Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

37 кәҗә асраучы Зилә һәм Миңнехан Заһитовлар: «Көненә 40 литр сөт савабыз»

Башкортстанның Яңагош авылының уңган-булган гаиләсендә — Зилә һәм Миңнехан Заһитовларда кунак булдык. Аларның хуҗалыклары бик мулдан: 37 баш кәҗә, 19 баш күркә, 35 умарта асрыйлар. Авылда бизнес чәчәк атамы? Кәҗә сөтенең шифасы бармы? Болар хакында Зилә апа безгә бәйнә-бәйнә сөйләде.

news_top_970_100
37 кәҗә асраучы Зилә һәм Миңнехан Заһитовлар: «Көненә 40 литр сөт савабыз»
Салават Камалетдинов

Татар каһарманы Гази Заһитовның авылы буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Элегрәк без музей бинасы, кул әйберләре белән шөгыльләнүче Ильмира һәм Радик Заһитовларда кунакта булган идек. Ә хәзер Уръяды җирле үзидарәсе башлыгы Раик Заһитов безне авылның тагын бер уңган-булган гаиләсе — Зилә һәм Миңнехан Заһитовлар белән таныштырды.

«Безнең кәҗәләр бик күп сөт бирә»

— Элек шәһәрдә яши идем, шәһәрдә яшәү арытты, — ди Зилә апа. — Авылда тыныч, һавасы әйбәт, бөтен продукт табигый. Тавык, күркә тотабыз. Элек 70 баш умарта тота идек, хәзер санын киметтек. Безнең якта юкәләр бик күп, юкә балы була. Барысын карарга вакыт кирәк, өлгереп булмый.

«Зааненская» дигән кәҗә токымын асрыйбыз. Төп үзенчәлекләре — күп сөт бирүләрендә. Кәҗәләр үләннәрне сайлап кына ашый. Гадәттә, яшь, сулы үлән ашарга тырышалар. Кышка печән сатып алабыз, аны сарайның түбәсенә урнаштырабыз. Кышын аларга җылы урын кирәк. Һәрберсенең вольеры бар. Кышын печән, солы, чөгендер ашатабыз.

Унбиш ел элек асрый башладык. Һәркөн иртән һәм кичен савабыз, көненә 40 литр чыга. Бер кәҗә ун елга кадәр яши. Без җиде елдан да артык тотмыйбыз. Аның ите дә файдалы. Тушенка ясап, банкаларга тутырып куям. Төрле кәҗә төрлечә сөт бирә. Мәсәлән, бер кәҗәбездән ике яки өч литр чыга. Быел гына туган кәҗә бәтиләре дә бар. Картайган кәҗәләрне иткә тотабыз, суя барабыз.

«Кәҗә сөте аякка бастырды»

— Кәҗә сөте бик шифалы, — дип сүзгә кушылды Заһитовларның оныгы Данил Сөләйманов. — Ул беркемгә дә беркайчан да аллергия чыгармый. Чагыштыру өчен, сыер сөте кешедә аллергия чыгарырга мөмкин. Кәҗә сөте майлы түгел. Аннан кефир, каймак, эремчек, кызыл эремчек, сгущенка, йогырт, сары май ясыйбыз. Аллага шөкер, даими сатып алучыларыбыз бар. Базарга алып барып сатабыз, кешеләр үзләре дә килеп ала.

Кәҗә сөте - иң файдалы сөт. Ул кешене аякка бастыра ала. Бөре районында бер авыру бала бар, биш ел буе безнең кәҗә сөтен генә эчте. Химия препаратлары булышмады аңа. Хәзер ул үсеп, ныгып, сәламәтләнеп китте. Бер күршебез безнең кәҗәләрнең сөтен эчеп, шулай ук авыруыннан котылды. Безне бөтен район, бөрелеләр, уфалылар белә.

Телисеңме-теләмисеңме, без инде кәҗә сөтен ашап, эчеп торабыз. Сыер асрамыйбыз. Быел эссе булгач, кәҗәләргә дә авыр булды. Кәҗә кешегә бик тиз ияләшә үзе. Быел алма тәмле булды, и рәхәтләнеп алма ашадылар! Үләннең иң тәмлесен генә ашап йөри ул. Акыллы мал.

