«Вакциналар һәм сывороткалар юк»: Татарстанда лейкоз авыруын җиңәрләрме?

Мөгезле эре терлекләрдә лейкоз авыруы турында Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин һәм Татарстан Министрлар Кабинетының хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов сөйләде.

«Лейкоз белән авырган терлекләрдән алынган продукцияне кулланырга ярамый»

Мөгезле эре терлек лейкозы — вируслы хроник авыру. Ул җылы канлы барлык хайваннарны зарарлый. Әмма ул бигрәк тә мөгезле эре терлекләр өчен зур куркыныч тудыра. Чөнки алар Россия территориясендә дә һәм бөтен дөньяда да киң таралган. Александр Козлов шул хакта сөйләде.

«Бу авыру 1858 елда ачылган. Бары тик 1988 елда гына галимнәр лейкозның йогышлы авыру икәнен исбатлаган. Шул вакыттан алып аның белән этаплы көрәш методикасын эшләү башлана. Татарстанда лейкоз Бөек Ватан сугышыннан соң, Германиядән, ә соңыннан Балтыйк буе илләреннән мал-туар алып кайту аркасында барлыкка килгән. Ул вакытта әлеге авыруның аз өйрәнелгән булуы аркасында, аны зарарсыз дип уйлаганнар», — диде ул.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, лейкоз белән авырган терлекләрдән алынган продукция куллану өчен тыелган. Әмма зарарланган малның сөтен һәм итен термик эшкәртү уздырганнан соң, ризык өчен кулланырга була.

«Лейкоз, гади генә әйткәндә, кан рагы, кешеләргә йокмый. Бу яктан ул куркынычы түгел. Бу бары тик мөгезле эре терлекләрдә генә була торган специфик чир, — диде ул. — Ә сөт ризыкларының куркынычсызлыгына килгәндә, авыл хуҗалыгы оешмалары сөтне предприятиеләргә тапшыра һәм ул анда термик эшкәртү уза. Шуңа күрә аларның продукциясе куркыныч түгел».

«Татарстанның кайбер районнарында лейкоз буенча уңай хәл күзәтелә»

Мөгезле эре терлек лейкозы буенча Россиянең күпчелек төбәкләре кебек үк, Татарстан да имин булмаган җирлек булып санала. «Илдәге берничә субъектта гына лейкоз буенча уңай вазгыять. Идел буе федераль округында Киров өлкәсендә уңай хәл күзәтелә. 2018 елда анда сәламәтләндерү буенча барлык чаралар да төгәлләнде. Шулай ук Удмуртия да тәмамлау стадиясендә, аларда имин булмаган өч пункт кына бар», — диде Александр Козлов.

Ветеринария баш идарәсе бүлеге җитәкчесе фикеренчә, җитештерелә торган продукция күләме һәм мөгезле эре терлекнең баш саны аркасында Татарстанны бу төбәкләр белән чагыштырырга ярамый. «Аларда баш саны ул кадәр күп түгел, шуңа күрә аларга сәламәтләндерү чараларын уздыру күпкә җиңелрәк булды. Бездә мөгезле эре терлекнең баш саны миллионга якын. Мөгезле эре терлеге булган оешмалар саны күп, алар икътисады, финанс мөмкинлекләре буенча төрле», — диде ул.

Татарстанның кайбер районнарында бу авыру буенча вазгыять уңай, диде әңгәмәдәш. «Нигездә мөгезле эре терлек саны күп булган районнар сөт продукциясенең төп чыганагы булып тора. Бу Балтач, Әтнә, Арча, Теләче һәм кайбер башка районнар. Соңгы ике-өч елда Зәй, Сарман, Азнакай районнарында „Агросила“ оешмасының хуҗалыкларын сәламәтләндереп бетерделәр. Мамадыш районы да бу авырудан сәламәтләнде», — дип сөйләде ул.

«Әмма лейкоз вирусы индивидуаль секторда, ягъни шәхси хуҗалыкларда да киң таралган. Шуңа күрә без ел саен халык белән сөйләшүләр уздырабыз, бу авыру буенча уңай хәл аларның ярдәменә бәйле булуын аңлатабыз. Шәхси хуҗалыкларда бөтен кешенең дә сөтне кайнатып эчмәгәнен белгәнгә күрә, билгеле бер кагыйдәләрне сакларга киңәш итәбез», — диде Александр Козлов.

Аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. 2019 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сәламәт сыерлар, шул исәптән таналар сатып алу өчен 20 млн субсидия бүлеп биргән. «Әмма иҗтимагый секторда мондый федераль яки республика программасы юк. Шуңа күрә гадәттә эш хуҗалык акчаларына башкарыла», — диде ул.

«Бу вируска каршы вакцина һәм сывороткалар юк»

Мөгезле эре терлек лейкозы вирусы, соңгы дистә елларда киң колач җәеп, элек бу авыру буенча имин саналган Россия төбәкләрендә дә таралган. Бу хакта Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе бүлеге башлыгы Идрис Гатин әйтте.

«Бу вируска каршы вакцина һәм сыворотка юк. Чирне китереп чыгаручылар — авыру йоктырган маллар. Бу вирус күчүнең төп юлы, чөнки авыру хайваннар сәламәт малларны зарарлый. Буаз сыердан яралгыга күчәргә мөмкин, әмма сәламәт бозау да туа ала», — диде ул.

Авыруның инкубацион чоры (яшерен) 90 тәүлеккә сузыла һәм аннан да озаграк була ала. Икенче стадиясе, гемотологик яки авыруның тулысынча үсеше берничә айдан 3 елга кадәр һәм аннан да күбрәк дәвам итә ала.

«Вирус канда әйләнә, антитәнчекләр барлыкка килә, терлекләр вирус йөртүчегә әверелә, шушы вирусны бүлеп чыгара һәм зарарлый ала. Өченче стадиядә клиник билгеләр барлыкка килә башлый. Бу стадия инфекция йоктырган вакыттан дүрт яки аннан да күбрәк ел узганнан соң беленә. Малның тышкы һәм эчке лимфа төеннәре зурая. Бу хайванны 14 көн эчендә чалырга кирәк, аны асрау тыелган», — диде Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе бүлеге башлыгы.

Идрис Гатин сүзләренчә, республикада башкарылган эшләр аркасында, соңгы биш–алты елда малны авыруның соңгы стадиясенә җиткерү очраклары булмаган.

«Авыру һәм сәламәт малны бергә асрарга ярамый»

Лаборатор диагностика авыруны тикшерү һәм ачыклауның төп алымы булып тора. «Иммунодиффузия реакциясе алымы файдаланыла. Әйе, бу чирне шундук белеп булмый. Шуңа күрә төп таләп — көзге һәм язгы эшкәртү һәм маллардан кан анализы алу. Елга ике тапкыр лаборатор диагностика уздырыла», — диде Идрис Гатин.

Профилактика буенча төп таләп — авыру малларны сәламәтләреннән аеру, кайнатылган сөт кенә куллану, дезинфекция уздыру. «Төрле киртәләр, санитар пропусклар, дезинфекция барьерлары, транспортны эшкәртү мөһим. Бу хуҗалыклар башкарырга тиеш төп таләпләр. Сөтне дүрт минут дәвамында кайнатканда вирус үлә», — диде ул.

Идрис Гатин сүзләренчә, хайваннардагы вирус кан, селәгәй, үгезнең спермасы, угыз һәм сөт аша тарала. Шуңа күрә зарарлану китереп чыгара торган шартларны булдырмаска кирәк.

Сәламәт һәм авыру терлекне бергә асрарга ярамый, лейкоз вирусы белән зарарланган үгез сыер белән контактка керергә тиеш түгел. Сыерларның баш саны 20 дән 100 гә кадәр булган крестьян-фермер хуҗалыклары да бар. Кайбер хуҗалар ясалма орлыкландыру үзен акласа да, шактый чыгымлы эш дип саный. Әгәр моны акчага әйләндерсәк, бер үгезнең бәясе 250-300 меңгә чыга

Шулай ук ветеринар хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен дә онытырга ярамый. «Ветеринар манипуляцияләр башкарганда антисептика кагыйдәләрен үтәү турында сүз бара. Бу кан алу, вакцинация, дәвалау, ректаль тикшеренүләр, аппарат белән саву, малның мөгезләрен һәм тоякларын эшкәртү, — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше. 

Ветеринария хезмәте республика бюджеты хисабына шприцлар һәм энәләр белән тулысынча тәэмин ителә. Моның буенча бернинди проблемалар да юк.

«Бу вирус алга таба таралмасын өчен, мөгезле эре терлек лейкозы буенча имин булмаган хуҗалыкларны сәламәтләндерү мөһим», — диде Россельхознадзор идарәсе бүлеге җитәкчесе.

