Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Агуы бик куркыныч». Елан чаккан үсмернең бармагы карала, кулы шешә

news_top_970_100

Мәскәү табиблары өйдәге елан тешләгән 17 яшьлек үсмерне коткарган. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Ата-анасы өйдә еланнар белән террариум тота. Малай агулы зәңгәр куфия еланын ашатырга маташа. Шул чакта елан аның бармагын тешләп ала. Әлеге рептилия кара еланнар гаиләсенә керә.

Елан тешләгәч, берничә сәгать дәвамында үсмер үзенә-үзе ярдәм күрсәтеп маташа. Ул ярадан канны суырып ала, күп итеп су эчә, яраланган бармагына кисемнәр дә ясый. Тик болар берсе дә ярдәм итми. Аннары шул ук көнне аны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә китерәләр. Хастаханәгә барганда, үсмер күңеле болгануга, хәле булмауга һәм баш әйләнүгә зарлана.

Бу вакытта елан тешләгән урын куркыныч була инде – бармак каралган, кул чугы шешеп, иңбашларына таба күчә. Табиблар тиз арада аны дәвалый башлый.

Кара елан агуы организмны бөтен дәрәҗәләрдә диярлек агулавы белән куркыныч. Агу таралу кискен бөер җитешсезлеген һәм полиорганик дисфункция китереп чыгара.

Куфия тешләгән үсмер үзен-үзе дәвалау белән бик озак шөгыльләнмәгәнгә, авыр нәтиҗәләр булмый калган.

Табиблар кисәтә: елан агуына каршы сыворотка беренче 24 сәгатьтә генә нәтиҗәле, 48 сәгатьтән соң ул бөтенләй ярдәм итми. Ул бик аллерген, шуңа күрә үзеңә-үзең кертергә киңәш ителми. Медицина хезмәткәре контроле булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100