Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оча торганнары үлеп бетте, җирдә бөтерелеп яталар» - Мамадышта бал кортлары кырыла

«Җирдә бал кортлары юкка чыкса, дүрт елдан соң кеше дә юкка чыгачак», - дип әйткән Альберт Эйнштейн.

news_top_970_100
«Оча торганнары үлеп бетте, җирдә бөтерелеп яталар» - Мамадышта бал кортлары кырыла
Ватсап төркеменнән

Шушы көннәрдә генә Мамадыш районында рапсны агулаганнан соң бал кортлары үлгән. Умартачыларның кортлары үлүеннән зарланулары беренче тапкыр гына түгел. Ел саен шул ук хәл кабатлана: кырлар пестицидлар ярдәмендә эшкәртелә һәм нәтиҗәдә кортлар үлә. Алай гына да түгел, үлгән эре кош-корт төшерелгән фото-видеолар да төрле ватсап төркемнәрендә әледән-әле күренеп ала. Кырларны агулау эшләре турында умартачыларны хәбәр итеп тору өчен Ватсапта ясалган төркемнәр дә җитәрлек файда бирми.

«Мондый хәл икенче тапкыр кабатлана, быел түземлек бетте»

Мамадыш районында кабат чәчәк аткан рапсны агулаганнан соң бал кортлары үлә башлаган. Бу хакта Мамадыш районы Шәдче авылыннан Айдар Садыйков сөйләде.

Мамадыш районы буенча умартачыларның ватсап төркеменә 3 класслы, 24 сәгатьтә бетә торган препарат белән рапс басуын сиптерү турында хәбәр килде. Хәзер инде 2019 елгы, кулланылыш вакыты чыккан башка препарат кушканнар дигән мәгълүмат та килә башлады. Хуҗалык җитәкчесе инциативасы беләнме, эшчеләре акча эшләү максатыннан шулай эшләгәннәрме, билгесез. Шуңа күрә 18-20 км диаметрда кортлар үлә.

Минем әтинең дә, үземнең дә умарталарым бар. Әтинең умартасында 110 баш оча торган кортлары үлде.

Үзем инде 17 елга якын профессиональ рәвештә умартачылык белән шөгыльләнәм. Рапс чәчкәнне белгәч үк, умарталарымны 8 км ераккарак күчердем, миңа рапс балы кирәкми. Кортларым көчле, элитный. Алар 8-9 чакрымга да оча ала. Тик минем дә кортларым үлә башлады. Санитар эпидемиологик кагыйдәләр буенча, рапс басуы торак пунктлардан 7 км ераклыкта булырга тиеш, югыйсә.

Кортлар агулангач, төнлә торып, чараларын күрдем. Умарталарның «мендәрләрен», холстикларын алып куйдым. Кортлар шулай итеп үзләре ояны саклый башлый һәм очмыйлар. 13 августта үлә башлаганнар иде, әле һаман да үлүдән туктамыйлар. Әтинең умартасында очучы бал кортлары үлеп бетте. Оча торган корты калмады. Бездә картрак умартачылар да бар, алар өчен борчылып йөрим инде.

Рамнар өстенә япкан шул чүпрәк холстикны ачуга, кортлар кешене чагалар, өеңә хәтле куалар. Ә без битлексез ачып, видеога төшереп йөрдек. Кортларның күбесе агуланган, ориентацияне югалткан — җирдә бөтерелеп яталар.

Бу хәлләрдән соң комиссия дә чакырттык. Безнең билгеле бер лаборатория юк. Суд эшләре өчен лаборатория мәгълүматлары кирәк. Пробаларны алу өчен махсус капчыклар сорыйлар, анысы да юк, ветлабораториядә бер-икене генә таптык.

Агроном белән сөйләшмәкче идем, «Прокуратура сорауларына гына җавап бирәм», — диде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы янына «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе белән килдек, «Үзең чакыргансың икән, үзең сөйләш», — дип чыгып китте. Телевидение да килеп төшергәч, бөтенләй дәшмәс булдылар. Прокурорга да кереп чыктым кичә. «Экспертиза нәтиҗәләреннән башка берни дә әйтә алмыйм», — диде прокурор. Анда бит рапсның чәчелүе — үзе үк кагыйдәне бозу.

Башка умартачылар да нишләргә аптырады. Кайсы умартачылык эшен гомумән ташлады, кайсы эндәшергә курка. Һәвәскәр умартачыларның паспортлары да юк, кортларны үзләре өчен генә тотучылар да бар.

