Авылыгызда көтү чыгамы?

Бүген авылларда малларны кемнәр, ничек көтүен белешергә теләп һәм заман көтүчесе - «электропастух»ны эзләп, кайбер районнарга шалтыраттык.

Авылдан булган һәркемнең һәм җәй көннәрендә әбиләренә кунакка кайткан шәһәр балаларының да көтү көткәне бардыр. Бүген булмаса, 10-15 еллар элек әле шулай иде. Иртәдән көтүне җыеп, таяк тотып, аркага су һәм тамак ялгар өчен ризык тутырган биштәр асып, кырга таба атлы көтүче артыннан иярә иде яшьрәкләр.

Соңыннан «көтү модасы»на зур үзгәрешләр килде: атлар бетте, машина, мотоцикл белән көтүгә чыгу үзенә бер кызык та, рәхәт тә кебек иде. Иң куркынычы: көтү кайткач, терлеген эзләп килүче авыл халкы. Андыйлар булмаса, эшең яхшы эшләнгән дигән сүз.

«Көтүче эшендә иң авыры — урынны дөрес сайлау»

Буа районы Черки-Кильдураз авылында заманында ике көтү чыккан. Хәзер исә мөгезле эре терлек саны кимегән. «Көтү чыга, көтүчебез бар. Бер сыерга ай саен мең сум түлиләр дә чиратлап көтүчене ашаталар. Сарыклар дүрт баштан санала. Кильдураз белән Иске Лашчы ягы кушылып, бер сыер көтүе чыга. Мәсәлән, Өчмунча авылында көтүче юк, шуңа үзләре чиратлап көтә әлегә. Ел да көтүче була иде, быел гына шулай булды. Көтүче табуы кыенлашты», — диделәр Черки-Кильдураз авылы җирлегендә.

Шушы авылның көтүчесе Ренат Мәүлиев Түбән Новгород шәһәреннән кайткан. Ел саен гаиләсе белән җәй көне авылга кайтып тора икән. Тик ятмыйча, төрле җирдә эшләп тә ала ул. «Монда минем туганнарым бар, кечкенәдән кайтып йөри идем. Төзелештә, шофер булып та эшләдем. Бу юлы шәһәрдә эш тәкъдим иттеләр дә, анда хәтле барып йөрисем килмәде. Монда саф һавада барыбер яхшырак кебек — көтүче булып киттем менә… Әллә кайчан, үсмер чакта бер тапкыр көтеп караганым булды. Ул вакытта бу шөгыль ниндидер күңел ачу чарасы кебек кенә иде. Хәзер инде бөтенләй башкача, эш бит ул.

Мин көткән көтүдә 20 баш мөгезле эре терлек: сыер, таналар. Иртәнге 6дан кичке 6га кадәр көтү көтәм, бөтен кешенең дә гади эш көне кебек булып чыга. Кемдер атка атланып, кемдер велосипедта көтә, мин — җәяү, көтүе зур түгел бит.

Бераз йөгерергә дә туры килгәли, төрле чак була. Аннары, көтү көткәндә йоклап булмый. Бер күзеңне йомып йоклый белсәң генә. Кайвакыт интернет булганда укып, карап алам шунда, терлекләр тыныч торса. Шундый яхшы җирләр бар, кереп басасың да бер җиргә, терлек тә ашый, беркая китә дә алмый, менә болай булганда ардырмый да, туйдырмый да. Көтүче эшендә иң авыры — урынны дөрес сайлау. Аннары һәр көтүдә тыңламый торганрак, көтүне бутап, тегендә-монда йөри торган 1-2 баш сыер яисә тана була, менә шуларны игътибар белән карап торсаң, әйбәт инде.

Яңгыр яуганда җиңел түгел, плащ та коткармый кайчак. Агач асларында ышыкланыбрак торырга тырышам», — дип сөйләде Ренат Мәүлиев үзенең көтүче тормышын. Зар сүзләре ишетелмәде. Дөньядагы соңгы хәбәрләр белән бәйләп, кырда да битлек кию-кимәвен дә белештек. «Кырда битлек нәрсәгә инде, берүзең бит», — диде ул аптырабрак.

