Шыгырданда күргәннәрем: «Капкалар биек булса да, һәр кешегә ишекләр ачык»
Шыгырдан — Чувашия Республикасы Батыр районында урнашкан татар авылы. Хезмәт сөючән халык сәүдәгә осталыгы аркасында менә инде алтынчы гасыр яхшы тормышта яшәп ята.
Бүгенге көнгәчә гөрләп яшәп ятучы, милләттәшләребезгә үрнәк булырдай татар авыллары күп. Без шуларның берсе — данлыклы Шыгырдан авылында булдык.
Татар блогеры Фәгыйлә Шакирова белән юлда барганда ук күз алдыма биек һәм зур-зур йортлар тезелеп басты. Бар кешедә дә юктыр ул дип уйлап куйдым. Гадәттә, авылда хәлле кешеләр була, алар барысыннан да узып, ике, йә булмаса өч катлы коттеджлар сала. Урта хәллерәкләре исә гади агачтан төзелгән авыл йортында көн күрә.
Шыгырданда да төрле катлам кешеләре бардыр дисәм, уйларым ялгыш булган… Авылга барып җиттек. Миндания ханым Якушеваны тапканчы, Шыгырдан урамнарын күзәтеп бардым: өйләрнең барысы да икешәр катлы, биек коймалар белән тотылган. Капкалары үтә дә кызык, безнең авылларда андыйлар юк.
Капкалар биеклеге өйләр белән бертигез. Капкаларның барысы диярлек тимердән, матур итеп бизәлгәннәре дә бар. Мондый капкалар ясау гадәтен авыл кешеләре болай аңлаттылар: кемдер капкасын тимердән ясата да, күршеләре «Ә нишләп мин дә шундыйны ук ясатмыйм соң?» — ди. Бу начар ният белән әйтелми. Билгеле, акчасы булмаган кеше ясатмыйча тора.
Шыгырданда искерә башлаган әйбер юк, һәрчак яңартыла, ул күрше-тирә авылларда да таралган икән.
Хәләл ит бизнесы: Шыгырдан казылыгы ничә көндә әзерләнә?
Авылда җиде мәчет, ике мәктәп, балалар бакчасы бар һәм җиде меңгә якын кеше яши. Кайбер урамнары хәтта өч километрга кадәр сузылган! Авыл зур булганлыктан, аны элек-электән үк төрле очларга бүлеп йөртәләр: Уби ягы, Колай очы (Шыгырдан халкы «колай оцы» дип әйтә), Шакмак очы, Кәҗә урамы ягы.
Авылда сөт, каймак, икмәк, ит, яшелчә һәм башка бик күп әйберләр җитештерелә. Шыгырдан казылыгын телгә алганда гына да авызга сулар килә! Халык тик ятмый, таң атканнан алып кояш баеганчы хезмәт куя. Өй янындагы иномаркалар, өй эчендәге зиннәтле җиһазлар — барысы да маңгай тамызып булдырылган мал-мөлкәтләр.
Миндания ханым безне хәләл ит бизнесы белән шөгыльләнгән Казюковлар гаиләсенә чакырды. Казылык ясый торган цехка атлап керүебез булды — тәмләткечләр салынган итнең хуш исләре борын эченә кереп, аппетитны күтәрде.
Безне цехта технолог булып эшләүче Чулпан ханым каршы алды һәм казылык саклана торган суыткыч бүлмәсенә алып керде. Цехта җиде кеше эшли. Үз хуҗалыклары бар — атлар, үгезләр тоталар. Хайваннар аерым цехта чалына, эшкәртелә. Бу эш белән Казюковлар гаиләсе сигез ел шөгыльләнә. Заказлар Мәскәү һәм Татарстан районнарыннан килә, ди.
Чулпан ханым безгә казылыкны әзерләү этапларын аңлатып күрсәтте: «Ит пешеп чыкканнан соң, эшкәртелә, сөякләре алына. Аннан соң цехка җибәрәбез. Казылык ясалганнан соң бер көн үтәргә тиеш. Соңыннан махсус пичкә кертәбез, пешерәбез һәм каклыйбыз. Гомумән алганда, ул өч көн өлгерә. Ат итеннән ясалган казылык тәмлерәк була, — дип сөйләде ул.
