Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агу

Кухняда савыт-саба шалтыраган тавыш ишетелде һәм Зөләйха иренең гадәттәгечә өстәл янына утырып үзен ашатуларын көткәнен аңлады. Ваннадан чыккач, аздан гына егылмый калды, соңгы тамчы көчен җыеп, стенага сөялде, бераз тын алып торды.

news_top_970_100

Зөләйханы караган табиб медицина карточкасына нидер сырлады да хатынга күтәрелеп карады.

«Зөләйха ханым, үзегезне саклагыз инде, икенче юлы без җитешмәскә дә мөмкин. Менә бу кәгазьдә дарулар исемлеге, аларны ничек эчәргә икәнен яздым. Даруларны бүген үк алыгыз, аларны мөмкин кадәр иртәрәк эчә башларга кирәк. Ярар, терелегез. Сау булып торыгыз!» - диде табиб.

Зөләйханың ире тәрәзә янында көлемсерәп басып тора иде. Табиб аңа кырын караш кына ташлады да ишек янына килде.

«Озатып тормагыз, ишекне үзем ябам», - диде табиб.

Ишекнең йозагы бикләнде.

«Тагын синең белән проблемалар. Бу айга икенче тапкыр табиб чакыртабыз бит инде. Бәлки хастаханәгә генә ятарсың, ә? Мин дә бераз ял итәр идем, алайса бәйдәге эт кебек гел сине саклап торырга кирәк», - диде Халит.

Иренең бу сүзләре Зөләйханың мин-минлегенә тиде, әлбәттә, ләкин аңа шундый ук тонда җавап кайтарып тормады. Киресенчә, мөлаем гына елмайды да, әкрен генә пышылдады.

«Түз инде, Халит, озакламый бар да үтәр, рәтләнер. Мин бераз дулкынландым гына. Эшемнең борчулы икәнен беләсең бит инде», - диде.

«Ярар, әйдә рецептын бир, аптекага барып, дарулар алып кайтам. Башка борчылма инде, тагын табиб чакыртырлык булмасын», - диде ире авыр сулап.

Үзе артыннан ишекне япты да, Халит баскычтан йөгереп диярлек төште һәм аптекага ашыкты. Ә бу вакытта Зөләйхага әнисе шалтыратты.

«Кызым, дөресен генә әйт әле, кияү белән әйткәләштегезме? Тагын шуның аркасында кан басымың күтәрелдеме?» – диде әнисе борчылып.

Ничек әйтсәң яхшырак буласын белми иде Зөләйха, уена беренче килгәнне әйтте.

«Юк инде, әни. Барысы да эш аркасында. Отпуск алып бераз ял итәргә кирәк, юкса йөрәк түзмәячәк», - диде ул әнисенә.

Зөләйха пыяла савыт-саба җитештерү заводында цех җитәкчесе булып эшли. Катлаулы җитештерү һәм йөзләгән эшче өчен җаваплылык, әлбәттә, борчусыз гына узмый иде.

Иске, әле совет чорыннан ук калган җиһазлар гел ватылып тора, ләкин җитәкчеләргә барыбер иде. Аларга заказларны өзмәү һәм теләсә нинди хак белән керем алу иң мөһиме иде.

Соңгы вакытта Зөләйханың кан басымы еш күтәрелә башлады. Җитәкчелек тә моны белеп алды, Зөләйхага ял тәкъдим иттеләр, әмма ул баш тартып килде. Чөнки аның кредит түлисе бар. Ярты ел элек фатирларында ремонт ясар өчен банктан кредит алган иде. Иренең моңа кылы да селкенмәде, хезмәт хакы аз булуны сылтау итте, шуңа янәсе кредитка чумасы килми иде. Шуңа күрә Зөләйха кредитны үз исеменә алды, димәк, җаваплылык та анда. Әнисе дә кисәткән иде аны.

«Кызым, юкка гына тотындың моңа, ремонт качмас иде әле. Ә менә сәламәтлегең табан ялтыратачак, әйткән иде диярсең», - дигән иде әнисе.

