news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Агыйдел елгасында сабый бала мәетен тапканнар

Авылда яшәүче 32 яшьлек ана бер яшьлек баласы белән 15 сентябрьдә юкка чыккан булган.

news_top
Агыйдел елгасында сабый бала мәетен тапканнар
Башкортстанның Бөре районындагы авылда яшәгән 32 яшьлек ана бер яшьлек баласы белән 15 сентябрьдә юкка чыккан. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Югалган ана белән бала турында хәбәр социаль челтәрләрдә таралган, соңыннан аларны полиция хезмәткәрләре эзләгән. Бүген сабыйның Агыйдел елгасында табылган. Әнисе әлегә табылмаган.

"Башинформ" агентлыгы Башкортстан буенча Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. "Сабый бала мәете табылды. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылды. Судмедэкспертиза билгеләнде. Оператив эшләр башкарыла", - дип сөйләгән ведомство вәкиле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар