«Минималь кеше, максималь хезмәт хакы кирәк». Авыл кая бара?

ТР премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Теләче районына кайтты.

Теләче муниципаль районы тәҗрибәсен карарага ТР премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кайтты. Аны элекке гадәт белән район чигендә авыл халкы җырлап һәм ипи-тоз белән каршы алды.

Тиз генә вакыт эчендә министр бөтен Теләчене әйләнде, район белән танышып чыкты. План буенча иң беренче Фәрит Гыйләҗетдиновның сөт-товар фермасына юнәлделәр.

Бозаулар өчен махсус киптергеч

Ферма мөдире Люция Әбҗәлилова ферма торышы, яңа технологияләр кулланылышы турында сөйләде. Ферма белән таныштырды. Фермада пенсия яшендә эшчеләр юк икән. Күбесенчә яшьләр тырыша.

«Иң яшь сыер савучыбыз 30 яшьтә, иң олысына 50 тулмаган әле», — дип сөйләде Люция апа.

Авылга яшьләр кайтамы?

Быел яшьләр күбрәк кайта башлады. Яшьләр үзләре ферма төзи. Минем киявем менә 50 баш савым сыерына ферма төзеп ята.

Көнгә бер сыердан күпме сөт савыла?

Бер көнгә 18,4 литр сөт бер сыердан. 7600 литр савабыз барлыгы, шуның 1300 дәүләткә тапшырабыз. Хәзер 8000–8500 гә менәр дип ышанабыз.

Фермада яңа туган бозауларны махсус киптергечкә куялар икән. Бүгенге көндә мондый киптергечләр икәү. Бозаулар шунда кипкәч, аларны әниләре янына күчерәләр.

Чит илдән нинди технологияләр кертелде?

«Корма-мама». Ике атнадан соң бозауларны шунда күчерәбез. Ясалма сөт салабыз. Муеннарында номер бар. Компьютер, бозауларның номерларын укып, аларга тиешле дәрәҗәдә сөт бирә. Сөтен эчеп бетергәч, тагын шул ук бозау килсә, аңа сөт бирми. Дезинфекция ясый торган әйберебез бар. 35 бозау җыябыз да чистартабыз. 100 артык бозау бар.

«Керем айга 500 мең булыр дип өметләнәбез»

Алга таба сугым цехы «Бәрәкәт»тә булдык. Әлеге цехта ит эшкәртү, тунау, суыту бүлекләрен карадык.

«Сугым цехы көнгә унбиш башка каралган. Хәләл продукция булачак. Керем айга 500 мең булыр дип өметләнәбез», — дип сөйләде Фәрит Гыйләҗетдинов.

Илһам Гаязовның «Гаязов И.А» исеме астындагы КФХ сын карадык.

«Грант буенча төзедем. Дәүләт өч млн акча бирде. Үземнән ике млн өстәдем. 15 мең бройлер өчен ферма төзедем. Төзелеш бу җәйдә тәмамланды. Бройлерларны бер айга кадәр үстерәбез. Язга таба эш башланачак. Үземнең районда сатырга планлаштырам», — дип сөйләде Илһам Гаязов.

Марат Җәббаров, шулай ук, Сәгыйт Гыйниятуллин исемендәге татар токымлы атларны үстерү буенча ферманы карады, бөртекле культура саклау складларында, сөт товары җитештерү фермасында да булды.

«Теләче районына килеп, фермер хуҗалыгы, урта хуҗалык, авыл хуҗалыгы белән танышырга булдым. Әлеге районда 2020 елда төзеләчәк фермалар буенча да планнарыбыз бар. Бүгенге көндә бөртекле культураның да сөтнең бәясе дә уңай. Грант буенча төзелгән хуҗалыкларны карап чыктык. Бәяләү киләчәктә планлаштырган эшләрне күргәч, булачак. Фермалар төзү буенча стартап, грантта катнашу буенча авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең теләкләре бар — киләчәктә тагын да арттырырга.Теләче районы болай да начар район дип әйтеп булмый, тырышалар. Киләчәктә яхшырак эшләү планы», — дип сөйләде Марат Җәббаров.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов та районны карап чыкканнан соң үз фикерен белдерде.

«Яңа технологияләр кертелмәсә, безнең алга таба үсеш мөмкин түгел. Һәркем яңалык эзләргә тиеш, элеккечә эшләргә ярамый. Күрсәткечләр быел уртача. Яхшырак эшли ала идек. Җиребез 58 мең гектар. 841 кеше эшли. Бөртекле культура 58 мең тонна. Хезмәт хакы «скромный» гына 21 мең. 25 мең түләнгәне бар, бу Республика буенча күрсәткечтән ким. Минималь кеше, максималь хезмәт хакы кирәк. 40-50 мең ала торган белгечләр кирәк. Азык үзәгендә бер кеше эшләп, бөтен ферманы туйдырырга тиеш. Ләкин хезмәт хакы да югары булырга тиеш — 50-60 мең. Дәүләттән 106 млн ярдәм алганбыз. Иң акчалы хуҗалык «Алан» хуҗалыгы. Аның җире дә, терлеге дә бар», — дип сөйләде Нәҗип Хәҗипов.

Теләче районын карап чыкканнан соң пленар утырыш булды.

«Теләчене бер башыннан икенче башына кадәр йөреп чыктык. Резерв бар районда. Сезнең эшегез бик күп. Һәр авылдагы кеше белән эшләргә кирәк. Бик күп грантлар бар. Бөтен юнәлеш буенча эшләргә кирәк. Авылда яшьләрнең каласы килми. Сезгә Казан якын булуы яхшы. Күп кеше машина белән дә йөриячәк эшкә. Авылда халыкны калдырыр өчен бүген бөтен уңайлыклар да бар. Һәр кеше белән индивидуаль эшләргә кирәк.

Һәр кешенең бакчасы, хайваны бар. Хайван арттыру буенча бик каты шөгыльләнергә кирәк. Авыл халкы бакчасында бәрәңгесен, чөгендерен үстерә, тик күп кеше сата гына алмый. Авыл халкына без булышырга тиеш. Булышмасак, ул киләчәктә хайван да карамаячак, бакчада әйбер дә үстермәячәк.

Дәүләт ярдәме бар. Булган программаларны карап, катнашырга кирәк. Теләге булганнарга без ярдәм итәргә тиеш», — дип сөйләде Марат Җәббаров.