Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әгъзам Гобәйдуллин: «Авылда кешеләрне җирлек башлыгы кебек әйбәт белүче юк»

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бу өлкәдәге уңышлар, проблемалар һәм программалар турында фикерләрен җиткерде.

news_top_970_100
Әгъзам Гобәйдуллин: «Авылда кешеләрне җирлек башлыгы кебек әйбәт белүче юк»
Салават Камалетдинов фотосы

«Авыл советы председателе» җирлек башлыгыннан ни белән аерыла?

– Әгъзам Саматович, авыл җирлеген халык һаман да элеккечә «авыл советы» дип йөртә. Авыл советы белән муниципалитетның аермасы нинди?

– 1995 елга кадәр җирле үзидарәләр «авыл советы» дип йөртелә иде. Шул елда җирле үзидарә принциплары турында закон чыкты, 2003 елда – 131 федераль закон кабул ителде, муниципаль реформа башланды. Авыл советлары – «авыл җирлекләре», ә җитәкчеләре – «авыл җирлеге башлыгы» дип аталды. Монда аерма нәрсәдә? 1995 елга кадәр авылдагы эшләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп иде. Һәр җирлектә колхозлар-совхозлар бар иде, бөтен эштә колхоз җитәкчеләре ярдәм итте. Аннары ул вәкаләтләр авыл җирлегенә күчте.

Бүгенге көндә җирлек башлыкларының вәкаләтләре бик күп: 20гә якын. Авылда кеше туганнан башлап соңгы юлга озатканчы барлык эшләр җирлек җитәкчеләренең җилкәсенә төшә.

– Авыл җирлекләре, реформа башланганнан бирле, «вәкаләте күп, бюджеты юк» дип зарлана. Нишләргә киңәш итәр идегез?

– Чыннан да, вәкаләтләр җирле үзидарәгә күчкәннән соң, «мөстәкыйльлек бирелде» дип, аларга зур өметләр баглаган идек. Сез әйткән проблема бар. Кайбер вәкаләтләр финанс ягыннан тулысынча расланмаган. Россия буенча да тулаем бу проблема бар.

Әмма безнең республика җитәкчеләре җирлек башлыкларын бу проблема белән ялгызы калдырмады. Республикада җирле үзидарәләргә ярдәм итү буенча бик күп программалар эшләнде. Үзәктән бирелмәгән финансны республика хөкүмәте тулыландырды.

Иң беренчесе – үзара салым программасы. Бу – җирлекләргә бик зур ярдәм. Халык җыйган 1 сум үзара салымга бюджеттан 4 сум акча керә, гомуми ярдәм суммасы һәр ел саен 1 млрд 350 млн сум тәшкил итә.

Җирле үзидарәләргә грант формасында ярдәм күрсәтелә. Ел саен 170 җирлек, конкурста катнашып, һәрберсе 2млн сумлык грант ала. Шулай ук ел саен 2 мәртәбә – Республика көне алдыннан һәм ел азагында – җирлек җитәкчеләренә җиңел автомобильләр бирәбез. Җиңел машина җирлек башлыгын йөртү өчен генә түгел, санитар, техник ярдәм өчен, кирәк кешеләрне кирәк җиргә алып бару өчен дә кулланыла.

Шулай ук, безнең 450 территориаль иҗтимагый үзидарә (территориальное общественное самоуправление) бар. Ел саен алар 73 млн сумлык республика субсидиясе ала. Ул халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелә: су үткәрү, юлларны, һәйкәлләрне, зиратларны төзекләндерүгә.

Үзара салым: кайда күпме җыела һәм нәрсәгә тотыла?

– Үзара салым күләме күпме? Кайда иң күп акча җыела?

– Һәр җирле үзидарәдә үзләрендә узган җыенда үзара салым суммасын билгели. Элек бер кешедән 200-300 сум җыйсалар, хәзер исә уртача 500 сумнан алып 2000гә кадәр, 5000 җыючылары да бар, әмма алар сирәк. Менә Кукмара – 26 млн диярлек җыя, алар өстәмә 100 млн алачак. Тукай районы – 25 млн, Лаеш – 28 млн. Мәсәлән, Аксубайда Яңа Кармәт авыл җирлегендә 565 мең җыелган, бу – бер җирлек өчен шактый зур сумма. Актанышның Күҗәкә авылында – 766 мең, Әлмәтнең Кәләй авылында – 830 мең, Чүпрәледән Кече Чынлы – 2 млн 178 сум, зур авыл, сүз дә юк, әмма суммасы да зур.