Әнисенең шикләре очраклы гына булмады, әмма Зөләйха бу сүзләрне колагына элмәде, бурычка батты. Берәр ел түләсә бетә инде, Алла боерса, шунысы сөендереп тора. Ләкин иренең үзен тотышы гына сагайтты аны: ул гаилә бюджетын болай корбан итүне бик авыр кабул итте. Әйтерсең, Зөләйха иренең кесәсеннән акча алып кредит түли иде. Хәтта хәзер, дару алырга аптекага киткәндә дә, иң соңгы тиеннәрен тартып алган кебек кыланды Халит. Зөләйха башта аның бу ярдәменнән баш тартырга уйлаган иде, аннан ярар, бераз ул да акча туздырсын дип уйлады. Ярты сәгать узуга ишек ачылды һәм Халитнең тавышы ишетелде.

«Ничек син анда, исәнме?» – диде.

Кирәк бит ә, хатыннан шулай дип сорарга ничек теле әйләнә икән.

«Барысы да яхшы, кадерлем, хәлем әйбәтләнде. Бер-ике көннән эшкә дә чыгармын. Җитәкчеләрнең минем аркада кыен хәлдә калуын теләмим», - диде Зөләйха, сер бирмәскә тырышып.

Хатынының тиздән эшкә чыгачагын ишеткәч, Халитнең кәефе яхшырып киткәндәй булды хәтта.

«Бик яхшы, акча бик кирәк безгә хәзер», - диде ире.

Бу кинаяне Зөләйха кабат колак аша гына уздырды. Буш урында ызгыш чыгарасы килмәде хатынның. Диваннан торды да, әкрен генә ваннага барды.

«Душта коенып чыгам да кичке аш ашарбыз», - диде иренә.

Халит даруларны өстәлгә куйды.

«Менә таблеткаларың. Ничек эчәргә икәнен аннан карарсың», - диде.

Кухняда савыт-саба шалтыраган тавыш ишетелде һәм Зөләйха иренең гадәттәгечә өстәл янына утырып үзен ашатуларын көткәнен аңлады. Ваннадан чыккач, аздан гына егылмый калды, соңгы тамчы көчен җыеп, стенага сөялде, бераз тын алып торды.

Ашаганнан соң Зөләйха бүлмәгә керде һәм табиб язып биргән даруларны эчте. Ләкин баш авыртуы туктамады. Зөләйха бер генә нәрсә тели – күзләрен йомарга да, тизрәк йоклап китәргә иде. Шул мизгелдә арттан Халит килде дә, төлке кебек ялагайланып, сырпаланып хатынын кочып алды.

«Нәрсә патшабикәм, яратышырга әзерме син?» – дип пышылдады.

Зөләйха кинәт кенә ирен этеп җибәрде.

«Бөтенләй оятың юкмы әллә, кан басымым 180гә 100, ә синең уеңда бер генә нәрсә!» – диде.

Мондый борылыш Халиткә ошамады һәм Зөләйха аның йөзенә карады, хәзер коточкыч талаш чыгачагын көтте. Ләкин юк, ире тыныч кына читкә китте һәм башын иеп әкрен генә әйтте:

«Ярар, мин аңлыйм, мәҗбүр итмим. Син ят, ял ит. Мин гаражга чыгып керәм әле, күрше Заһит машинасын карашуны сораган иде. Соңрак кайтырмын, мине көтмә, йокла», - диде Халит.

Гадәттә, мондый очракларда була торган кебек, алар арасында да бушлык барлыкка килде. Юк өчен бит әле: бүген хатыны иренә юл куеп тормады. Аңа ял кирәк иде, табиб та шул хакта әйтте. Ә яратышу нәрсә, көтеп торыр әле, иң мөһиме - якын кешеңнең сәламәтлеге бит. Халитнең ни өчен кинәт гаражга чыгып китүен гоманларга гына була иде. Зөләйха аны тотып тормады.

«Ярар, бар, ачкычларны алырга онытма инде, йә мин ишетмәм», - диде Зөләйха.

Халит курткасын гына элде дә, ишекне ябып чыгып китте. Бу юлы ызгышсыз гына булды, Зөләйха баш авыртуын дару белән басты. Ә бу вакытта ире дуслары белән күңел ача иде. Ул беренче тапкыр гына болай эшләми инде, берсендә кредит түләргә туры килгәч, аеруча ачуы килгән иде. Ул вакытта Зөләйханың акчасы җитеп бетмәде дә, иреннән сорап торды. Зөләйха күпме акча кирәген әйткәч, Халитнең йөзе ничек үзгәргәнен күрергә кирәк иде!

