Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авылда эш юк диләр, эшләсәң, бар ул»

Кукмара районының Купка авылы - республикадагы иң бай авылларның берсе. Монда халык ничек яши икән?

news_top_970_100
«Авылда эш юк диләр, эшләсәң, бар ул»
Салават Камалетдинов

Купка авылы Зур Сәрдек авыл җирлегенә керә. Әлеге җирлекнең башлыгы Фәнис Фәттахов безне авыл халкы белән таныштырды.

Безнең Зур Сәрдек авыл җирлегенә 6 авыл керә. Бүгенге көндә 978 хуҗалыкта 3538 кеше яши. 22 сәүдә ноктасы бар. 44 теркәлгән шәхси эшмәкәрләр һәм ферма хуҗалыклары бар. Аерым Купка авылын карасак, анда бүгенге көндә 140 хуҗалыкта 522 кеше яши. Авылда күпчелек халык мал тоту, итек басу, суган үстерү белән шөгыльләнә, — дип таныштыруны башлап җибәрде ул. - Күпчелек шушы җирлектәге «Восток Агро» җәмгыятендә эшли.

Фәнис абый Хәмәтдинов - безнең җирлектәге зур эшмәкәрләрнең берсе, аның бүгенге көндә үзенең ипи һәм камыр ризыклары җитештерү, сөт эшкәртү цехлары, ике кибете бар. Йөз егермеләп кеше хуҗалыкта эшләсә, Фәнис абыйда да йөзләп кеше эшли, — диде Фәнис Фәттахов. 

Авыл башында ук Фәнис Хәмәтдиновның «Кукмара сөте» комбинаты урнашкан.

2018 елның сентябрендә шушы завод ачылганнан бирле монда технолог булып эшлим. Без монда 11 төрле продукция җитештерәбез. Сөтләрне гаилә фермаларыннан алабыз, алар монда өчәү. Көненә 4,5-5 тонна сөт эшкәртәбез. Продукцияне Киров, Балтач, Сосновка, Мамадыш, Теләче, Малмыж, Саба һәм үзебезнең Кукмара районы авылларына җибәрәбез. Бу комбинатта барлыгы 15 кеше эшлибез. Монда эшләргә бик әйбәт, — диде комбинат турында Нурия Әгъләмҗанова.

«Һәр эштә баласы да, олысы да — бөтенебез бергә. Шулай булганда гына эш бара»

Сөт эшкәртү комбинаты белән танышканнан соң, авыл йортларына юл тоттык. Матур итеп тимердән төрле бизәкләр чүкеп ясалган капкалы йорт каршында тукталып калдык. Матур капканы атлап кердек, өй артында эш кайный иде. Без килеп кергән вакытта чеби суеп ята иделәр. Йорт хуҗасы Габделхәй Галиев барлыгы сиксән чеби үстерүләрен әйтте. «Сатуга түгел, үзебезгә генә, күчтәнәчкә. Безнең гаилә зур. Әтиләргә өләшәбез, кияүләргә бирәбез, кодаларга, китә инде шулай», — диде ул.

Нәрсә белән шөгыльләнеп көн күрүләрен сорагач, башта йөк ташу диде ул. Габделхәй абый МТЗ тракторларын алмаштыра алырлык, ләкин аннан кечерәк мини-тракторлар кайтарып сата икән.

«Бер җирлектә дә юк, ә бездә кырыклап мини-трактор», — дип өстәп куйды авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.

Шулай ук Габделхәй Галиев атларын да күрсәтте. Атларны сатуга дип тә асрыйлар һәм чабышкы атлар да әзерлиләр икән. Чабышкы атлары Сабантуйларда, Арчада һәм Балтачта уза торган ат ярышларында беренчелекне ала икән. «Рифат белән абыйлы-энеле алар, чабышкы атларны бергә әзерлиләр», — диде Фәнис Фаттахов.

Габделхәй абый үзе дә бар эшне зур гаиләләре белән башкаруын әйтте. «Без биш гаилә, бергә өмәгә җыелсак, утызлап кеше булабыз. Һәр эштә баласы да, олысы да — бөтенебез бергә. Шулай булганда гына эш бара инде ул. Үзең генә моның хәтле хуҗалыкны алып барып булмый», — диде Габлелхәй абый.