Барлык кәҗә дә кешедән курка дип әйтеп булмый. Матурлар үзләре, араларында шук-шаяннары бар. Кәҗә асрауның кыенлыгы юк. Корм аз тотыла.

Кәҗә тоту отышлымы дигәндә, аларның нинди шартта булганын исәпкә алырга кирәк. Начар шартларда яшәсәләр, сөт тә аз була, кәҗә тотуның файдасы да калмаячак. Кәҗәләр кешегә яраклашкан, аларны артык карап тору да кирәкми.

Ирем Миңнехан, оныкларым ярдәм итә. Кәҗәләрне бергәләп, малайлар белән савабыз. Кәҗәләр кәҗәләнми, — ди адаш апам.

«Күркә карау бала караганнан да авыррак»

Зилә апага: «Көнегез таң башыннан башланадыр инде?» - дим. «Иртә таңнан тормыйм, көнебез сигез-тугызда башлана, ләкин соң ятабыз. Алай да өлгерәбез. Кирәк булса, иртән дә торасың инде», — дип елмаеп җаваплады ул.

— 19 баш күркә дә асрыйбыз, иткә тотабыз аларны. Күркәне үстерү авыр. Үтәли җир йөрмәскә, күркәләр йомшак җирдә булырга тиеш, суны пластмасс савытка салу зарур. Күркәне беренче ике айда яхшылап карарга киңәш ителә, баланы караганнан да авыррак ул. Көйсезләр. Үсеп китсәләр, бөтен нәрсәне ашый, хәтта ашарга җиткереп булмый. Үлән, ташкабак, сарымсак яраталар, — ди ул.

Шунда гына берничә умарта күренде. Бал кортлары тормышы белән дә кызыксындым.

— Бал кортларын карарга вакыт кирәк. Җәен генә карыйсың, дип әйткән булалар. Бакчаны да бит кышын карап торасың, үсентеләр утыртасың. Умарта авызын ачып, чистартасың. Ел дәвамында карап, күзәтеп торасың. Карап тормасаң, тыгылып үләргә мөмкиннәр. Чагалар инде. Күпләр умарталарны урманга алып барып куя, — дип ачыклык кертте хуҗабикә.

Зилә ападан аларның гаилә тарихлары турында да сораштым. Миңнехан абый белән алар ике ел йөреп өйләнешкәннәр икән.

— Ул вакытта мин кибеттә сатучы булып эшләп йөрдем, аннан соң пешекче булдым. Ике ел йөрештек. Бердәнбер кызыбыз Альбина туды. Ирем крановчик булып эшли. Оныклар бездә тора, шулай туры килде инде. Шәһәрдә безгә ошамый, диләр.

Ирем мине Яңагошка алып кайтты, бу җирләрне бик ошаттым. Авылда кәҗә тота башладык. Болай күпкә китәр дип уйламадык. Башта ун баш кәҗә алдык, безгә килешә дип, аннан соң унбер, егерме биш булды… Берзаман илле башка кадәр җитте! Артыгын сатабыз, карап бетереп булмый.

Авылда эш бар дип әйтмәс идем. Музей, кибет, медпункт… Почта бар иде, аны да яптылар. Кеше район үзәгенә йөреп эшли. Нигездә, мал тотып тормыш итәләр.

Татар авылы булса да, оныклар татарча сөйләшми. Русча гына. Минем гаептер инде… Русча гына аралашкач, татарча өйрәнмәделәр. Мәктәп директоры Флүзә Исламгуловна бер-ике атнадан балалар татарча сөйләшә башлар, дип өметләнгән иде. Бөтен мәктәп татарча сөйләшә башлады, болар русча сөйләшә. Теләкләре юк, — диде ул яхшысынмыйча гына.

…Зилә апа һәм Миңнехан абыйларда чәй эчеп кунак булганнан соң, без җиләк бизнесы белән шөгыльләнүче Рәнис Бикбулатовка кузгалдык. Рәниснең җиләк бизнесы турындагы язманың дәвамы киләсе язмада булачак.


Галерея: Яңагоштан Зилә һәм Миңнехан Заһитовларның хуҗалыгыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100