Россиянең 38 төбәгендә бу программа эшли. Бөтен Россия буенча җыйган үзара салым суммасының 80%ы – Татарстанныкы.

– Үзара салымны түләмәгән өчен судка бирү очраклары да булуы ихтимал, дигән сүзләр дә чыккан иде. Судка барып җиткән очраклар бармы?

– Андый хәлләрнең булганы юк. Программада халык бик актив катнаша – уртача 80-85%. «Минем акчам юк» дип әйтүчеләр дә юк түгел.

Дөрес, бу программаны башлаганда, җиңел булмады. Бүген исә бар да бу программаны бик дөрес аңлый. Киресенчә, халык хәзер активрак катнаша, чөнки җыйган акчаның нәтиҗәсе бар. Кеше үзе җыелып сөйләшә – күпме акча җыярга, җыйган акчаны нинди эшкә юнәлтергә.

Элек үзара салымны түләү буенча референдум уза иде, хәзер җыенда карар кабул ителә, шушы нигездә акча җыела. Бездә үзара салымның 49% ы юлларга тотыла, калганы, гадәттәгечә, җирлек территориясен төзекләндерүгә, су белән тәэмин ителешкә, зиратларны рәткә кертүгә китә.

Берничә ел элек, бу программаны тагын да камилләштерер өчен, законнарга үзгәреш кертелде. Элек җирлеккә кергән 3-4 авылда акча җыялар да, аны бер авылның проблемасын гына хәл итүгә юнәлтә алалар иде. «Нигә бу акчаны сез бу авылга бирәсез, безнең авыл проблемасын хәл итүгә юнәлтмисез», – дигән сораулар туа иде. Дөрес дәгъва. Хәзер закон үз авылыңда җыйган акчаны үз авылың проблемаларын хәл итүгә тотуга мөмкинлек бирә.

Аннан соң законда үзара салымда шәһәр кешеләре дә катнаша алуы каралган. Бу үзгәреш әле үткән ел гына гамәлгә керде. Быел берничә шәһәр – Нурлат, Тәтеш, Азнакай, Әгерҗе, Яшел Үзән өлешчә катнашты. Бу программа күбрәк авылларда эшләргә тиеш, билгеле.

– Авыл кешесе әйтә кайчак: «Бу – гаделсезлек, без авыл җирендә болай да авыр яшибез, шәһәр кешесе болай да әйбәт яши, без әле акча да җыябыз», – дип.

– 70нче елларда авыл белән шәһәр арасындагы киртәне бетерү турында коммунистларның лозунгы бар иде. Ул чорда авылларда юллар юк иде, газ юк иде, мәктәпләр җитми иде... Совет елларында бу лозунг тормышка ашмады. Татарстанда үз байлыгы булса да, 100 млн нефть тапсак та, без шушы байлыкны көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлтә алмый идек. Үзәкләштерү вакыты иде. 90нчы елларда, мөстәкыйльлекне алгач, СССР беткәннән соң, яңа Россия, яңа Татарстан төзи башладык, республиканың байлыгын, нефтьне, башка төрле предприятиеләрнең потенциалын нәкъ менә халыкның тормышын яхшыртуга бора алдык. Безгә Мәскәүдән акча кирәк түгел иде, безгә үзебездә булган акчаны үзебезгә куллану кирәк иде. Иң беренче газ кертү программасын уңышлы гына башкардык, аннан соң – тузган торак программасын. Күп социаль объектлар: мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары, хастаханәләр төзелде. Бүген республиканың кайсы авылына бар, кайсы өенә кер: газ, җылылык бар, өенә асфальт юл керә, шәһәр белән авыл арасында киртә бетте, дип әйтә алабыз. Дәгъвалар булырга мөмкин, ә тулаем халык моны бик дөрес аңлый һәм хуплый. Үзара салым буенча, эшләр беткәч, җитәкчеләр, халыкны җыеп, һәрбер тиененә кадәр бу акчаны ничек тотулары турында отчет бирә.

– Отчет бирмәгән очракта авыл халкына нишләргә? Андый авыллар да бар бит.

– Андый авыл юк. Отчет бирмәгән авыллар бар икән, бу – җирлек башлыгының халык белән эшләп җитешмәве инде.

