Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агыйдел елгасында бата башлаган баланы коткарганда 19 яшьлек егет һәлак булган

Бәхеткә, нәни малайны исән килеш ярга алып чыкканар.

news_top_970_100
Агыйдел елгасында бата башлаган баланы коткарганда 19 яшьлек егет һәлак булган
https://pixabay.com

Уфада Агыйдел елгасы ярында Кояшлы комлыгы янында фаҗига була. 7 июньдә кич белән нәни малай суда бата башлый. Аны коткару өчен суга кергән егет һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Шаһитлар фаҗига турында коткаручыларга сөйләгән. Аларның сүзләренчә, яшьләр бергәләп су буенда ял итә. Алардан ерак түгел генә балалар да су кереп йөри. Шул чакта малайларның берсе бата башлый. Яшьләр ярдәмгә ташлана. Нәни малайны ярга алып чыгалар, ул исән.

«Егетләрнең берсе балага ярдәм иткәндә хәлсезләнде һәм батып үлде. Аның мәетен судан водолазлар алып чыкты», — дип сөйләгәннәр Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау бүлегендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100