Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә - Игенчеләр турында җырлар

Интертат электрон газетасы иң мактаулы хезмәт ияләренең берсе - игенчеләр турындагы җырларны искә төшерә.

news_top_970_100
Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә - Игенчеләр турында җырлар

Чайкала иген кырлары

Галимҗан Латыйпов сүзләре, Исмай Шәмсетдинов көе.

Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары;
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.


Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.


Бер офыктан бер офыкка
Җәелгән иген кыры.
Иртәдән кичләргә кадәр
Яңгырый хезмәт җыры.


Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.


Без барасы юллар якты,
Безнең юллар үр менә.
Бу кырларда җигүле ат
Дугасыннан күмелә.



Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.



Кырларым – басуларым

Шамил Маннапов сүзләре, Әнвәр Бакиров көе.

Иң беренче аяк баскан
Кырларым-басуларым.
Яшел дулкыннар кузгата
Йөрәгем ярсуларын.

Бай кырларым сез,
Моң-җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.

Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.

Яшьлегемдә шунда күрдем
Алсу таң атуларын.
Иң беренче мәхәббәтем —
Кырларым-басуларым.

Бай кырларым сез,
Моң-җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.

Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.

Кайткан чакта, балаң итеп,
Сагынып каршыладың.
Язмыш сездән аермасын,
Кырларым-басуларым.

Бай кырларым сез,
Моң-җырларым сез.
Игенченең эше изге —
Җирдә икмәк үстерә.

Икмәк булса,
Җыр да була —
Икмәк илгә көч бирә.
 

Туган туфрак

Вәсим Әхмәтшин көе, Галимҗан Латыйпов сүзләре

Чылтыр-чылтыр аккан чишмәләрем,
Сабый чактан кергән моңнарым.
Шушы изге җирдән атлап киттем
Матурлыгын тоеп дөньяның.

Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.

Туган җирем, туган киңлекләрем,
Изге туфрак, зәңгәр күкләрем.
Кайгымны да, шатлыкларымны да
Синең белән бергә кичердем.

Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.

Чит җирләргә китсәм,
Сагынып кайтам
Буразналар, башак исләрен.
Өннәремдә күрәм, төшләремдә —
Ал шәфәкъле авыл кичләрен.

Арышларым, бодайларым,
Басуларым, кырларым —
Минем якты өметләрем,
Җырланачак җырларым.

Буразналар

Җәүдәт Фәйзи көе Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

Җырлар җырлап кырга чыгам
Таң сызылган сәгатьтә,
Йөрәк соң ничек йокласын,
Кошлар йокламый хәтта.

Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..

Китсәм, кайтам кырларыма
Янып көярлек булып.
Гармун сыры — буразнаны
Сыйпап сөярлек булып.

Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..

Хезмәт шавы, кошлар җыры
Уятсын иген кырын.
Сызсыннар көмеш сабаннар
Җиргә буразна сырын.

Буразналар, буразналар —
Йөгерек дулкыннар.
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!..

Көзге шатлык

Разил Вәлиев сүзләре, Илдус Япуков көе

Әйләнә җирем яктыга,
Син дә бер очып әйлән!
Уйна, бие, җырлар җырла, —
Авылда бүген бәйрәм!

Түгәрәк ипи шикелле
Тулган Ай йөзә күктә.
Көз аенда дөнья — муллык,
Яшьләр кавышу көтә.

Күз иярми игенченең
Аяк басуларына.
Җитезлеккә өйрәнгәндер
Иген басуларында.

Кояш төсле көләч йөзле,
Арып кайтса да эштән, —
Игенченең күңеленә
Кырлар шатлыгы күчкән.

Көз аенда кияү килә,
Йортларга төшә килен.
Игенчеләр арасыннан
Батырлар сайлый илем.

Күз иярми биюченең
Аяк басуларына.
Батырлыкка өйрәнгәндер
Иген басуларында.

Татарстан икмәге

Роберт Миңнуллин сүзләре, Заһид Хабибуллин көе

Басулар алтын игенле,
Басулар искитмәле!
Ил табынын бизи бүген
Татарстан икмәге.

Ил табынын бизи бүген,
Бизи бүген ил табынын
Татарстан икмәге.

Тик игенче игеннәрен
Җиңел генә икмәде.
Шуңа күрә кадерле ул
Татарстан икмәге.

Шуңа күрә кадерле ул,
Кадерле ул шуңа күрә
Татарстан икмәге.

Икмәк өчен көрәш бара,
Көрәш әле бетмәде.
Туган илгә куәт өсти
Татарстан икмәге.

Туган илгә куәт өсти,
Куәт өсти туган илгә
Татарстан икмәге.

Игенченең бер көне дә
Бер дә юкка үтмәде.
Ул бит безнең иң көчле җыр —
Татарстан икмәге.
Ул бит безнең иң көчле җыр,
Иң көчле җыр бит ул безнең
Татарстан икмәге!

Алтын кырларда

Хәсән Шабанов сүзләре, Әнвәр Бакиров көе

Канат кагып
Кошлар сайраган чагында
Бөдрә талларда,
Җәй кояшы җиргә
Якты нурын чәчеп
Балкып торганда,

Хезмәт батырлары
Җырлап иген ура
Алтын кырларда.

Су буенда таллар,
Куе камышкайлар
Суга иелгән…
Таллар кебек сыгылып,
Камыш кебек куерып
Уңган игеннәр.

Хезмәт батырлары
Җырлап иген ура
Алтын кырларда.

Иген кырлары

Әхмәт Ерикәй сүзләре, Әнвәр Бакиров көе

Яратам мин, дуслар, яратам
Җәйге таңның алсу нурларын;
Җырлап үтсәм иркен кырларда,
Яңрап кала минем җырларым.

Яңрасын җырлар,
Шауласын кырлар,
Заман гөрләсен!
Тирбәлсеннәр тирәкләр,
Безнең кайнар йөрәкләр
Тынгы белмәсен!

Иртә белән эшкә барганда,
Бигрәк матур сайрый тургайлар.
Кошлар тавышына кушылып
Җырлый төсле ямьле тугайлар.

Яңрасын җырлар,
Шауласын кырлар,
Заман гөрләсен!
Тирбәлсеннәр тирәкләр,
Безнең кайнар йөрәкләр
Тынгы белмәсен!

Иген арасыннан узганда,
Тәмле икмәк исе бөркелә;
Чайкалалар алтын игеннәр,
Илһам биреп безнең күңелгә.

Яңрасын җырлар,
Шауласын кырлар,
Заман гөрләсен!
Тирбәлсеннәр тирәкләр,
Безнең кайнар йөрәкләр
Тынгы белмәсен!

Игенче

Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Мирзанур Фәрукшин көе.

Басуларда тургай җырын,
Ул ишетә беренче.
Кояш чыгып таң атуга
Уяна ул игенче.

Кушымта:
Мактулы да, хөрмәтле дә,
Хезмәтне сөйгән кеше,
Тирен түгеп таңны яклый
Кыр хуҗасы игенче.

Ил табынын баетуда
Зурдан аның өлеше
Иртә таңнан кичкә кадәр,
Хезмәт куч игенче.

Кушымта.

Авыр хезмәт, күп көч сорый,
Җиңел түгел җир эше,
Уңыш сиңа һәрвакытта
Юлдаш булсын игенче.


Үлмәс авыл, җырлап яшәр ул!

Азат Имаев көе, Рамил Чурагулов сүзләре

«Авыл бетә икән, үлә…» дигән
Хәбәр йөри. Бу бит чи ялган!
Тырыш, уңган, моңлы авыл халкы
Дөньяларны гомер туйдырган.

Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!

Басуларда күпереп икмәк үсә,
Һәр ихата тулы мал-туар.
Ил-йортларның куәт-бәрәкәтен
Артырыплар тора авыллар.

Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!

Һич югалмас, бетмәс, үлмәс авыл!
Тырышыплар, җырлап эшли ул.
Туйлар уза, гаилә кора яшьләр…
Авыл исән, җырлап яши ул!

Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!

Урам-урам булып төзек йортлар
Авылларда калкып чыкканнар,
Бала-чага тавышына куш(ы)ла
Сандугачлар, моңлы тальяннар!

Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Без үстергән икмәк һәр табынны
Бәрәкәткә төреп ямьнәр ул.
Синдәй, миндәй шәп егетләр барда,
Авыл үлмәс, җырлап яшәр ул.
Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата,
Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!

Дан сиңа, игенче!

Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Инсаф Хәбибуллин көе.

Басуларда тургай җырын,
Ул ишетә беренче.
Кояш чыгып таң атуга
Уяна ул игенче.