Мотыйгуллинның («АПК Азык-төлек программасы» оешмасы җитәкчесе, рапс кыры аның карамакта - авт.) үзе белән дә сөйләштем. Эшлекле тәкъдим ясадым. Экологик участок булдыруын сорагач, «Сез үзегезнең эшегез белән, мин үземнеке белән шөгыльләнәм», — диде ул. Узган елны кортлар үлмәгәч, без дә эндәшмәдек. Андый хәл 2019 елда булган иде инде бездә. Быел түземлек бетте, — ди умартачы.

«Ул бал кортлары безнең кырга килеп җитә алмый»

Мамадыштагы хәлләрне ачыклап бетерү өчен, рапс кырының хуҗасы - «АПК Азык-төлек программасы» оешмасы җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин белән элемтәгә чыктык.

Беренчедән, әле кортларның нәрсәдән үлүе билгесез. Аңлыйм, кемнәрдер зарлана. Бөтен Мамадыш буенча бер кешенең генә кортлары үлде бит. Аның умарталары безнең басудан 7 км ераклыкта урнашкан. Бал корты 3-5 чакрымга кадәр генә оча. Чынлыкта алар безнең басуга кадәр килеп тә җитә алмый. Янәшәдә генә умарталар бар, аларның берсенең дә корты үлмәде. Бу шундый бердәнбер очрак, хәзер тикшерәләр әле. Без рапска агу сиптергәннән соң дүртенче көнгә корт үлә аламы? Үлсә дә, башка нәрсәдән түгелме? Дәлилләнмәгән әйберләр белән эш итәләр. Судка кадәр барып җитәр, ахры. Бу безнең компаниянең исеменә дә зыян сала, шуңа күрә без үз хокукларыбызны якларга җыенабыз.

Бүгенге көндә мин проблема күрмим. Авыл-хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм ветеринар белән сөйләштек. Кичә пробалар алдылар, бүген дә баралар. Бөтен умартачылар арасыннан нишләп берсенеке генә үлгәндер, аңламыйбыз. Башкалар зарланмый. Бәлки, ул үзендә берәр нәрсәне бозгандыр?» — дип үзенчә аңлатырга тырышты җитәкче.

«Бу - ике яклы эш, аңлашып эшләргә кирәк»

Татарстанның «Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе» генераль директоры Марат Миңнебаевна шалтыраттык.

Мамадышка комиссия барып кайтты, пробалар алынды. Хәзер нәтиҗәләрен көтәбез. Ветеринар, Россельхознадзор, безнең идарә белгечләре барып кайтты.

Аграрийларга да кыен быел, корылык булды. Умартачыларның үз проблемалары. Бөтен кешегә дә авыр. Хәзер анализлар нәтиҗәсеннән соң алга таба күз күрер. Күбесе 2019 ел белән чагыштыра, Аллага шөкер, быел алай түгел.

Аңлашып эшләгән районнарда бу мәсьәләдә алга китеш бар. Умартачылар үзләре дә башкалар эшләгәнне көтеп утыралар. Мәсәлән, Арчада умарталыклары да юк, рәсмиләштерәселәре дә килми. Безгә умартачыларыбызның урынын белү бик мөһим. Бу аларны алдан кисәтеп кую мөмкинлеге бирә. Яз көне бөтен республика буенча йөреп киңәшмәләр үткәрдек, сөйләштек.

Балык Бистәсендә дә тавыш чыкты. Идарәгә килеп гариза язган кеше булмады бит. Анда Россельхознадзор вәкиле юк. Умартачы үзе закон буенча һәр оешмага барып гариза язарга тиеш: ветеринария хезмәтенә, авыл хуҗалыгы идарәсенә. Гариза буенча, без шунда ук реакция белдерергә тырышабыз. Гариза булган очракта, комиссия бара.

Умартачы үзе закон буенча һәр оешмага барып гариза язарга тиеш: ветеринария хезмәтенә, авыл хуҗалыгы идарәсенә. Гариза буенча, без шунда ук реакция белдерергә тырышабыз.

Райондагы ватсап төркемнәренә Роспотребнадзор вәкилләре дә кертелде. Алар гаризасыз беркая да бара алмый. Без умартачыларга җайлы булсын дип эшләдек. Аларга ошамый. Умарталарын алып чыгып, теләсә кайсы җиргә куючылар да бар. Без аларны каян эзләп табарга тиеш соң? Зарлары бар яки закон бозу очрагын күрәләр икән, гариза язага тиешләр, умартачылар үзләре дә актив булсыннар иде.