«Авылларга читтән кеше кайтудан куркырга кирәкми»

– Күп авылларда булган проблема: авылларда эш юк, балалар аз туа, халык шәһәргә күченә, буш йортлар барлыкка килә. Янгын куркынычы да барлыкка килә, авылларга криминал үткәне булган кешеләр дә, Урта Азиядән кайтучылар да күченеп утыра. Ничек уйлыйсыз, авыл традицион яшәү рәвешен саклап кала алыр микән? Ул проблема Сезне борчыймы?

– Бүген урбанизациянең тиз баруыннан трагедия ясарга кирәк түгел. Чөнки цивилизация күпме күбрәк керә, урбанизация шулай тизләнә. Америкада, мәсәлән, 2-3% кына халык авылларда яши, Европада – 1-7%. Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, 23,2 % кеше авыл җирлегендә яши, аның күбесе – пенсия яшендә.

Килешәм – авылларда буш йортлар күп, кайда 20%, кайда 30. Казан тирәсендә алай түгел, шәһәрдән кайтып, бакча итеп булса да тоталар; әйтик, Чүпрәле районында авыллар бушый. Бу – проблема. Читтән, каяндыр Кавказдан, Урта Азиядән кайтып, өйләр сатып алалар икән, моны хупларга кирәк. Сез әйтеп киткән криминалы була торгандыр, ләкин кайткан кешеләрнең күбесе, урнашып, эшләп, үз тормышын матур итеп корып җибәрә.

– Үз халкыбыз яши торган авыллар  татар авыллары бетмәсме икән соң киләчәктә?

– Сез карагыз, миграция ничек бара — Европага кемнәр генә килми. Германия бөтен кешене кабул итә, әле нинди цивилизацияле ил санала. Чөнки белә: бу кешеләр кайчан булса да илнең экономикасына эшләячәк, халык саны артачак. Бездә дә шулай ул: авылга кайтып урнашалар икән, әрмән, үзбәк я таҗикмы – урнашсыннар, эшләсеннәр.

Иң мөһиме: бу кешеләр безнең традицияне, безнең гадәтләрне кабул итәргә тиешләр. Кайсы илгә барасың икән, аларның бөтен законнарын, традицияләрен сакларга тиешсең. Монда да шулай булырга тиеш. Без үзебезнең телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләрне саклап калу буенча юнәлешле эш алып барырга тиешбез. Бу өлкәдә республика хөкүмәте тарафыннан, җитәкчеләр тарафыннан эш алып барыла да.

Бар авылларны да саклап калып булмый, игътибарны перспективалы, өметле авылларга юнәлдерергә кирәк. Шәһәрдәге завод-фабрикаларны әкрен генә авыл җирлегенә чыгарырга кирәк, шушы нигездә, минемчә, демографияне дә, бу проблеманы да хәл итеп булыр иде.

– Яңа йортлар салына торган авыллар бар бит, мәсәлән, Кукмара районының Вахит авылы. Эш бар икән, кеше авылда кала.

– Кукмарада, Әтнә, Актанышта колхозлар сакланды, анда кимү темпы чагыштырмача түбәнрәк. Әмма бер ферма белән генә, хайван асрап кына да булмый. Кайбер кешегә ферма кирәк, кемгәдер – башка эш, төрле эш булырга тиеш.

Муниципаль хезмәтнең нинди өстенлекләре бар?

– Муниципаль хезмәткә белгечләр табу кыенмы? Гомумән, авыл җирлеге башлыгын табу проблемасы бармы?

– Безнең барлыгы 956 муниципаль берәмлек – 43 муниципаль район, 2 шәһәр округы: Казан белән Чаллы, 39 шәһәр җирлеге, 3119 авыл бар, барлыгы – 872 җирле үзидарә. Барысында да җитәкчеләр бар. Безнең 7-7,5 меңгә якын муниципаль депутат. Квалификацияле, югары белемле кешеләр. Кадрлар әзерләү буенча да даими рәвештә эш алып барыла. Ел саен квалификацияне күтәрү курсларында 4-5 мең кешене укытабыз.

– Муниципаль хезмәтнең ниндидер өстенлекләре бармы?