Кушымта:
Мактулы да, хөрмәтле дә,
Хезмәтне сөйгән кеше,
Тирен түгеп таңны яклый
Кыр хуҗасы игенче.

Ил табынын баетуда
Зурдан аның өлеше
Иртә таңнан кичкә кадәр,
Хезмәт куч игенче.
Кушымта.

Авыр хезмәт, күп көч сорый,
Җиңел түгел җир эше,
Уңыш сиңа һәрвакытта
Юлдаш булсын игенче.
Дан сиңа, игенче!


Иген иккән хөрмәтле

Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләер, Рим Гыйлметдинов көе.

Карап күзләр сөенсеннәр
Җирдә үскән хөрмәткә,
Яшәү көче, тормыш яме,
Табын күрке – икмәктә.

Кушымта:
Тирен түгеп илгә икмәк
Үстергәннәр хөрмәтле,
Сокландыра, баш идерә
Игенчеләр хезмәте.

Күңел биреп эшләгәнгә
Һәрчак юмарт Җир – ана.
Ихтирамлы, мәрхәмәтле
Булсак иде без аңа.

Кушымта.

Аның белән яши авыл,
Икмәк көйли тормышны,
Илгә муллык алып килсен,
Көзләр булсын уңышлы.

Икмәк булса табында

Заһид Фәйзи сүзләре,  Әнвәр Бакиров көе

Матур язда, иртә ал таңнарда
Хезмәт керсә басу-кырларга,
Игеннәр мул, шатлык олы була,
Көчле була канат җырларда.

Басуларда иген уңса,
Күтәрелә күңелләр;
Муллык, тынычлык булганда
Гөрләп үтә гомерләр!

Арыш-бодай үсә дулкынланып,
Хуш исләрен кырга таратып;
Иген шаулый кайнар йөрәкләрдә
Яшәү дәрте, шатлык яңартып.

Басуларда иген уңса,
Күтәрелә күңелләр;
Муллык, тынычлык булганда
Гөрләп үтә гомерләр!

Җир уңышы, ил муллыгы бирә
Күңелләргә көрлек-шатлыклар;
Табыннар мул була, хәзинәдә
Тулып торса орлык-ашлыклар.

Басуларда иген уңса,
Күтәрелә күңелләр;
Муллык, тынычлык булганда
Гөрләп үтә гомерләр!

Татарстан яшьләре җыры

Илдар Юзеев сүзләре, Александр Ключарев көе

Җыр яраткан башкалага
Җыелдык төрле яктан:
Әтнә, Сарман, Минзәләдән, Бөгелмәдән, Шөгердән —
Якыннан һәм ерактан.

Бездә көч, йөрәк дәрте
Сүнмәслек, сүрелмәслек.
Киләчәкне якынайта
Хезмәт сөюче яшьлек.

Кин Иделнең суларына
Кушылган елга кебек,
Кама, Зөя, Чирмешәннәй, Агыйделдән, Мишәдән
Яна жыр алып килдек.

Бездә көч, йөрәк дәрте
Сүнмәслек, сүрелмәслек.
Киләчәкне якынайта
Хезмәт сөюче яшьлек.

Без барабыз эшләп, төзеп,
Коммунистик көннәргә.
Эшче, ташчы, игенченең, илгә нефть бирүченең
Исеме китсен илләргә.

Бездә көч, йөрәк дәрте
Сүнмәслек, сүрелмәслек.
Киләчәкне якынайта
Хезмәт сөюче яшьлек.

Яшәсен безнең колхоз

Айрат Нәбиев көе, Рамил Чурагулов сүзләре

Шәһәрне ашата авыл.
Авылларда бар да бар:
Сөт, май, каймак, ит һәм икмәк…
Тел йотарлык бал да бар!

Җырга күмеп дөньяларны
Урамнардан җырлап уз.
Яшәсен җирдә авыллар,
Яшәсен безнең колхоз!

Дуслык, туганлык кадерен
Авылларда беләләр.
Гөрләп уза сабантуйлар,
Гөрләп уза өмәләр.

Җырга күмеп дөньяларны
Урамнардан җырлап уз.
Яшәсен җирдә авыллар,
Яшәсен безнең колхоз!

Колхозларсыз яшәп булмый,
Бердәмлектә безнең көч.
Аерылганны аю ашый…
Җырлап бара безнең эш!

Җырга күмеп дөньяларны
Урамнардан җырлап уз.
Яшәсен җирдә авыллар,
Яшәсен безнең колхоз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100