Башкортстандагы татар авылы: «Мари кияүләре уңган — 5 минут ял итә дә 1 сәгать эшли» | intertat.tatar

Башкортстандагы татар авылы: «Мари кияүләре уңган — 5 минут ял итә дә 1 сәгать эшли»

Рейстаг түбәсенә беренчеләрдән булып байрак кадаган татар каһарманы Гази Заһитовның авылы ничек яшәп ята? «Татар-информ» хәбәрчесе Башкортстанның Яңагош авылы музеенда һәм кул әйберләре бәйләү белән шөгыльләнгән Ильмира һәм Радик Заһитовлар гаиләсендә булып кайтты.

«Син — татар, син — башкорт дип кимсетү юк»

Башкортстанның Мишкә районында урнашкан Яңагош авылы бар дөньяга үзенең рәсми булмаган Советлар Союзы Герое — Гази Заһитов белән дан тота. Һәйкәл ачылганчы каһарманыбызның туган ягы, ул йөргән сукмаклар буйлап йөрдек, һәм, ниһаять, аның кабере янында булып кайттык.

Безне Уръяды җирле үзидарәсе башлыгы Раик Заһитов каршылады:

— Яңагошта, нигездә, татарлар яши. Моннан тыш, башкорт, мари, руслар да бар. Алар да татарча сөйләшә, безнең татардан аерып булмый аларны. Мин кечкенә чакта бер украин кешесе бар иде, ул да чиста татарча сөйләшә иде. Бездә кеше бер-берсе белән дус-тату яши. Милләтара низаглар булмады. Син — татар, син — башкорт дигән кимсетүләр юк.

Әни ягыннан башкорт тамырларым бар, әти ягыннан татар милләтеннән булам. Татар авылында яшәгәч, мөселман динендә милләт әти ягыннан дәвам иткәч, татар булам инде. Безнең җанисәпләрдә татарны мишәр, ногай дип язмыйлар. Татар икән, татар. Бездә татарны бүлгәләмиләр.

Быел өченче тапкыр җанисәп булачак. «Шул-шул милләт дип язып куй», — дигән бирем бирәләр дигән сүзләр ишеткәнем булды. 21 ел авыл башлыгы булып эшләү дәверендә андый күренеш күзәтелмәде. Бездә кеше ирекле, кайсы милләтеннән икәнен үзләре яза.

«Бал сатып, елына 300-400 мең акча эшлим»

2000 елның ноябреннән авыл советы башлыгы булып эшлим, — дип дәвам итте Раик абый. — Авыл советына биш авыл керә: Сафар, Яңагош, Сабай, Уръяды, Баш-Байбак. Яңагош авылында туып үстем. Бүгенге көндә Яңагош авылында 175 хуҗалык, 450 кеше яши. Бөтен урамда газ, су бар, мәктәп, медпункт, музей, мәдәният йорты, юлларны кышын чистартып торалар. Яшьләрнең күбесе китә, кире кайтучылар юк диярлек. Хәтта колхоз эшләгән вакытта да яшьләр китә иде.

Минем әни 1970 елларда ук бал кортлары тотты, хәзер дә Яңагошта умарталарыбыз бар. Миндә илле баш умарта, гаилә белән карыйбыз. Энем Радикта утызлап баш умарта бар. Нәселдән килгән ул безгә. Яңагошта барлыгы җиде умарталык бар.

Бал — гаилә бизнесы, файдасы бар аның. Бал сатып, елына 300-400 мең акча эшлим. Прополис җыям. Быел 7 меңлек прополис тапшырдым. Ул да бик файдалы. Бал корты рамын калдырсаң, шунда көя күбәләге күкәй сала, шуннан вак кортлар чыга. Аларны аракыга салабыз, шулай ук бик файдалы төнәтмә булып санала (русчасы — пчелиная моль). Соңыннан корт серкәсен, бал икмәген (перга) җыям.

Бакчада груша, алмагач, слива, чия, киви, әстерхан чикләвеге утырттым. Колхоз рәисе булсам да, өчәр сыер асрадык. Кәбестә, кишер утыртып тапшыра идек. Тырышкан кеше менә дигән итеп яши!

Бишәр сыер тоткан яшьләр дә бар, унар бозау сатып алып, аларны үстереп, бизнес алып баралар. Күбесе җиңел машиналарда йөри, техникалар бар. Аның каравы, кырларыбыз буш тора, 2012 елдан бирле чәчмиләр. Бөтен җирләр шәхси кулларда. Әле бер инвестор безнең җирләр белән кызыксынды, планнары зурдан аның. Ничек булып чыгар, — дип таныштырды Раик Заһитов авыл белән.

Ул безне Гази Заһитовның каберенә — Яңагош авылы зиратына да алып барды. Гази абыйның кабере зират капкасыннан ерак түгел. Кабер кара чылбыр белән әйләндереп алынган, кабер янында иске каберташ тора — Гази Заһитов үлгәч куелган беренче таш. Ташка хәтта иске имля белән дә язган булганнар. Гази абыйның кабере янында әнисе — Хөсниямал апа җирләнгән.