Баулы районы Александровка авылындагы көтүчегә битлек кимәгән өчен штраф салганнар дигән сүзләр килеп иреште. Фейсбукта публицист Зәрия Хәбипова шулай язган.

Бу хәлнең очына чыгарга дип, авыл җирлегенә шалтыраттык. Әлбәттә, бу хәлләрдән берсе дә хәбәрдар түгел иде. Соңыннан авыл җирлеге башлыгы Валентина Уварова аңлатма кертеп: «Кая гына шалтыратмадым, кемнән генә сорамадым. Берәүгә дә штраф салмаганнар. Беркем бернәрсә дә әйтмәде», — диде.

«Сарык көтүе юк, сыер көтүе генә калды»

Актаныш районы Такталачык авылы җирлеге башлыгы Марс Мансуров: «Көтү чыга, Аллага шөкер, чират тәртибендә. Безнең җирлеккә кергән Әҗмәт авылында маллар аз булгач, „электропастух“ алып куйдылар. Чалманарат, Әтәс авылында да шул көтә көтүне. Безнең авыл зур, ике яклы бит. Бер ягында сыер һәм сарык көтүе аерым. Икенче якта сарык көтүе чыкмый, сыер, тана һәм бозаулар гына йөри көтүлеккә. Барлыгы өч көтү чыга менә».

Норлат районы Урта Камышлы авылы җирлегендә Надежда Сергеева болай дип сөйләде: «Бездә Урта Камышлы, Вишневая Поляна, Абляскино авылларында — «электропастух». Үткән елны авыл халкының үз теләге белән җыелып алдылар. График буенча, чиратлап көтүне китерәләр һәм алып кайталар. «Яңа заман көтүчесе“ннән берәү дә зарланганы юк әле. Аккумуляторының зарядкасын карап торырга гына кирәк».

Балтач районы Югары Субаш авылы җирлегендә көтүне элеккечә авыл халкы үзе чиратлап көтә икән. «Югары Субаш авылы — безнең үзәк. Икешәр хуҗалык берләшеп көтәләр. Көшкетбашта да көтү зур. Сарык көтүләре юк бугай, бездә бетерделәр аны. Сыер, тана, бозаулар гына чыга көтүгә. Түбән Субаш, Сасна Пүчинкәсе авылында да көтү чыга.

«Безнең Каенсарда көтү чыкмый, чөнки авылыбыз кечкенә — бер генә урамлы, маллар да кимеде. Күбесе терлекләрен арканлап кына куя. Ун еллар элек көтү чыга иде. Алай көтү юк дип зарланучы, аны-моны әйтүче юк. Үзебез, мәсәлән, карда ясап куйдык. Техникабыз бар, балалар булыша, терлеккә печән алып кайта. Хайван асраган кеше җайлаша инде. Бездә авылларда кешенең техникасы күп. Үзләре эшли бөтенесен дә. Хайван акчасы белән көн күрәләр, сөтен саталар», — ди Балтач районы Каенсар авылында яшәүче Гүзәлия Гыйлемҗанова.

Тәтеш районы Бакырчы авылы үзидарәсендә әйдәп баручы белгеч Луиза Степанованың да көтү көткәне булган. «Бакырчы авылында көтүче көтә, килешү буенча эшли. Аена мең сум бер сыерга, сарыклар юк. Көтүдә 67 сыер, тана һәм бозау исәпләнә. Чыгылды һәм Чуваш Чурапаны авылларында да чиратлап үзләре көтәләр. Үтәмеш авылында «электропастух» эшли. Терлек күбрәк булганда, көтүче табып куялар иде. Хәзер үзләре көтә инде, балалары үсте кайберләренең, булышалар. Килеп эшләүчеләр күп, җәй көне кайткан студентлар да көтү көтәргә теләп риза була. Тик айлар буе көтү көтәргә алыныр кешене табу җиңел түгел. Алар бит башта мең сум алалар да, икенче көнне «бәйрәм итеп», туктый алмыйлар. Көтү көтәргә ялкаурак кеше чыга, тырышлар мондый эшкә алынмый.

