дөньяга кисәтү белән мөрәҗәгать.

Авторлар фикеренчә, Ахырзаман сәгате төн уртасына якынлашты. 1953 елда салкын сугыш башланыр алдыннан булган курку, мөгаен, хәзер иң югары дәрәҗәсенә җиткәндер. Шул ук вакытта, ситуация яхшырырга да мөмкин. Моның өчен дөнья лидерлары уңай үзгәрешләргә омтылырга тиеш, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ахырзаман сәгате беренче тапкыр 1947 елда The Bulletin of the Atomic Scientists журналы тышлыгында чыкты. Халыкара багланышларның сыйфатын төн уртасына кадәрге вакыт символик рәвештә күрсәтә. Төн уртасы исә атом-төш катаклизмын сурәтли.

Сәгать телен күчерү турында карарны журналның директорлар советы кабул итә. Алар экспертлар белән дә киңәшә. Шулар арасында 18 кеше Нобель премиясе лауреаты. Соңгы елларда сәгать теле бары тик алга гына күчерелеп бара.

Ахырзаман сәгате 70 еллык тарихында 23 тапкыр үзгәрде. 1991 елда салкын сугыш беткәч, аны 17 минутка артка күчергәннәр иде.

Былтыр АКШ белән Төньяк Корея конфликты аркасында, сәгать телен Ахырзаманга таба 30 секундка күчерделәр. Хәзер ул 23.58 сәгать күрсәтә. 1953 елда водород бомбасын сынаганнан соң, төн уртасы шулай якынлашкан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100