«Туганнарыңнан сорап торып булмадымы? Миңа хәзер запчастьләргә тагын тиенләп акча җыясы була инде», - дип мыр-мыр килде ире.

Менә шулай, аның өчен гаиләгә, аның иминлегенә караганда машинасы кадерлерәк иде. Ә бит эш Зөләйха уйлап чыгарган ремонтта да түгел иде. Бары тик ире соңгы вакытта өйгә кунакханәгә кайткан кебек кенә кайта иде.

...Фонарь белән яктыртты да Халит кулын болгады һәм шаян гына сызгырып куйды.

«Ну, мужиклар, монда барысы да әзердер инде?» – дип сорады.

Гаражда утырган шешәдәшләре аңа бер чәркә салып бирде. Чыраен да сытып тормыйча ул тулы стаканны чөмереп бетерде һәм бик канәгать кыяфәт белән иске генә диванга утырды.

«Менә бу шәп ичмасам! Ату чистый түзәрлегем калмады, гарык инде мин ул чирле хатыннан. Әллә нинди ремонт уйлап чыгарды, ә мин эштән алҗып кайтам, ял итәсем килә. Ә өйгә кайтып керүгә үк, монда буярга кирәк, монда беркетергә... Тфу! Әллә кайчан аерылган булыр идем инде, фатир бит аныкы, кайда яшәячәкмен мин? Әллә ни характер да күрсәтеп булмый бит, теща да ай-хай эре хатын», - дип зарланды Халит.

Шул мизгелдә аның янына бер иптәше килеп утырды.

«Тыңла әле, Халит дус, менә нәрсә әйтәм мин сиңа, кеше ишетмәсен», - диде дә, Халиткә якынрак елышты.

Аларның нәрсә турында сөйләшкәнен бер Алла гына белә. Бу серле сөйләшү тәмамланганда Халит шактый кызмача иде инде, тагын бер стаканны бушатты, әмма моның белән генә тынычланмады.

...Зөләйха даруларын эчте дә йокыга талды. Әллә нинди куркыныч төшләр күреп саташты. Әйләнеп-тулганып ята-ята, Зөләйха эчке дулкынлануын басарга тырышты. Калтыранмаска тырышты, әмма куллары бераз селкенә иде. Төнге өченче яртыда фатир ишеге ачылды һәм Халит кайтып керде. Стенага сөялә-сөялә, аяк киемен дә салып тормыйча кухняга керде. Башта чынаяк шалтыраган, аннан краннан шаулап су аккан тавыш ишетелде. Голт-голт итеп берничә тапкыр су йоткач, Халит чынаягын идәнгә ташлады да, алпан-тилпән килеп йокы бүлмәсенә таба атлады. Әмма хәлен дә, көчен дә чамалый алмады, идәнгә гөрселдәп ауды, аягына басар хәле юк иде инде аның. Иртәнгә кадәр шулай ятты, икенче көнне җитәкчесенә шалтыратып эшеннән бер көн ял алды.

Төш вакытында Зөләйханың әнисе Мәдинә килде, киявенең таушалган йөзен күрде дә йөзен чытты.

«Эчү генә кулыннан килә инде бу Халитнең. Ичмасам эшенә китсә, тизрәк рәткә керер иде», - диде Мәдинә.

Әлбәттә, Халитнең бу сүзләргә ачуы килде, җавапсыз калмады.

«...гезне өйрәтегез әле», - диде Халит.

Бу хәлләргә борчылып, Зөләйханың кабат кан басымы күтәрелде. Бу юлы барысы да җитдирәк иде, аны хастаханәгә алып китәргә туры килде. Кабат кабинетлар буйлап йөриячәген уйлап, ачуы чыккан Халит фельдшерларга хатынын каталкага салырга һәм машинага кертеп яткырырга булышты. Ирдән сасы ис аңкып тора иде, тик табиблар моңа игътибар итмәскә тырышты. Шул ук вакытта алар Зөләйханы чын күңелләреннән кызганды, шундый каты бәгырьле, ваемсыз ир белән яшәргә кирәк бит, ә!