– Кызык сорау. Безнең авыл советы председательләренең (мин гел «авыл советы» дип атыйм) хезмәт хакы 45-50 мең. Бу – чагыштырмача начар түгел. Аннан соң, җирле үзидарә җитәкчесе ул гел халык арасында. Безнең республикада соңгы 10-15 елда 46-50 программа эшләп килә: мәктәп төзү программасы, юллар төзү һ.б. Ул программалар авылларга да кагыла. Халык күрә: эш эшләнә, авыл матурлана, берсүзсез, бу – авыл башлыгы абруена эшли. Шуңа күрә ул – авылда иң хөрмәтле җитәкче.

– Иң өлкән һәм иң яшь авыл башлыклары кемнәр?

– Иң озак эшләгән, иң тәҗрибәлесе Габделәхәт Хәкимов – аның җирлек башлыгы стажы 33 ел, ул Әтнә җирлеге генә түгел, район башлыгы да. Ул – безнең иң хөрмәтле өлкәнебез, аңа 73 яшь. Яңа Чишмә районы Акъяр (Азеевское) авылы җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин авыл башлыгы булып 34 ел эшли. Әлки районы Каргалы (Каргополь) җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗевның стажы 32 ел. Яшел Үзәннән Новопольское авылы башлыгы Нарвек Якуповка 73 яшь. Иң яше дип, Биектау районы Каенсар җирлеге башлыгы Инсаф Исхаковны әйтеп була, аңа 25 яшь. Муниципаль берәмлекләрдә барлыгы 75% ирләр, 25% хатын-кыз эшли. 50 яшькә кадәр – 45%, 50 яшьтән югары – 55%. Сүз дә юк, безнең өлкән җитәкчеләр – бик зур тәҗрибә туплаган кешеләр, яшьләр дә булырга тиеш, булган белемнәрне, тәҗрибәне үзләштерүчеләр.

«Авыл җирлеге башлыкларына военкомат функциясен дә үтәргә туры килде»

– Илдәге вакыйгаларга бәйле рәвештә алар күпмедер дәрәҗәдә хәрби комиссариат функцияләрен дә үтәде түгелме?

– Бөтен халык катнаша бу эштә. Бу – көтелмәгән хәл булды, уебызда да юк иде. Әмма, иң беренче чиратта, мобилизация вакытында җирлек башлыклары беренче рәттә булды. Авылда беркем дә, җирлек башлыгы кадәр, кешеләрне әйбәт белми. Тормышның эченә кереп эшләүче алар. Алар бу йөкләмәне үз вакытында башкарып чыкты. Әле мобилизацияләнгәннәрне озатканнан соң, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча күп программаларны тормышка ашыру буенча да шушы җирлек җитәкчеләре, район башлыклары бик күп эш башкара. Район башлыклары махсус операция булган җиргә барып, егетләребез белән очрашалар, хәлләрен белешәләр.

«Нәрсә булса да, халык «авыл советына» бара»

– Нәрсә генә булса да, кеше электән «авыл советына» бара. Тәртипсез кеше булса да, караучысыз, авыру булса да. Авыл җирлеге бу мәсьәләне ничек хәл итә?

– Дөрес, бүген күп кеше җирле үзидарәгә килә. Аларның үз биналары бар, бөтен эш шартлары булдырылган. 2017 елдан авыл җирлекләре өчен яңа биналар төзү программасын тормышка ашырабыз. Ел саен бу максатка 100 млн сум тотыла. Алар, үз вәкаләтләреннән чыгып, мөмкинчелекләреннән чыгып, мөрәҗәгать итеп килгән кешенең сорауларын хәл итәргә тырыша. Аңа китсә, районга чыга, республика хөкүмәтенә чыга.

– Муниципаль берәмлекләр советы җирлекләр өчен нинди урын алып тора?

– Без – кешеләргә ярдәм итеп, проблема куеп, аның чишелешен тәкъдим итәргә тиешле оешма. Нинди генә проблема булмасын – җирлекләр белән бердәм системада. Консультатив яктан да. Законнар үзгәрә тора, хокукый-норматив актлар үзгәрә, шул яктан юридик идарә бик зур эш башкара. Муниципаль берәмлекләр Советы – дәүләт хакимияте органнары һәм халык арасында эшләүче оешма, контрольдә тотучы-тикшерүче орган түгел, җирлекләр белән бергә кешеләр мәнфәгатьләрендә эшләүчеләр без. Шул уңайдан, барлык җирлек башлыкларын Җирле үзидарә көне белән котлыйм, эшләрендә уңышлар, яңадан-яңа казанышлар телим! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100