Бу - ике яклы эш. Аңлашып эшләгән, канәгать булган районнар да бар, — дип аңлатты Марат Миңнебаев.

«Умартачыларга актив булырга кирәк, йоклап ятарга ярамый»

Аграрийлар һәм умартачылар арасында аңлашылмаучанлык турында «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин үз фикерен әйтте.

Исламда бер әйтем бар: кеше оятсыз, намуссыз булса, нәрсә эшләсә дә ярый, аңа бернәрсә булмый, ди. Менә шул намуссыз кешеләрнең эше бит инде ул. Җир эшкәртүче кеше гаиләсен карый, умартачылар да шундый ук кеше — хезмәт белән көн күрә.

Аңламый торган кешеләр белән закон кулланып эшләргә кирәк. Мамадышта 2019 елда кортлар үлгән иде, һаман шул ук хәл кабатлана. Берсенә кирәкми, кайсыдыр курка, кемдер көченә, җиңәчәгенә ышанып бетми. Законны кулланып эшләргә һәм һәр кагыйдә бозу очрагын теркәп барырга кирәк. Алар болай гына аңламый икән, закон нигезендә җаваплылыкка тартырга!

Хакимияткә дә бик кирәкми, алар аграрийларны карый. Аквакультура һәм умартачылык идарәсе үзе дә Авыл хуҗалыгы министрлыгына буйсына. Хәтта безнең хокукларыбыз аларныкына караганда күбрәк тә. Алар бер шикаять тә яза алмый. Министр әйткәнгә буйсынырга туры килә. Аларда бит умартачы кайгысы юк, кәнәфиен сакларга кирәк. Алар бервакытта да артыгын эшләмәячәкләр. Әз генә булышырга мөмкинлек булганда ярдәм итәләр. Каршылыклар туса, шунда ук качалар.

Безнең инде эшләү алгоритмбыз да бар. Әмма умартачы үзе актив булмыйча, безнең иҗтимагый оешма үзе генә күп эшли алмый. Беренчел дөрес мәгълүмат кирәк. Умартачы агроном, җитәкчелек белән сөйләшергә тиеш. Әгәр аңламыйлар, ишетмиләр икән, законны кулланырга була. Менә шул вакытта гына тәртип булачак.

Чирмешән районында бер көрәшеп алдык та, хәзер бетте. Узган елны зәйлеләр бик каты торды. Алар үз хокукларын яклап чыктылар. Умарталык янында чәчелмичә калган җирләр дә бар хәтта. Хәзер алар белән санлашып эшлиләр.

Мамадыш районында Рафаэль исмеле бер актив умартачы бар. Агулау башлангач, үзләре басуларга чыгып карыйлар. Вакытлары артып китсә, тракторларны туктаталар. Бүгенге көндә йоклап ятып булмый. Умартачылык белән шөгыльләнгәндә тирә-ягыңдагы ситуацияне контрольдә тотарга кирәк. Кирәксә, безгә мөрәҗәгать итә алалар.

Умартачылык турындагы закон безгә бернәрсә дә бирми. Ул тиз кабул ителде, без бернинди хәрәкәт кыла алмыйча калдык. Аны сөйләшүгә чыгарып тормадылар. Ул законга үзгәрешләр кертергә кирәк. Кышка умартачыларның төп эшләре шул булырга тиеш. Законда умартачыларның бөтен мәнфәгатьләре дә яктыртылмаган.

Бүген умартачыларга берләшергә кирәк. Аграрийлар беренче чиратта азык-төлек ягын кайгырта. Безгә үз хокукларыбызны үзебезгә якларга кирәк. Аңлашып эшләгәндә, бөртеген дә алып, законны да үтәп була, — ди Шәүкәт абый Хәйруллин.

«Без бөтен умартачыларга да ярдәм итәргә әзер»

Бу хәлләрдән чыгу юлын табып булырмы икән дип, «Татарстан умартачылары» оешмасы юристы Алмаз Гамировтан белештек.

Мондый хәлләр гадәтигә әйләнеп бетте инде. Бездә — Мөслимдә дә хәзер рапс чәчәк атты. Кортлар тагын шунда очалар. Аны хәзер агуларга да тиеш түгелләрдер, суктырып бетереп баралар.