«Ит эшкәртү өчен ясалган җиһазлар кыйммәткә төшкәндер? — дип кызыксындым. — Кыйммәт, барысы да чит илдән кайтарылган. Берсе генә дә миллион сумнан артык тора, — диде Чулпан Казюкова.
Чулпан һәм Азат Казюковлар гаиләсе бизнесы киләчәктә дә чәчәк атар, чөнки дәвамчылары — мәктәптә укучы уллары да шул юлдан китмәкче. Шулай, бизнесны алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган, дәүләт тә ярдәм итә, техникалары һәм җирләре бар, рәхәтләнеп тырышып эшлә генә…
«Йөз генә түгел, өч йөзләп пирог пешерәбез!»
«Бездә тырыш халык яши. Терлекчелек, итчелек белән күбрәк шөгыльләнәләр. Эчүчеләр юк, дин тоталар. Йортлар икешәр катлы, чөнки балалар күп. Яшьләр авылдан китми. Укырга китсәләр дә, диплом алып, кире әйләнеп кайталар. Безнең авыл Татарстан авылларына үрнәк», — дип авыл белән таныштыруны дәвам итте сәфәрчебез.
Юлыбызда хәләл ризыклар әзерләнә торган кибет очрады. Туктап, күчтәнәчкә дип, ипи, сыр, каймак сатып алдык. Мамык кебек кабарып торган ипиләре җып-җылы, чамасыннан артык зур булып тоелды. Гади генә ипи түгел, яшь килен ипие булып чыкты ул.
Ләйсән белән Миләүшә яшь килен икмәгенең бары тик Шыгырданда гына пешерелүен сөйләделәр: «Яшь пар өйләнешкәннән соң, кыз иренә икмәк ашатырга тиеш була. Шулай итеп, ул уңганлыгын күрсәтә. Гадәт буенча, кызлар икмәкне үзләре пешереп ашатырга тиеш. Хәзер инде әзер икмәк тә сатыла», — диде алар.
Сүз уңаеннан, хәләл ризыклар пешергән кибет Дамир Җәмдиханов белән Җәмил Шәмсетдиновның гаилә бизнесы булып чыкты. Кибетнең арткы ягында тәм-томнар әзерләнә — пешекче апалар без кергәндә фәләненче пирогны пичкә куярга дип, әзерләп ята иде.
Пирогларның исәбе-хисабы юк, алай да, көнен-көнгә сатып бетереп барабыз, дип ышандырдылар: «Биредә алтмышлап кеше хезмәт куя. Татар халык ашлары белән тәэмин итәргә тырышабыз. Татарлар гына түгел, чувашлар да безнең ризыкны ярата. Эшкә сагынып киләбез, тырышып эшлибез», — дип уртаклашты апалар.
«Кулларыгыз камырны бөреп эшли-эшли армыймы?» — дип гаҗәпкә калдым. «Юк, арылмый, өйрәнелгән. Йөз генә түгел, өч йөзләп пирог пешерәбез! „Каты“ алалар», — диделәр елмаеп.
Уйламаган җирдән кунак килеп төшә икән, кибетләрендә барлык хәләл ризыклары бар: пирог һәм ипиләрдән алып, салатларга кадәр. Хуҗабикәләр өйдә пешереп азапланмый, кибеттән генә кереп ала. Менә рәхәт дөнья! «Чөнки кибетләрдә дә өйдәге кебек тәмле пешә», — дип аңлаттылар моның сәбәбен.
«Киленнәр Шыгырданнан качарга уйламадылар әле…»
Киләсе тукталыш Гүзәл һәм Фәнис Шрша гаиләсе йортында иде. Өйләре зур, ике катлы, заллары иркен. Килеп керү белән каттык да калдык: түшәмдә Филармония залларындагы кебек җем-җем итеп торган люстра эленгән, идәннәре ялтырап тора, патша сарайларында гына була торган кыйммәтле өй җиһазлары тезелеп киткән... Фәгыйлә апа белән керүгә «аһ» иттек.
