Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Агыйделнең буйлары»н җырлап танылган Илшат Сафин: «Чикылдап йөри торган кызлар ошамый»

Танылган яшь җырчы Илшат Сафин белән аның шәхси тормышы, иҗаты һәм Казанда узган тәүге концерты турында «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
«Агыйделнең буйлары»н җырлап танылган Илшат Сафин: «Чикылдап йөри торган кызлар ошамый»
Илшат Сафинның шәхси архивыннан

«Мин белгәннән бирле әти фермерлык эше белән шөгыльләнә. Әнием – хуҗабикә»

Илшат, тумышың белән кайсы якныкы?

Тумышым белән мин Кукмара районының бик матур Аш-Буҗи авылыннан.

Әти-әниегез кем булып эшлиләр?

Әтиемнең исеме Илфат. Мин белгәннән бирле, әтием фермерлык эше белән шөгыльләнә. Әнием Альмира – хуҗабикә. Хәзерге вакытта үзебезнең мини фермабыз бар. Шунда маллар асырыйбыз, сөт җитештерәбез, сөтләрне урнаштырабыз. Әнием өй тирәсендә эшчеләргә ашарга пешереп, өйләрне җыештырып, әтигә булышып йөри.

Бертуганнарыгыз бармы?

– Бертуган апам – Алия бар. Хәзерге вакытта Казанда яшиләр, 2 бала үстерәләр.

Мәктәптә нинди билгеләргә укыдыгыз?

Мәктәптә «5»ле билгесенә генә укымадым. Вакытында төрлесе булды. Зарланмыйм.

Җырчы булмасагыз, кем булыр идегез?

Ничек итеп әйтим... Без бит авыл егетләре. Үз авылымда калган булыр идем. КамАЗ, тракторлар йөртергә, техниканы бик каты яратам...

Әти башлап җибәргән эшнең дәвамчысы булыр идем! Фермерлык эше белән, җирләр тотып, ашлыклар, печәннәр үстереп, авыл җирлегедә эшләгән булыр идем.

«Студент елларым җиңелләрдән генә булмады»

Белгечлек буенча сез кем?

Белгечлек буенча – инженер-технолог. КНИТУда 4 ел белем алдым.

Студент елларын сагынасызмы?

Дөресен генә әйткәндә, студент елларымны бер дә сагынмыйм. Әлбәттә, кызыклы чаклары искә төшә.

Без – авыл балалары, авылда тудык, үстек, яшәдек. 2012 елда Казанга укырга кергәч, авылдан китүләре, шәһәрдә укулары – бик авырдан бирелде. Студент елларым җиңелләрдән генә булмады. Аллага шөкер, барысы да артта калды, исән-имин генә укып чыктым.

Сәхнәгә беренче адымың кайчан булды?

4-5 нче класста – авыл, район сәхнәләрендә, хәтта Казанга барып җырларга да туры килде. Төрледән-төрле конкурс, фестивальләрдә катнаштым, алдынгы урыннар алырга да насыйп булды.

Мин моңарчы җырчы, иҗат кешесе булырмын дип уйламаган да идем. 2015 елда «Агыйделнең буйлары» җыры чыкты. Шушы җырны радиога биреп, «Татарча солянкада» катнашырга туры килде. Бу – минем өчен дулкынландыргыч концерт иде. Чөнки кечкенәдән карап килгән артислар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы икеләтә авыр. Ул минем мәңгегә күңелемдә калды.

«Арттан этеп торучы» булдымы? Хәзер бит кемнең акчасы күп, шул зур үрләр яулый.

Безнең арттан этеп торучыларыбыз – әти-әни. Иҗат юлымны да аларның ярдәме белән башлап җибәрдем. Алар миңа ярдәм итмәгән булса, мин бу юлны сайламаган да булыр идем. Әти-әниемә зур рәхмәтем!

«Чыгымны чыгармыйча – акча эшләп булмый»

Акча яхшы эшлисезме? Җырчы ул күп акча эшлиме?

Акча эшләүгә килгәндә, бер дә зарланмыйбыз. Киенергә, ашарга – барысына да җитә. Ләкин, хәзерге вакытта җырлар сатып алу, клип төшерүләре дә бик кыйммәт. Эшләргә дә эшләргә!

Акча туздырырга яратасызмы?

Акча миннән тиз генә чыгарга яратмый. Үзең тирләп-пешеп, тырышып алган акчаны уңга-сулга туздырасы килми. Хәзерге тормышта ярты ел җыйган акчаңны бер көн эчендә туздырырга мөмкин. Ләкин акчаны җыеп ятудан да бернинди мәгънә юк. Әтиемнең әйткән сүзе бар: «Акча – ул сиңа акча эшләргә тиеш. Акча ул – безнең корал. Акчаны дөрес итеп бүлә белергә кирәк», – дигән иде миңа кечкенә чагымда.

Күптән түгел тәүге концертыгыз булып узды, концертыгыздан нинди хисләр туды? Өстәмә концертка әзерлек ничек?

Үткән елның 21 ноябрендә матур гына тәүге концертым узып китте. Зур рәхмәтләремне төркемемдәге егет-кызларга, һәрбер җырымның авторларына, шулай ук әти-әнием һәм дусларыма әйтәсем килә. Бу концертны куяр алдыннан бик нык борчылган идем. Тамашачылар әйтүе буенча, концерт бик әйбәт узды. Үзең сәхнәдә булгач, бөтен әйберне күреп бетереп тә булмый. Зал тулы иде. Халык көчле алкышларга күмде, хәтта басып алкышладылар. Шушы авыл егетен зур үрләргә күтәргәннәре өчен бик сөендем. Рәхмәт тамашачыма!