Ат кына түгел, үгезләр дә асрыйлар. Егерме биш үгезләре бар. Сыер тотмыйлар икән. «Сыерны савасы бит аны, эше күбрәк, үгезне йокы туйгач чыгасың да карыйсың», — ди йорт хуҗасы. Шулай да мал карарга ике сәгать вакыт китүен әйтте. Әле ул малны бит көненә бер генә карамыйсың, сыер булмаса да, үгезне асрарга да күпме тырышлык кирәк.

Үгезләре итле дип саналган токымлылары: Симментал, Герефорд, Лимузин. Габделхәй абый аларны үзе Магнитогорскидан алып кайта.

Үгезләрнең урыннары тар гына, йөрерлек урыннары юк. «Хәрәкәт булса, үсми алар», — дип аңлатты хуҗалары.

Печәннәре түбәдән җайлы гына төшертелә торган итеп эшләнгән. «Әлегә монда су килми, кое казытам, Алла бирсә», — дип эшне тагын да җиңеләйтү планнары белән бүлеште Габделхәй Галиев.

Элек итек басу белән дә шөгыльләнгәннәр, ике-өч ел элек бу юнәлештә эшләми башлаганнар. Сәбәбе — кышлар җылы килә башлагач, сатып алучылар булмау. Шулай да, югалып калмаганнар, башка төрле яхшы керемле эшкә тотынганнар.

«Авылда эш юк диләр, эшләсәң, бар ул», — диде Габделхәй абый.

«Быел итекне урнаштыру җиңел булмады»

Җылы кышларны түземле генә озатып, киләсе кышка зур өметләр баглап, итек басу эшен дәвам итүчеләр дә авылда шактый. Шуларның берсе - Илфат Фәйзрахманов. Ул итекне егерме биш ел дәвамында баса, бу эшне армиядән кайтуга башлаган. Итек басу — аның өчен буыннан-буынга күчеп килгән эш.

«Ата-бабадан килгәч, эшләмичә булмый инде», — диде ул. Тик үзенең улына бу эшне өйрәтмәскә тырышуын әйтте. «Җитмеш яшьтән артык яшәп булмый, эше бик авыр һәм зыянлы. Көч белән гел бер хәрәкәт ясаганнан йөрәкне кыса башлый», — дип аңлатты Илфат Фәйзрахманов.

Быел итекнең бәяләре дә төшкән, узган елны бер пар мең сумга сатылган, быел алты йөз сумга. Бер пар итекне җитештерергә якынча өч сәгать китә, балаларныкын эшләү җиңелрәк, иң авыры — ирләр итеге басу, чөнки алар зуррак була.

«Элек, кыш суык килгән вакытта, бу бик файдалы эш иде, итекләрне кулдан алып бетереп бара иделәр. Пермь, Свердлау якларына сата идем», — дип сөйләде Илфат абый.

Өйдә киеп йөри торган кечкенә кунычлы итекләр дә баса ул. Аларны аяклары авырткан кешеләр еш ала икән, бәясе — дүрт йөз сум.

Илфат абый да итекләр сатылмаган очракта, башка яктан да керем булсын дип, мал тотарга тырыша. Хуҗалыкларында өч сыер, сигез үгез асрыйлар. Итек басучылар да, быел эшем уңышсыз булып чыкты дип, кул кушырып утырмыйлар.

«Быел итекне урнаштыру җиңелләрдән булмады, ләкин шул ук итек басучы бүгенге көндә малын да карый, сөтен дә сава. Итек басу белән генә дә шөгыльләнүчеләр бар. Эштән кайтып, мал карап, аннары итек басып, шулай көн күрүчеләр дә шактый», — дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.

«Кеше кергәндә хурга калмаска дип кенә ясадым»

Авыл буйлап барганда, тимер капкалар арасында аерылып торган матур агач капкага игътибар иттем. Үзенчәлекле агач капкалы йортның хуҗасы - Сәлим Сәлахов. «Әле анда бизәкләр булырга тиеш иде, эшләнеп бетмәде ул», — дип безне башка эшләре белән таныштырырга остаханәсенә алып кереп китте ул.

