Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ах син, татар чегәне, ник җырымны урладың?» - Роберт Миңнуллин җырын бүлешкәннәр

Алия Исрафилова Роберт абый Миңнуллин сүзләренә язылган «Уйларым синең хакта» җырын башкарган видео куйган.

news_top_970_100
«Ах син, татар чегәне, ник җырымны урладың?» - Роберт Миңнуллин җырын бүлешкәннәр
https://www.instagram.com/auliyamin/

Җырчы Алия Исрафилова Роберт абый Миңнуллин сүзләренә язылган «Уйларым синең хакта» җырын искә төшерә.

«Уйларым синең хакта» инде бик күптән язылган җыр булса да, концертларда җырларга ничектер бик туры килмәде. Сүзләрен Роберт абый Миңнуллин язган иде, көен талантлы музыкант, баянчы Илназ Гарифуллин.

Моңа 15 елдан артык вакыт узгандыр. Илназ «Салават» җыр театры белән баянчы буларак хезмәттәшлек иткәндә, ул елларны Айгөл Сагынбаеваның шул ук театрда Казан сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган мәле. Илназ җырны аңа да уйнап күрсәткән булган. Шулай итеп, җыр Айгөл репертуарына да китеп барды. Бәлки аның башкаруында ишеткәнегез бардыр. Бик матур, җиренә җиткереп башкара.

Ә аныңча бу җырны тагын бер җырчы җырлап йөри иде, исемен мылтык терәсәгез дә исемә төшермим, әмма аның да җырлавын ничек белүем, үзе бер маҗара. Бер зур булмаган концертта шушы җырны җырлап чыгуым булды, сәхнә артында таза гына, чәченнән бигудиен да салдырып өлгермәгән бер хатын мине түшемнән алып, стенага терәде дә: «Ах син, татар чегәне, ник минем җырымны урладың?!» — дип селки башламасынмы! Көчкә котылдым. Илназ бу җырны аңа да уйнап күрсәткән булган икән, ниндидер бер мәҗлестә.

Матур җыр булгач, ияләре дә күп була шул. Ул заманнарда килешү төзүләр юк иде. Кем өлгерде, шул җырлый, кем әйтмешли. Хәзер менә, сирәк-мирәк, якыннарым өчен генә аны җырлаштыргалыйм. Роберт абый истәлегенә, дога булып барсын. Уйларым синең хакта…», - дип җырчы истәлекләрне барлаган.

Инстачыларны җырны ошаткан.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

"Уйларым синең хакта" инде бик күптән язылган җыр булса да, концертларда җырларга ничектер бик туры килмәде. Сүзләрен Роберт абый Миңнуллин язган иде, көен талантлы музыкант, баянчы Илназ Гарифуллин. Бик күптән, 15тән артык еллар бардыр, ул "Салават" җыр театры белән баянчы буларак хезмәттәшлек иткәндә, ул елларны Айгөл Сагынбаеваның шул ук театрда Казан сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган мәле, Илназ җырны аңа да уйнап күрсәткән булган. Шулай итеп, җыр Айгөл репертуарына да китеп барды. Бәлки аның башкаруында ишеткәнегез бардыр. Бик матур, җиренә җиткереп башкара. Ә аныңча бу җырны тагын бер җырчы җырлап йөри иде, исемен мылтык терәсәгез дә исемә төшермим, әмма аның да җырлавын ничек белүем, үзе бер маҗара. Бер зур булмаган концертта шушы җырны җырлап чыгуым булды, сәхнә артында таза гына, чәченнән бигудиен да салдырып өлгермәгән бер хатын мине түшемнән алып, стенага терәде дә: "ах син татар чегәне, ник минем җырымны урладың?!!"- дип селки башламасынмы! Көчкә котылдым? Илназ бу җырны аңа да уйнап күрсәткән булган икән, ниндидер бер мәҗлестә. Матур җыр булгач, иячеләре дә күп була шул. Ул заманнарда договор төзүләр юк иде. Кем өлгерде, шул җырлый, кем әйтмешли. Хәзер менә, сирәк-мирәк, якыннарым өчен генә аны җырлаштыргалыйм. Роберт абый истәлегенә, дога булып барсын. Уйларым синең хакта... #РобертМиңнуллин #татарэстрадасы #истәлек

Публикация от Алия Исрафилова (@auliyamin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100