Мөслим буенча 10-15ләп гариза яздык, Роспотребнадзорга да мөрәҗәгать иттек, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына да хатлар юлладык. Роспотребнадзор «Август-Мөслим» оешмасы буенча 2 административ эш башлады. Тагын бер эш ачып җибәрделәр. Аларга штраф салырлар дип уйлыйм. Бик зур булмаса да, 10-15 мең сум, барыбер бу безнең өчен бер җиңү.

«Август-Мөслим» белән мин инде ике ел көрәшәм. Безнең авыл кырыенда 200 м ераклыкта гына рапс чәчеп куйдылар. Узган ел җәмәгатьчелекне күтәреп, без аны агуларга бирмәдек.

Быел инде авылдан чыгу белән рапс басуы башлана. Апрель аенда ук яза башлаган идем, анда чәчмәгез дип. Чәчәк аткач, агуларга тотындылар. 1 класслы пестицидлар алалар. Үземнең әбием Әндереш авылында басуны агулаган көнне өйдән чыкмый, бигрәк тә җил авыл ягына таба иссә. Кешеләр өчен дә бик зарарлы бит ул. Сөйләшеп карарга тырыштым, агроном диалогка бармады.

Алар үз эшләрен барыбер эшләделәр. Ләкин агулары бик куркыныч булмады. Күрәсең, концентрациясе бик зур булмаган. Беренче тапкырда без 40 % кортны югалттык, ике атнадан кабат эшкәртүдән соң кортлар тагын 20 %ка кимеде. Шуннан соң без бөтен нечкәлекләрне исәпкә алып, Роспотребнадзорга язып җибәрдек. Июль ахырында безнең хаклы булуыбызны искәртеп хатлар килә башлады. Миңа бу әйберләрне уйлап чыгарасың, бер кеше дә зарланмый, дип әйтүчеләр дә булды. Роспотребнадзор сүзләремнең дөреслеген, кагыйдәләрнең үтәлмәвен исбатлады.

Мәсәлән, Арча районы буенча һаман да эш бара әле. Агрономнар диалогка бармыйлар.

Без бит «Татарстан балы» бренды дип сөйлибез. Аның дәрәҗәсен ничек күтәрәсең соң, рапс балы түбән сортлы булып санала бит. Үзебез аны экспортка чыгарырга телибез. Татарстан буенча күпме умартачыларның шул ук проблемасы бар! Барысы да әйтмиләр генә. Агуланганны да бөтенесе әйтеп бетерми. Алар клиентлар югалудан курка.

Мөслимдә бик авыр вәзгыять. Төркемдә 80нән артык умартачы. Берсе дә сүз әйтми. Шәхсән үземә аерым гына, «Тавыш күтәрмибез инде, безнеке дә үлде», — дип язып яталар. Бөтенесен дә башлап йөрибез. Кагыйдәләр үтәлмәве турында документлар җыябыз. Берәү дә ярдәм итми, кире дә какмыйлар, тыныч кына утыралар. Бу эшләрне ахырга кадәр камилләштереп бетереп булмый әле.

Мөслим лакмус кәгазе кебек, бөтен вәзгыятьне күрсәтәдер. Ватсап төркемнәрендә башта үзем хәбәр бирегез дип сорадым, әйткәч язалар. Аларны гына да гаепләп булмый анда. Умартачылар да таләп итми бит. Хәбәр итсәләр дә, кая куясың ул умарталарны аннары? Иң кулае — рапсны ераккарак чәчү, ә аны авылларга терәп чәчәләр. Тукай, Сарман якларында да шулай.

Иң кыены быел Балык Бистәсе, Арча, Мамадыш, Мөслим, Кама Тамагы, Буа районнарында.

Умартачыларга киңәшем шул: комиссияне вакытында чакыртырга кирәк. Вакытында килмәү аркасында агу чыгып бетә, дәлилләр калмый. Пробаларны да дөрес алу мөһим. Иң яхшысы — бу вакытта барысын да фото, видеога төшереп йөрү. Кырларны агулаганны күрсәгез, аны да төшереп куярга кирәк. Монысы да дәлил булып тора.

Умартачылык паспорты да кирәк әйбер. Паспорт булмаса, берәр төрле компенсация алмыйча калуың бар, ләкин комиссия килергә тиеш. Анда паспортлы корт үлгәнме, әллә паспортсыз кортмы — анысы икенче сорау. Экологиягә зыян килгән бит, димәк, гаепле кеше җаваплылыкка тартылырга тиеш. Бүгенге кәгазь заманында паспорт бигрәк тә кирәк әйбер. Без бөтен умартачыларга да ярдәм итәргә әзер, мөрәҗәгать итсеннәр, — диде юрист.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100