«Малай алып кайтканчы бала табам, дидем»

Киләсе тукталыш Ильмира һәм Радик Заһитовлар гаиләсендә иде. «Күпмилләтле гаилә янына алып барам», — дип кызыктырды Раик абый. Ильмира апа белән Радик абый дүрт бала тәрбияләп үстерә, шуларның өчесе — кызлар. Өч бөртек кызлары мари егетләренә кияүгә чыга. Ә төпчек уллары Алмаз бүгенге көндә армиядә хезмәт итә.

— 1988 елда Уфа тулай торагында очраштык. Бер-беребезгә беренче күрүдән үк гашыйк булдык. Өч ай йөрештек, — дип башлады сүзен Яшергән авылы кызы Ильмира апа.

— Таныштык, кавыштык һәм кушылыштык, — дип дәвам итте Радик абый. — Уфада заводта эшли идем. 1991 елда авылга күченеп кайттык. Шуннан бирле авылда торабыз. Башта тракторчы булып эшләдем, Ильмира апаң мәктәптә эшләде. Төпчек малай булганга күрә дә авылга кайттым.

— Каенанам, каенатам белән дүрт ел бергә дус-тату яшәдек, авыр сүз әйтмәделәр. Читтән килгән киленнәр матур киенеп йөрегез дип үгетли иде, — дип искә ала Ильмира апа.

Шәһәрдән бик авырлык белән авылга яшәргә кайттым. Буш җиргә нигез кордык, чистарттык, өй салып чыктык. Авыр еллар да булмыйча калмады, кире Уфага китәсе килде. «Өй салып чыккач, беркая да бармыйбыз», — дидем Радикка. Әлегәчә яшәп ятабыз.

Бер-бер артлы дүрт бала алып кайттык. Кыз таптым да кыз таптым. Малай алып кайтырмын, дип көтте иптәшем.

Үҗәт идем, малай алып кайтканчы бала табам, дидем. Өч кыздан соң бер малай булыр дип көттек, балабыз төште. 24 атналык иде. Алып кайтып күмделәр. Шуннан соң, Ходай рәхмәте, тагын йөккә уздым да, малай таптым. Шуннан соң бала табудан туктадым. Дүрт балам, дүртесенең дүртешәр яшь аралары!

«Марилар биш минут ял итә дә бер сәгать эшли»

Ильмира апа Яңагош мәктәбендә техничка булып эшли, 1995-1996 елларда хезмәт дәресе укыта. Балаларны йон эрләргә, бәйләргә өйрәтә. Декреттан соң эшкә чыккач, ашханәдә ярдәмче булып эшли.

— Мәктәптә балалар азая бара. Кыскартылуга эләктем дә, инде менә ике ел эшсез өйдә утырам. Бер-ике елдан пенсиягә чыгарга тиешмен инде, — ди Ильмира апа.

— Биш сыерыбыз бар, сөтеннән эремчек, каймак, корт ясыйм. Мал тоткач, ит сатарга тырышабыз, 30лап умартабыз да бар. Бал сату авыррак бара, конкурентлар күп. Авыр да бит, ләкин тырышсаң яшәп була. Ач тормыйбыз, ялангач йөрмибез. Балалар ярдәм итә. Кызларым өчесе дә мари кешеләренә кияүгә чыкты, — диде Ильмира апа.

Мари белән татар кешесенең никахлашканын беренче ишетүем иде. Каршылыклар булмадымы, дип сораштыруымны дәвам иттем.

— Каршы килмәдек. Кызларыбызга кияүләр ошый икән, ризалык бирдек. Татар кешесенә генә кияүгә чыгыгыз, дип каты торсак, татар кешесе белән тора алмасалар, безне гаепләрләр иде. Андый-мондый сүз чыкса, үзегез сайлап, үзегез чыктыгыз, дибез.

Андый моң-зарлары юк, Аллага шөкер. Кияүләр дә уңганнар. Мари халкы — уңган халык. Марилар биш минут ял итә дә бер сәгать эшли. Алар ашаганнан соң утырып тормый. Чыгып эшкә тотыналар.

Өч кызыбыз — Гөлшат, Эльвина һәм Гүзәл никах укытты. Кияүләребез иман китерде. Аларның үзләренчә гореф-гадәтләре бар бит инде. Мәсәлән, «родительский день» көнендә алар эшләми. Шул көнне районнан безгә кайталар да эшкә тотыналар.

Шунысы кызык: татар авылларына якын торган мари авыллары халкының гореф-гадәтләре ислам диненә якынрак, алар бераз аерылып тора. Кайберләре хәтта татарча да сөйләшә. Татар кешесе дип уйларсың, аерып булмый аларны. Кияүләребез дә татарча аңлый, русча җавап бирә. Икенче кызыбыз марича да әйбәт сөйләшә. Кайда озак торасың, шуның мәдәниятен үзләштерәсең.

«Бөтен әйберне бәйли алам!»

Ильмира апа бик тә алтын куллы хуҗабикә булып чыкты. Без килгәндә ул үзе бәйләгән оекбаш, мунчала, кофта, күлмәкләрен матурлап, тезеп куйган иде. Ә бер бүлмә тулаем чигүле әйберләрдән: сөлге, мендәр, япмалардан тора.