«Минем монда зур җитештерү үзәге түгел инде, тамак, тормыш өчен, агачтан нәрсә эшләп була, барысын ясыйм», — диде оста. Караватлар да, өстәлләр дә ясый, чүкеч, балта тотып килүчеләргә аларны да саплап бирә икән. Мастерскойның бер почмагында ипи лотоклары тезелеп тора иде. Алар Фәнис Хәмәтдиновның пекарнясына дип заказга эшләнгән. «Мондый нәрсәне каеннан эшләсәң әйбәт, нараттан булса, ипидән сагыз тәме киләчәк», — дип, Сәлим абый эшенең үзенчәлекләре белән бүлеште.

Соңыннан Сәлим абый безне өенә алып керде. Ишекнең ачылуы булды, күзләр агачтан ясалган һәр нәрсәне барлый башлады. Өйнең эчендә агачтан ясап була торган һәр нәрсәне диярлек Сәлим абый үзе ясаган. Ул матур-матур урындыклар, өстәлләр, стенада эленеп торган бизәкләр, кызыклы һәм үзенчәлекле битлекләр, стенадан төшерелә торган карават, зал уртасындагы бильярд өстәле… Болар барысы да бер-ике ел эчендә генә эшләнгән әйберләр түгел. Сәлим абый яшь егет вакытыннан бирле, еллар дәвамында йортын шулай матурлап тора икән.

«Әзрәк вакыт килеп чыкса, «Тукта әле, монда буш икән, берәр нәрсә ясап куйыйм әле», — дип тотынам. Тора-бара тагын да матурларга кирәк әле. Болар инде кеше кергәндә хурга калмаска дип эшләнгән нәрсәләр генә», — ди Сәлим Сәлахов.

Кукмараның Купка авылында хурга калмаска дип кенә җиһазландырылган өй шушындый була икән.

Шулай сөйләшә торгач, авыл байлары ничек баеганы турында төрле теорияләр барлыгы да ачыкланды, кешеләрең ишегалларында алтыннар табылып, баючылар бар икән. «Үземнең күргән юк алтыннарын, ләкин кеше шулай сөйли», — диде Сәлим абый. Бәлки, чыннан да, Купка авылында алтын табып баючылар да бардыр, тик бу кадәр тырышып эшләгән халык алтын тапмыйча да баеганына ышанмслык түгел.

Сәлим Сәлахов үзенең эшләре белән мәктәп укучыларын таныштырасы килүен, төрле күргәзмәләр оештырырга һәм мастер-класслар бирергә теләвен әйтте.

«Суган сату - бик керемле эш»

Купка авылында мал да асрыйлар, итек тә басалар, агач эшләрен дә булдыралар, бакчачылыкта да сынатмыйлар. Авылда вак суган орлыклары үстерүчеләр шактый. Кемдер үзе өчен генә утырта, ә кемдер күпләп сатуга әзерли. Хәтта балаларга эш булсын, тик ятмасыннар дип чәчүләрен дә әйтүчеләр булды. «Бишенче классны тәмамлаган оныкка, тик тормасын дип чәчтек тә, үзең эшлә дә телефон алырсың дидек», — шулай дип, вак суганны әз-әзләп кенә үстерүчеләр бар.

Нәкыя апалар бакчасында вак суган бер буразна чәчелгән. «Башка елны өчәр буразна утырта идек, быел бер генә», — диде Нәкыя Зарипова. Шулай да, буразнасы бик озын. Ул вак суган арасында үскән чүпне дә утап торасы бит әле. Ә бу эш җиңелләрдән түгел. «Авыр булса да, эшлибез, көч барында була, бабаем бар булышырга», — ди ул. Кызлары инде хәзер үз гаиләләре белән яшиләр, ялларда булышырга кайталар. Икәү генә торсалар да, суганны да, кишерне дә, сарымсакны да сатуга әзерлиләр. Базарга алып барып та саталар, кафеларга да тапшыралар.

«Көче булган кеше утыртсын. Үстереп, җыеп алып, сата алсаң, бик файдалы эш. Сатсаң, бик керемле эш. Элек вак суганны бакча тутырып чәчкән чаклар булды. Кайчак икешәр трактор арбасы була иде», — дип киңәш бирде Нәкыя апа. 

Менә шулай тырыша-тырыша эшләп яши Купка халкы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100