Хастаханәдә аларны теге көнне өйләренә килгән табиб каршылады.

«Димәк, минем кисәтүләр ярдәм итмәгән. Әлегә палатага кертеп сала торыгыз, мин хәзер керәм», - диде табиб.

Ләкин Халит чәчрәп чыкты.

«Нигә палатага салып торырга? Бәлки уколлар ясарсыз да, өйдә генә дәваланып бетерербез», - диде.

Халитнең бу сүзләренә игътибар итеп тормады табиб, шәфкать туташларына йөкләмәләр бирүен дәвам итте. Хастаханә кырмыска оясы кебек гөж килеп тора, бөтенесе үз эшен башкара. Халит урамга чыкты да, сүгенеп җибәрде. Аның тавышына пациентларның берсе игътибар итте.

«Нәрсә шаулыйсың? Монда дискотека түгел!» - диде.

Таныш сүз ишетеп, Халит каһкаһәле генә елмаеп куйды.

«Син күңел ачарга яратасың бугай? Кара, монда якында берәр кибет юкмы, теләсәң, бераз кәеф-сафа корып алыр идек», - диде Халит.

Ни гаҗәп, бу пациент та салырга яратучы булып чыкты һәм Халитнең тәкъдименә бик сөенеп ризалашты. Ярты сәгать узуга алар бер каен күләгәсендә утырып, яшеренеп кенә шешә бушаталар иде. Халит хатыны өчен борчылган булып кыланды.

«Ялгызын гына калдырмас өчен үзем дә аның белән ияреп килдем», - дигән булды.

Теге пациент үзен Дамир дип таныштырды.

«Күрдем инде аны ничек кайгыртканыңны. Молодец, нәрсә әйтим, менә минем янга беркем дә килми», - диде.

Шайтан суы эчеп исергән Халит дуамалланып китеп, ни өчен әле яңа танышы янына беркем дә килеп йөрмәвен ачыкларга дип хастаханәгә дә кермәкче булды. Ләкин шактый гына эчкән Дамир әле үзенең кайда булуын чамалый иде, шуңа күрә Халитне туктатып кала алды.

«Кереп йөрмә, табибларның ачуын чыгарма, аннан бөтенләй көн күрсәтмәсләр», - диде Дамир.

Аракыны эчеп бетергәч, Халит хастаханә янындагы такси машиналары туктап торган җиргә китте. Моны тәрәзәдән карап торган табиб күрде һәм канәгатьсез генә башын селкеп куйды. Бу хакта Зөләйхага әйтеп торуны кирәк тапмады, хатынга мондый хәлдә бернинди борчу да ярамый иде.

Зөләйханы кабат тикшерделәр, диагноз куйдылар. Дөрес, бу диагноз әле якынча гына иде, ләкин булган симптомнар аның организмында йөрәк җитешсезлеге булуга күрсәтә иде. Табиб төне буе диярлек аның караваты яныннан китмәде, берничә мәртәбә кан басымын үлчәде, сулыш алуын күзәтте.

Ә менә Халит кайгысын аракы белән юуны дәвам итте, имеш, бу аның өчен җан ярасы бит. Гаҗәп, әмма аның күңеленең бер генә кылы да селкенмәде, әйтерсең хатыны аның өчен җиде ят кеше, хәтта киресенчә, «Эх, аннан кире әйләнеп кайтмаса ничек яхшы булыр иде», - дигән уй да сызылып үтте аның башыннан. Әгәр паспортларындагы штамп булмаса, аларны болай гына, чит-ят кешеләр кебек кенә яшиләр дияргә булыр иде.

Табиб караганнан соң Зөләйха янына әнисе килде.

«И Аллам, кызым, нишләп кенә болай булды соң? Шулай булып бетәр дип уйлаган идем аны. Әйт әле, кайда теге адәм актыгы?» - диде Мәдинә апа.

Зөләйха мендәрен рәтләп куйды да, әкрен генә әнисенә эндәште:

«Белмим, әни, мине китерде дә шуннан соң күренгәне юк. Өйдәдер инде, кайда булсын, «отгул» алгандыр. Аның атна уртасында ял итәргә яратуын беләсең бит инде», - диде хатын.

Мәдинә апа башын боек кына селкеп куйды.