— Алты яшемнән бәйли башладым, — ди Ильмира апа яраткан шөгыле турында. — Ленура апам өйрәтте. Башта шәлнең читләрен генә бәйләдем, аннары өмәләргә чакырдылар. Дүртенче сыйныфтан өмә ясап, кешегә бәйли башладык. Бер атна бәйлибез дә, атна бетүгә укытучылардан кача-кача өмәгә бара идек. Сигезенче сыйныфта үземә кофта бәйләдем.

Хәзер кайда нәрсә күрәм, шуны бәйләп карыйсым килә. Бөтен әйберне бәйли алам. Дәрт белән тотынганда, шәп бәйләнә. Җиңел аяклы кеше керсә, дибез инде. Улыбыз Алмаз өйдә булса: «Урамда кемдер сызгыра», — дим. Алмаз шуңа ышанып чыгып китә. Кире әйләнеп керә дә: «Бернәрсә дә юк», — дип әйтә. Кергән кешегә: «Очып барган кош күрдем, утырып торган таш күрдем, тиз арада бәйләп бетерә торган кыз күрдем», — дип әйтергә кушабыз.

Яңагош авылы музее буйлап экскурсия: татар авылы кайчан барлыкка килгән?

Раик абый белән авылның нәкъ уртасы — музей бинасы янына килеп чыктык. Безне музейның методисты Айрат абый Заһитов экскурсиягә көтеп тора иде. Яңагош авылы тарихы белән музей экспонатлары, борынгы карталардан карап таныштым.

Айрат абый сөйләгәннән, биредә 16-17 күл булган. «Яңагош» исеменең килеп чыгышы буенча ике төрле вариант бар: яңа куыш һәм яңа кош сүзеннән. Архив документларында 1747 елгы картада татар авылын Енагушево дип язалар.

Музейга Галимҗан Бикбулатов нигез салган, ул музейда 30 елга якын эшләгән.

— Гомере буе мәктәптә тарих укытты. Галимҗан абый Яңагошның 1667 елда ук барлыкка килгәнен исбатлый башлаган иде. «Материалларны җыюны дәвам итәм, дәлилләп күрсәтәм әле мин сиңа», — диде. 2019 елда туксан бер яшь тулгач, мәрхүм булды. Өенә кергән дә: «Ниһаять, мин өйдә!» — дип, диванына утырган һәм җан биргән. Принципиаль кеше иде. 86 яшенә кадәр музейда эшләде, шуннан соң музей эшен мин алып барам.

Яңагош авылына 1688 елда нигез салына, безнең авылга 333 ел. Акберди Бикбулатов дигән кеше авылга нигез сала, аның кайдан килеп урнашканы билгесез.

Йөз ел элек авылда ике мең ярым кеше яшәгән, без Уфа өязе чигендә торганбыз. 1920 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күз салсак, биредә мишәрләрнең 474 хуҗалыгы булган, бер типтәр гаиләсе (биш кеше) һәм бер рус гаиләсе яшәгән. 1924 елда, җир җитмәү сәбәпле, җитмешләгән гаилә — урманның теге ягына, Мамылды елгасы буена күченеп китә һәм Булатово дигән яңа авыл барлыкка килә, — дип сөйләде Айрат абый.

Музейда бизмән, лампа, үтүк, тегү станогы, хәрби киемнәр, предметлар куелган. Әлеге көнгә кадәр әйберләр табыла тора икән.

Иң кызыгы, Яңагошта, нигездә, өч династия: Бикбулатовлар, Җәмилевлар һәм Заһитов фамилияләре таралган.

— Яңагош — Мишкә районында иң күп сугышчы биргән авыл, — дип дәвам итте Айрат абый. — Яңагоштан 448 кеше Бөек Ватан сугышына алына. Шуларның 244е сугыш кырларында һәлак була, җитмешләгән ветеран сугыштан исән-сау кайта. Күбесе авыл хуҗалыгында, мәктәптә эшләде.

Урта белем бирү мәктәбе 1911 елда ачылган, ике мәчет эшләгән, шуларның берсендә мәдрәсә булган.

Без укыганда 300ләп бала бар иде, хәзерге вакытта мәктәптә бөтен авыл советы — өч авылдан 38 бала килеп укый. Мәктәп киләчәктә ябылырга мөмкин, чөнки бала саны аз. Яшьләр авылдан китә, — ди Айрат абый.

***

Хөрмәтле укучым! Яңагош авылы буйлап экскурсиябез шуның белән тәмам. Бу авыл Башкортстанның гаҗәп матур табигате һәм тыныч җирендә урнашкан. Башкортстан якларына килеп чыксагыз, Яңагош дигән язу күзегезгә чалынса, бу татар каһарманы Гази Заһитовның туган авылы бит әле дип, искә төшереп, музеена кермичә узып китмәгез. Бер кеше дә каһарман булып тумый. Ә халкыбызның бөек каһарманнарының туган җирен без белергә, һичьюгы, карап, күреп чыгарга бик бурычлы.