Мөмкинлегем булса, үзем көтәр идем. Элек балалар белән чыгып көттек көтүне. Беренче әйләнгәндә икешәр гаилә берләшеп көтәләр, гадәттә. Аннары инде берәр гаилә чиратлап көтә. Зур авылларда көтүче ялласаң яхшырак инде. Кечкенә авылда көтә алмасаң, алмашып була», — ди Луиза Степанова.

Кайсы авылдан гына сорама, хәзер көтүләрдә үгезләр юк, диделәр. Ясалма орлыкландыручы (осеменаторлар) гына йөри, диләр.

«Электропастух» белән көтү — оҗмах»

Саба районы Кызыл Мишә авылында яшәүче Наилә Нигъмәтҗанова тәфсилләп «электропастух» турында сөйләде. «Мамадыш районындагы бер танышым мактап сөйләгәч, алындык бу эшкә. Сөйләшеп, 2018 елның җәй аенда «электропастух» куйдык. Башта безнең сыерлар тормый, өзеп чыгачак, аның казыгын кем күчереп йөрсен диючеләр дә булды. Балаларым бар көтү көтәргә, диючеләр дә табылды. Меңәр сум акча җыйдык сыер башына. Хәзер сыерлар баудан да куркалар. Башта дөрес урнаштырып та бетермәгән идек, җимереп, бавын өзеп чыккан маллар да булды.

Җыелган акчаларга кирәк-яраклар алына: чыбыклар һәм башкасы. Барысы турында да ватсап төркемендә авылдашларга үзем хисап биреп торам.

Бик җайлы, бик рәхәт нәрсә инде ул «электропастух» дигән әйбер. Аккумуляторының заряды 15-20 көнгә җитә. Уртадан электр чыбыгы, өстәнрәк бер бау үтә. Быел төрле кирәк-яракка 300 сум җыйдык. Менә өч ел инде көтүебез 1300 сумга йөреп тора. Үзебез көткәндә көтүчегә бер көнгә 1300 сум түләп чыгара идем, әле үзем белән бергә. Чират җәй буена ничә әйләнә! Бер кешенең эштән сорыйсы юк, балалар да укудан калмый көтү дип. Кайтасы кешене дә чират алмашып көтеп торырга кирәкми. Өлкәнрәкләр, сыер асрамыйм дигәннәр дә мал ала, терлекләрен арканлап куючылар да безгә кушыла башлады. Яз көне рәтләп куябыз да, көзен җыеп алабыз.

Чират буенча җәй буена бер тапкыр чирәмен чабып чыгабыз инде. Анысын 10лап хуҗалык берләшеп эшлибез. Тиеп торса, аккумуляторын бетерә, бик яхшы түгел. Бездән күреп, башка авыллар да куйдылар. Иртән сәгать алтыда көтү чыга, кич белән капканы ачып кына чыгарабыз. Бик рәхәт инде. Көтүлектә булган малларның су эчәргә мөмкинлеге булсын дип суга да куйдык, анда бау суздык», — дип, «электропастух»ны мактый-мактый сөйләде Наилә ханым.

Ошагач, әйбәт булгач, авылның икенче очына тагын берне алып куйганнар. Бауга тиеп караса сыер, башка килми аннары, чеметтереп ала икән.

«Безнең авылда хәзер ике „электропастух“, берсе бер очта, икенчесе икенче очта. Берсе 25-30 меңгә төшкәндер. Бер ватылып алды да, тагын берне алып куйдык. Хәзер көтү 15-20 көн йөргәннән соң, җир ял итсен дип, икенче очка төшерәбез. Шул очтагылар шунда кертә көтүне.

Элек бит үзебез көтә идек: көне буе яңгырда да, кызуда да. Һава торышын карап торып, 10 көн кала көтүгә ял сорап, аптырый идек инде. Шундый рәхәт инде хәзер, оҗмах… Мал асрыйм дисәң дә рәхәт инде», — ди Наилә Нигъмәтҗанова.

«Элек көтүчелекнең нәселдән-нәселгә килә торган серләре булган»

Көтүгә чиратың җитсә, аннан беркая да качып котыла алмыйсың инде. Тик кечкенәдән «укымасаң, көтүче буласың» дигән сүзләр колакка сеңгән. Көтүче эшенә татарда ни өчен шундый мыскыллы караш булуы турында Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова белән сөйләштек.

