Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ахирәттә нык сүктеләрме?» — Ренат Галиәскәр Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язган

Инстачылар Илфак Шиһаповның вафатыннан соң татар эстрадасын бертөрле җырлар басып алуы турында комментарийлар яза.

news_top_970_100
«Ахирәттә нык сүктеләрме?» — Ренат Галиәскәр Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язган
https://www.instagram.com/renat_gali_askar/

Бүген татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, күп җырлар авторы Илфак Шиһаповның туган көне. Тамада, җырлар авторы Ренат Галиәскәр аңа багышлап шигырь язган.

Йә, күрешик. Сөйләп җибәр.

Үз иттеләрме?

Дөрес яшәмәдең, диеп,

Нык сүктеләрме?

Җирдән ахирәткә кадәр

Еракмы ара?

«Татфондбанк»ны ябучылар

Кайларда яна?

Миллениумнан озынмы

Сират күпере?

Оргсинтездан яманмы

Тәмуг төтене?

Оҗмахта күренгәлиме

Берәр зур түрә?

Ут-суга, газга түләүләр

Айдамы килә?

Өс-башың бөтенме синең,

Тукмы тамагың?

Анда бушка бирмиләрме

Вамин каймагын?

Ришвәт биреп котылганнар

Бармы тәмугтан?

Сүз иреген кысалармы

Гади халыктан?

Ничек анда торып ята

Иртә киткәннәр?

Кайсыбыз тора чиратта,

Кемне көтәләр?

«Сорамагыз. Баргач күрсәтерләр тәртибен», «Яза беләсең дә инде. Икенче Тукай», «Көчле шигырь», — дип яза инстачылар. Илфак Шиһапов киткәннән соң татар эстрадасын янәдән бер төрле җырлар каплавы турында да искәрткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100