«Лейкоз — икътисади яктан чыгымлы авыру»

Александр Козлов сүзләренчә, лейкозны кисәтү, беренче чиратта, малны чирнең клиник стадиясенә җиткермәс өчен башкарыла. «Без малларның вирус йоктыру стадиясендә эшлибез. Вирус йоктырган мал авыру булып саналмый. Аннан сөт тә, ит тә алырга, термик эшкәртүдән соң аларны кулланырга да ярый. Әле берничә ел элек кенә бу эш клиник авыру терлекләрне ачыклау һәм аларны үз вакытында чалуга юнәлгән иде», — диде ул.

Ветеринария хезмәте ел саен республикада вирус йоктырган малларны ачыклау өчен миллионнан артык диагностик тикшеренү уздыра. «Без аларны алты айлык вакытларында ачыклыйбыз. Һәрбер яшь мал белән индивидуаль эшлибез. Сәламәтләндерелә торган хуҗалыкларда 2019 елда молекуляр генетик алым белән түләүсез тикшеренү уздырдык. Авыруны башлангыч стадиядә ачыклау һәм аңа каршы көрәшү өчен бөтен шартлар да булдырылган», — диде Ветеринария идарәсе бүлеге башлыгы.

Шул ук вакытта авыруның гематологик стадиясендә булган малларны ачыклау эше дә башкарыла. «Кагыйдә буларак, бу вирус йоктырган малларның гомуми саныннан 1 проценттан артык булмый. Инструкция нигезендә, без хуҗалардан андый малларны вакытында иткә тапшыруны таләп итә алабыз. Әгәр без бу мизгелне кулдан ычкындырабыз икән, итне юкка чыгарырга туры киләчәк. Һәм бу турыдан туры чыгым була. Өстәвенә, мондый мал инфекция чыганагы буларак, вирус йоктырганына караганда, сәламәт малларны күбрәк зарарлый», — диде ул.

«Лейкоз — икътисади яктан чыгымлы авыру. Аның белән көрәшү өчен акча кирәк. Кызганыч, барлык хуҗалыкларда да буш урыннар булмаган очракта маллар санын алыштыру, аларны аерым тоту мөмкинлеге юк. Лейкоз белән көрәшнең күп еллар дәвамында саллы адымнар белән түгел, ә әкренләп-әкренләп баруы шуның белән бәйле дә инде. Әле эшлисе эшләр бар», — диде белгеч.

«Лейкозга 700 дән артык уңай проба ачыкланган»

2019 елның мартыннан Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе Россия Хөкүмәте боерыгы буенча мөгезле эре терлек үрчетү, асрау, аларны чалу белән шөгыльләнә торган индивидуаль эшмәкәрләрне, юридик затларны, хуҗалык итүче субъектларны тикшерә башлады.

«Хуҗалык итүче субъектларда 86 тикшерү уздырылды. Мөгезле эре терлек лейкозы буенча эпизоотик хәлне билгеләдек. Беренче чиратта, бу авыру буенча имин булмаган хуҗалыкларны тикшердек. Күчмә тикшерүләр планнан тыш иде. Маллардан кан анализы алынды. Апрельдән бирле 2,2 меңнән артык проба алынган. Лаборатор тикшеренүләр 700 дән артык уңай проба ачыклады», — диде Идрис Гатин.

Административ тәртип бозулар ачыкланганнан соң, 700 мең сумга якынча 124 протокол төзелгән. «Беренче чиратта мөгезле эре терлек асрауның ветеринария-санитария кагыйдәләре һәм норма таләпләренең үтәлешен тикшердек, — диде ул. — 2020 елда бу юнәлеш һәм лейкоз буенча уңай булмаган хуҗалыкларны сәламәтләндерү буенча эш дәвам итәчәк».

Алга таба да мониторинг һәм диагностик тикшеренүләрне дәвам итү мөһим, диде Александр Козлов.

«Әгәр статистикага күз салсак, 2000 елда вирус йоктырган маллар саны Татарстан буенча 24 процент булган, ягъни һәр дүртенче терлек зарарланган булган. 2019 елда уздырылган диагностик тикшеренүләр республика буенча 10 процентны тәшкил итә. Хәтта лейкозлы сыерлардан да 80-85 процент очракта сәламәт бозау туа. Яңа туган бозауны изоляцияләп асраганда, бу авыруны вируслы малларны сәламәткә алыштырып җиңәргә була. Әгәр бу эш алга таба да дәвам итсә, без яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәкбез», — диде Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе бүлеге башлыгы.