«Әйтмә дә инде, балам, чистый туйдым бу кияүдән. Нәрсә тотадыр сине шуның янында?» – диде.

Зөләйханың хәзер бер дә ире турында сөйләшәсе килми иде. Әнисе белән бераз дөнья хәлләре, яңалыклар турында сөйләшеп алдылар. Соңыннан палатага табиб керде, Мәдинә апага чыгып китәргә туры килде.

Табиб Зөләйханы сәламәтлегенә салкын карашта булган өчен шелтәләп алды.

Халит көне буена күренмәде, бары тик кичкә таба гына хатыны янына килде. Ләкин шулай килеп чыкты, нәкъ шул мизгелдә Зөләйханың хәле тагын начарланды. Шәфкать туташлары Халитне коридорга чыгарып җибәрде.

«Без тиешле процедураларны ясап бетермичә кереп йөрмәгез!» – диделәр аңа.

Халит көлемсерәп коридордагы эскәмиягә барып утырды һәм берничә минутка күзен йомды. Ниһаять, табиблар палатадан чыкты.

«Хатыныгыз йоклый, өегезгә кайтыгыз», - диде шәфкать туташы.

Ләкин Халит бирешмәде.

«Яраткан хатынымны күрмәсәм, йоклап китә алмыйм мин, бер минутка гына янына кереп чыгыйм инде», - дип үтенеде.

Шәфкать туташы ирне жәлләп куйды һәм аңа хатыны янына кереп чыгарга рөхсәт итте.

Палатага аяк очларына гына басып керде дә, Халит ишекне япты. Ләкин бик ашыга иде, шуңа күрә артыннан табиб килгәнен сизмәде дә. Халит карават читенә утырды һәм кулына хатынының чынаягын алды, анда пыяла шешәдән ниндидер сыеклык сала башлады.

Табиб ишекне әкрен генә ачты, аның өстенә салкын су койгандай булды: ир Зөләйханың чынаягына ниндидер тонык сыеклык агыза иде. Мизгел эчендә Зөләйханың караваты янына очып кына килде дә, табиб Халитнең кулындагы чынаякны тартып алды һәм эчендәге сыеклыкны идәнгә түкте. Идән буявы шундук пыш-пыш тавыш чыгарды һәм кабарып чыкты, соңыннан бу урында кап-кара тап барлыкка килде. Халит үзе каршында басып торган табибны күргәч агарынып катты.

«Сез нишлисез, мин хатыныма су гына салмакчы идем. Аның су эчәсе килсә, сезне чакырганчы күпме вакыт уза әле», - дип акланырга тырышты.

Табиб бармагы белән идәнгә төртеп күрсәтте. Ул үзен көчкә тыеп тора иде.

«Сез моны су дип атыйсызмы? Ул шешәдә нәрсә иде?» – дип сорады табиб.

Халит бурлаттай кызарып чыкты, палатадан чыгып китәргә омтылды. Бәхеткә, шул вакытта палатага дежур анестезиолог килеп керде. Булган хәлне аңлап, ул Халитне кулларыннан тотып алды һәм коридорга алып чыкты.

Анда ул полиция килгәнен көтеп торды. Халитнең кулларына богау кидереп, полиция бүлегенә алып киттеләр. Ул хатынының чынаягына көчле кислота салган. Халит шул рәвешле хатынын үтермәкче булган...

Озакламый Зөләйха аңына килде. Аңа иренең нәрсә эшләргә теләвен сөйләгәч, ул чарасызлыктан елап җибәрде. Ул Халитнең үзеннән котылып, фатирына хуҗа булу өчен нинди адымга сәләтле булуын күз алдына да китерә алмый иде...

Ләкин тикшерү барышында да, соңыннан судта да, Халит ни өчен хатынын үтерергә теләвен анык кына аңлатып бирә алмады.

Ике атнадан Зөләйханы хастаханәдән чыгардылар һәм ул ире белән аерылышырга булды. Аңа ярдәм итүчеләр табылды, җитмәсә Халит тә кулга алынган иде. Теге вакытта үзен коткарып калган докторга рәхмәт әйтергә барды Зөләйха. Хатынның сәламәтлеге дә күзгә күренеп яхшырды. Хәзер ул табиб та Зөләйха янына ешрак килә, алар арасында хисләр бөреләнеп килә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100