«Бу матурлыкларны ирем белән бергәләп эшләп чыктык. Кайчак осталарны да чакырабыз. Шыгырдан татарлары уңган халык, күбесенең өйләре шундый», — дип каршы алды безне хуҗабикә.
Гүзәл һәм Фәнис Шрша гаиләсендә дүрт бала: өч кыз, бер малай. Олы кызлары кияүгә чыгып, өч бала тапкан, ике кызлары югары уку йортында белем ала, уллары — бишенче сыйныфта. «Әлхәмдүлилләһ, кызларыбыз да уңган-булган, пешерергә яраталар. Ярдәм итеп торалар, һәр эшне бергәләп эшлибез», — диде Гүзәл апа.
Хуҗабикәбез «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ире — «Алмаз» оешмасы директоры.
Бу пөхтәлекне тотып тормасаң, «батып» калуың да бар. Шыгырдан халкы бер урында утыра алмый ахры: өйдә бер тузан юк, өстәлләре мулдан, бүлмәләрдә бер артык әйбер тапмассың. Менә шулай, кешенекен күреп, үзеңнеке белән чагыштырырга тотынасың инде… Аннары, яшәп тә карыйлар инде, дип куясың.
«Киленнәр Шыгырданга кайтып, эшләргә ризалык бирәләрме? Күп эшне күреп, кире шәһәрләренә качмыйлармы?» — дип кызыксындым Гүзәл ападан. «Юк, качарга уйламадылар әле. Минем бертуган апамның ике кызы да Шыгырдан егетләренә кияүгә чыкты, бүген дә матур яшиләр. Алар эшкә өйрәнеп үскән, бер эштән дә курыкмый», — дип мактый-мактый әйтте ул.
Табын янына утырганчы, җырлап-биеп алдык. Шыгырдан апалары сиптереп-сиптереп биеде!
«Капкалар биек булса да, һәр кешегә ишекләр ачык»
Ни дисәгез дә, Шыгырдан — талантлы кешеләргә бай авыл. Оста итеп пинеткалар бәйләүче Замирә Купкенова район күргәзмәләрендә катнашуларын, намазлыклар да чигүләрен сөйләде.
Шыгырданның бер йолдызы — Азат Абитов булса, икенче калкып барган тагын бер йолдыз — мөнәҗәтләр әйтүче Әлфис Хисаметдинов. Кечкенәдән үк җырга-моңга оста булып үскән егет бүген иң алдынгы укучылар исәбендә. Әлфис Казан театр училищесына укырга керергә җыена. Талантлы егетебез безгә дә мөнәҗәт җырлап күрсәтте.
Киләчәктә Әлфис Хисаметдинов дигән исемне зур сәхнәләрдән ишетергә насыйп булсын!
Авыл халкы яшерми: хәтта тирестән дә товар ясап, әйбер саталар! Гаиләләре белән күмәкләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Һәр йортта ферма бар. «Бездә зур-зур КамАЗлар печән ташый, шунлыктан капкалар биек. Капкалар биек булса да, һәр кешегә ишекләр ачык», — дип аңлатты апалар.
«Балаларның татарча китаплар укыйсы килә»
Аннан соң Ленин урамындагы профессор Әнвәр Фәизов исемендәге мәктәпкә юл тоттык.
Мәктәп ишегалдында татар теле укытучысы Сания Ишморатова көтеп тора иде. Сания ханым белән татар теле кабинетын карадык, китапханәгә дә кереп чыктык. Ләкин китаплар җиде мең халык яшәгән Шыгырдан өчен аз тоелды. Китаплар шушы гынамы дигәч, аларның Татарстаннан кайтарылмавын әйттеләр:
«Татар китапларына кытлык. Сорыйбыз, язабыз. Балаларның татарча китаплар укыйсы килә, кайтарылса, бик шат булыр идек.