Шундый зур дулкыннар, көчле алкышлар белән озаткач – өстәмә концерт куярга булдык. Билетлар сатуда. 21 февральдә Казанда – бу көнне зарыгып көтәбез.

Концертлар оештыруның чыгымнары күпме?

Концертны оештыргандагы чыгымнарны икегә бүләсем килә. Беренчедән, карарга кирәк: кайда оештырасың. Мәсәлән, Казанда концерт оештыру өчен акча бик күп кирәк. Авылга кайтсаң, анда башка бәя, районда шулай ук бәясе башка. Чыгымсыз эш булмый. Нәрсә генә, нинди өлкәдә эшләсәң дә, чыгымны чыгарырга кирәк. Чыгымны чыгармыйча акча эшләп булмый!

Концертны син үзең генә куя алмыйсың. Төркемдә кешеләр булу кирәк. Концертка чыгып китү белән төркемдә эшләгән һәр кешегә тиешле эш хакын бирергә кирәк. Читкә чыгып китсәң, анда тору урынын, ашау буенча кайгыртырга кирәк...

Төркемегездә ничә кеше эшли?

Төркемемдә 12 кеше, минем белән 13. Аллаһ насыйп итсә, киләчәктә төркемемне тагын да үстерергә, дигән өмет белән яшим.

«Беренче адымны мужик кеше ясарга тиеш!»

Күптән түгел Инстаграм битенә кызыл розалар белән фото куйган идегез. Һәм «Интертат»ка «йөргән кызым юк» дип әйттегез. Ә сезнең артыгыздан кызлар күп чабамы? Миңа өйлән әле, дип әйтүчеләре булмадымы?

Алай артымнан чабып йөрүчеләрне белмим. Инстаграм, «ВК» социаль челтәрләренә язучылар күп. «Әйдә, миңа өйлән», – дип әйтүчеләр дә бар. Яшермим. «Әйдә, мин бүген мантый пешердем», «Әйдә, миңа чәй эчергә кереп чык әле», – диючеләр дә бар.

Хәзерге вакытта кызлар чаярак бит. Курыкмыйча беренче адымны ясыйлар. Сезнең уйлавыгызча, кем беренче адым ясарга тиеш?

Хәзерге вакытта кызларның төрлесе бар. Безнең әтиләр элек-электән үк кызлар янына йөргәннәр һәм үзләренә каратканнар. «Әйдә, миңа өйлән әле» дип әйтүчеләргә өйләнергә чыгып китә алмыйсың бит. Шуңа күрә беренче адымны мужик кеше ясарга тиеш! Һәм шул вакытта гына мәхәббәтләре нык буладыр ул.

Кызларда нинди сыйфатларны яратасыз? Кайсы яклары белән сезнең күңелне яулап ала алалар?

Кызларның сыйфаты дигәндә, мин үзебезнең әниләрне күз алдында тотып әйтәсем килә. Әниләр эштән курка белмиләр, кулларына нинди генә эш тотсалар да, шул эшне ахырына кадәр башкарып чыга беләләр. Өйләр чиста, капка төпләре җыештырылган. Әтине, безне тәмле ризыклары белән сыйлый белә торган, әниләр кебек, ирне ир итә торган кызлар кирәк.

Беренче урында – кызларда тәртиплелек. Хәзерге вакытта нинди генә кызлар юк! Чикылдап йөри торган кызлар миңа ошамый. Гади, оялчан, тырыш һәм эшчән сыйфатлар хас булган кызлар ошый.

«Хәзер авылда яшьләр юк. Авыл бетә. Авылның үсеше күренми»

Сез гел яңа җырларыгызны машинада төшерәсез. Димәк, машинаны бик шәп йөртәсез. Маркасы нинди?

Һәрбер чыккан яңа җырымны машинада төшерергә туры килә. Бу инде мин машинада әйбәт йөри беләм дигән сүз түгел. Миңа машинада төшерүе уңайлы. Чөнки, квартирага кереп яздырам дисәң, акырып, рәхәтләнеп җырлап булмый, күршеләргә комачаулыйсым килми. Шуңа күрә иң җайлысы – ул машинада. Машинамның маркасы – «Лексус».

Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

Безнең буш вакыт юк, дип әйтсәм дөрес булыр. Буш вакыт булса яңа җырлар, клиплар өстендә эшлибез. Шулай ук, буш вакытымда туган ягыма, авылыма кайтып китәргә тырышам. Әти-әниемә янына кайтып булышып, мунчалар кереп китәм.

Авылда рәхәтме, әллә шәһәрдәме?

Студент булган вакытта күбрәк авылда торырга ярата идем. Хәзер авылда яшьләр юк. Авыл бетә. Авылның үсеше күренми. Хәзерге вакытта миңа шәһәрдә ошый. Чөнки мөмкинлекләр бик күп. Авылда бүгенге көндә яшьләргә эш табарга авыр.

Сез ниндирәк кеше?

Бу дөньяда усал да булырга кирәк һәм вакытында дәшмичә кала белергә дә кирәк. Шуның өчен тыйнак та, тәртипле дә була беләбез.

Сәхнәдә сез дәртле биюләрегез белән аерылып торасыз. Чыгыш ясаганнан соң армыйсызмы?

Халыкнын алкышлары, сызгуралары безгә көч һәм дәрт бирә. Шуның белән безне ару алмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100