«Андый караш татар халкында гына түгел. Төрки халыклар дип конкретлаштырсак, без борынгы заманнарда барыбыз да көтүче булганбыз. Мал тотучылар без. Күчмә тормышның асылы шул. Тарихи көнкүрешебезнең матур, кирәкле гамәлләренең берсе ул. Көтүлегендә 300 мең мал булганда аның үзенең билгеле бер таләпләре, кагыйдәләре, шартлары булган. Ул эш кайчандыр осталык та сораган. Көтү көтүнең нәселдән-нәселгә килә торган серләре булган.

Утрак тормышта, бүгенге көтүче эше ниндидер бер осталык, профессиональлек, өстәмә әзерлек сорамый. Авылында 50 сыер бар икән, көтүлекләр ерак түгел, бер җәйләүдән икенчесенә күчәргә кирәкми. Иртән алып чыгып китәсең дә, кич алып кайтасың. Аерым бер осталык сорамый бит. Аның эше шундый.

Кулыннан башка эш килми торган кешеләр яисә эше булмаганнар көтү көтәргә килгәннәр. Гадәттә, 50-60нчы елларга кадәр аның традицияләре турында сораштыра башласаң, «фәлән авылның чуашлары килеп көтә иде» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Акчасыз эш түгел, һәрбер хуҗалыктан акча түләнә. Аларны бит ашатканнар, эчерткәннәр. Көтүчене юындырганнар, савап саналган ул. Бүген синдә куна, аннары чират буенча башка йортка күчә. Сезонлы эш буларак. Бүтән эш булмаганлыктан, күрәсең, килеп ялланып көтү көткәннәр. Ниндидер бер авыр эш түгел, аерым мәшәкате юк. Шул ук вакытта челләме, яңгыр-кармы, җилме, кигәвен таралган чакмы, бернигә карамыйча, синең көтүең чыгарга тиеш.

Татар мәшәкатьле бит ул. Аның башка эшләре күп. Аннары татарның һәрвакыт акчасы, башка әйбере булган. Бирер әйберең булмаса, көтүче яллый алмыйсың.

Кулыннан бүтән эш килмәгән, мәгънәсез кеше көтүче булып калган. Авылның теге башы да, бу башы, шул арада йөри инде ул. Шулай да аның үз тәртибе, таләпләре бар. Бала-чагага көттермиләр иде, бер олы кеше булырга тиеш. Дөрес, безнең якларда көтүгә ташлана торган җанварлар юк. Синең көтүең таралып, башка көтүгә кушылмаска һәм күбенмәскә тиеш. Моның өчен инде яхшы итеп карап, кирәкмәгән җиргә көтүне кертмәскә кирәк… Авылда үскән кеше өчен алар шулкадәр табигый, ул аларны белә. Балачактан әти-әнисенә ияреп, чиратлап көтү көткән ул.

Татарга лаеклы эш саналмаса да, көтү көтүнең савабы бар, саваплы эш ул. Көтүчегә хөрмәт зур. Ул синең малыңны көтә. Көтүчегә йомырка ашату традициясе бар. Төрле җирдә төрлечә. Кукмара, Балтачның бер өлеше, Киров өлкәсенең Малмыж районнарында күрше хатыннары бер-берсе белән йомырка тәгәрәтеп уйныйлар: маллар йомырка кебек тәгәрәп кайтсын, дөнья бөтен булсын дип. Дөнья халыкларына хас универсаль мәҗүси, мифологик ышану бу. Йомырка — ул микрокосм, ягъни дөньяның үзе кебек юктан бар була.

Чыбыркы мал тоткан бөтен халыкларда да бар. Борынгыдан килгән ул. Чыбыркының шартлау тавышы сигнал икәнен сыер белә. Чыбыркы шартлатып, көтү чикләрен саклыйлар. Элек көтүченең быргысы да булган. Аны көтүне алып чыкканда кычкырткан, шул тавышка маллар кайткан. Ул үзе бер гаҗәп кызыклы дөнья бит», — диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Көтү әле дә шулай иртән китеп, кич кайта. Көтүче көтсә дә, «электропастух» сакта торса да. Һәр кеше үзенчә җайлаша.