Без үз көчебез белән татар теле китапларын булдырырга тырыштык, күбесен үз акчама алдым. Балалар бу китапларны рәхәтләнеп укый, кызыксына. Үзләре дә киләчәктә татар телен саклаучы булачакларына ышанып калам», — диде татар теле укытучысы, казанлыларга һәм Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итеп.
Шул ук вакытта социаль челтәрләрдә менә мондый язуларга тап булгач, йөрәк әрнеп куя:
Димәк, әгәр татар китаплары артык булса, Шыгырданның урта мәктәбенә җибәрә аласыз. Якын арада Шыгырдан мәктәбе татар басмалары белән тулыланыр дип ышанып калабыз.
Шыгырданнан чыккан иҗат әһелләре дә бар. Шушы ук мәктәптә укытучы булып эшләүче Илүзә Пазюкова Казанда татар филологиясе факультетында белем алып, мәктәпкә укытырга кире кайткан. Актив иҗат итә, шигырьләр яза. Миңа аның ике шигырьләр җыентыгын күрсәттеләр.
Мәктәп музеен да карап чыктык. Музейда ветераннарга, мәктәп һәм авыл тарихына, галимнәргә, спортчыларга багышланган стендлар урын алган. Шыгырданда беренче мәктәп-мәдрәсәләр 1905, 1910, 1915 елларда ачылган.
Мәктәп исемен йөрткән Әнвәр Фәизов Чабаксарда мантыйк, фәлсәфә, психология фәннәрен укытып, профессор статусын алган шәхес. «Мәктәбебез атаклы галим белән горурлана», — дип сүзен җөпләде экскурсовод.
«Татар булып калырбыз һәм татар булып яшәрбез»
Шыгырдан урамнары буйлап узып барышлый Кол Шәриф мәчете проекты буенча ясалган «Өч сәхабә» мәчетен күрү дә насыйп булды. Зур замок кебек төзелгән бина бик үзенчәлекле. Мәчетнең эчке ягы мәрмәр ташлары белән бизәлгән, төрле бизәкләр салган диварларга бик озак сокланып карап тордык. Мәчет эченә якынча 500 кеше сыя торгандыр. Кызганыч, без килгән вакытта ир-атлар эштә иде, ләкин бу мәчетне күреп, карап чыгу да күңелдә якты эз калдырды.
Шыгырдан авылы мөлкәткә дә, халык санына да бай. Авыл җитәкчесе Минсур Вәлитов та демографиянең алга киткәнен раслады: «Ел саен йөз кеше туа, алтмыш кеше вафат була. Уку йортларына укырга киткән яшьләрнең 90 проценты кире әйләнеп кайта. Шуңа күрә авылыбызда үсеш алга таба бара. Биредә ике йөздән артык күп балалы гаилә бар».
Шыгырдан халкы татар булуыннан оялмый, кая барсалар да татар телендә сөйләшәләр. «Аллаһ теләсә, татар булып калырбыз һәм татар булып яшәрбез», — дип озатып калды безне Миндания апа.
Шыгырдан турында берничә кызыклы факт
- Авылның исеме кайдан килеп чыккан? Халыкта өч төрле легенда бар. Шыгырданга шәһәрләрдән мишәрләр күченеп килгән. Шунлыктан, «шәһәрдән» дигән сүздән, фонетик үзгәрешләр кичереп, Шыгырдан атамасы барлыкка килгән.
- Шаһигардан дигән кеше булган. Имеш, авылга аяк баскан иң беренче кеше — ул.
- Авылда Шаһирданка елгасы булган. Шул елга исеменә охшатып, Шыгырдан исемен биргәннәр.
- Шыгырданда кушаматларны да чувашлар кушкан. Һәр кушамат диярлек чувашча яңгырый. Мәсәлән, кашкыр (бүре), качака (кәҗә), чекеш (сандугач). Аларның нәселе зур һәм барлык гаилә әгъзалары матур җырлый икән.