news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Агуланганда алма ярдәм итә

news_top
Агуланганда алма ярдәм итә
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Агуланган чакта алма ашарга була. Алмадагы пектин – табигый сорбент, ул эчәклектән токсик матдәләрне чыгара, ә бу – агуланганда файдалы булырга мөмкин. «Татарстан 24» каналында шул хакта язалар.

«Алмада җиләк-җимеш кислоталары була. Алар үт сыеклыгы чыгаруга ярдәм итә, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Ләкин, шул ук вакытта, алманы күп итеп ашасаң, шул ук кислоталар ашказаны-эчәклек тракты органнарының лайлалы тышчасын ялкынсындырырга һәм ашкайнату белән проблема китереп чыгарырга мөмкин. Гастрит, ашказаны яки уникеилле эчәклек җәрәхәте булган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк», – ди табиб-эндокринолог Вероника Неудахина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар