Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Агуланып үләрсең» — Чаллы янында хөрмә җыялар

Инстачылар төрле комментарийлар калдырган.

news_top_970_100
«Агуланып үләрсең» — Чаллы янында хөрмә җыялар
https://www.instagram.com/shahrichally/

«Минзәлә районының Тәкермән авылы басуына хөрмә чыгарып түктеләр. Жирле фермерлар ташлаган җимешне җыярга хәтта Чаллыдан да киләләр икән», - дип хәбәр итте «Шәһри Чаллы»ның инстаграмдагы аккаунты.

Аларга бу хакта язылучысы хәбәр иткән.

Инстаграмчылар икегә бүленгән. Бер ишләре «ни сәбәпле түккәннәр икән» дип кызыксынса, икенчеләре «мин дә җыярга барыр идем, ерак шул», дип көрсенә.

«Халыкка бераз гына юнь бәядән сатсалар икән. Ни үзләренә, ни кешегә»;

«Терлекләре булган кешеләргә бирсәләр инде. Хөрмәдә нитратлар нормадан артык булмаса инде»;

«Нигә шулай табигатьне пычратырга»;

«Баюлары җитте»;

«Мин дә барыр идем җыярга. Ерак шул»;

«Агуланып үләрсең»;

«Бәхет ташыганнан түкмәгәннәрдер»;

«Ни сәбәпле түктеләр икән соң»;

«Кешеләр курыкмыйча шуны ашыйлар микән? Аны юкка гына түкмәгәннәр бит инде»;

«Тик торганда гына түкмәгәннәр инде. Агулы матдәләре күп булып, тикшерү уза алмагандыр»;

«Мин ашарга җөрьәт итмәс идем» кебек комментарийлар калдырган кызыксынучылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100