Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәһәннәм капкасы»: Ульяновск өлкәсендә җир убылган

news_top_970_100
«Җәһәннәм капкасы»: Ульяновск өлкәсендә җир убылган

Ульяновск өлкәсенең Кузатов районында Студенец һәм Никольский авыллары арасында кырда җир убылган. Җир куышы дистәләгән метрга кереп китә, дип язалар. Видеоны төшергән кеше сакланып кына килеп аска каравын, әмма чокырның төбен күрмәвен әйтә.


Ульяновск фотографы Игорь Литва исә бу чокырны өйрәнгән – астына кадәр төшкән. Игорь язуы буенча, чокырның тирәнлеге 30 метр, өстә диаметры 6-8 метр булса, аста – 4 метр. Игорь чокырның төбенә төшмәскә киңәш итә – чөнки ул ишелеп, аста күмелеп калуың бар.

Социаль челтәрләрдә моны «Ахырзаман галәмәте», «Җәһәннәм капкасы» дип язалар. Бу, мөгаен, Идел буе төбәгендә еш очрый торган карст убылуы. Җир астындагы известьлы токымнарны су юдыра, һәм шундый кечкенә диаметрлы, әмма бик тирән чокырлар барлыкка килә. Алар Татарстан территориясендә дә еш очрый, аларның кайберләре тирән күлләргә әйләнә. Балтач районындагы Кара күл, Әлмәт районындагы Акташ күле, Марий Илендәге «Диңгез күзе» – әнә шундый карст убылуларыннан килеп чыккан күлләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100