Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уңыш күбрәк булган саен аның кыйммәте кими» — быел бәрәңге ничек чыга?

Бәрәңге безнең илдә барлыкка килмәгән дигән сүзгә инде хәзер ышануы да авыр, чөнки татарның күпчелек милли ризыкларында нәкъ менә бәрәңге өстенлек итә. Шуңа да халык аны бик күпләп утырта һәм җәй буе баш күтәрми эшләп, көзгә мул уңыш ала. «Интертат» бәрәңге уңышын фаразлый.

news_top_970_100
«Уңыш күбрәк булган саен аның кыйммәте кими» — быел бәрәңге ничек чыга?
Әлфинә Гарипова

Фәния Җамалиева, бәрәңге селекциясе һәм биотехнология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре:

Быелгы җәйдә һава торышы бөтен җирдә югары торды, кышкы туң җитмәде, шуңа уңыш кимрәк булырга охшап тора. Су сипкән җирләрдә дә сабагы бар, бәрәңгесе юк, диләр. Кемдәдер «Гала» сортының сабагы бик әйбәт тора ди, кайдадыр — киресенчә. Быел иртә өлгерә торган сортлар зәгыйфьрәк, чөнки корылык бәрәңге бүлбеләре өлгерә торган вакытка туры килде, ә соң өлгерә торган сортлар чыдамлырак булырга тиеш.

Аеруча коры килгән 2010 елда «Удача» сорты әйбәт уңыш биргән иде. Ул елны бүтән культуралар корып бетте, ә бәрәңге көзгә хәтле торды, бик әз булса да уңыш, киләсе елга утыртырлык орлык бирде. Ул елны биш, ун тонна тирәсе бәрәңге җыеп алдык.

«Уңыш начар булыр дип уйлыйм»

Бәрәңгене күпләп һәм ваклап утыртучылар белән сөйләштем.

Илүюзә Сәгыйтова, Ютазы районы Бәйрәкә авылы:

Беренче бәрәңгеләрне мин бер ай элек алып карадым инде. Бер төптән сигез-тугыз бәрәңге чыга, ләкин бик эре түгел, тавык күкәе кадәр генә. Бәрәңгене агулап чәчмибез, үсә төшкәч бер тапкыр биш литр суга ике бөке агу һәм әзрәк кер сабыны җебетеп салабыз да, шул массаны гына сибәбез. Ел саен бәрәңге корты — проволочниклар кимесен өчен, бәрәңгене көлгә бутап утыртам.

Лилия Вилданова, Тукай районы Мусабай-Завод авылы:

Быел бәрәңгене 11 майда утырттык, беренче уңышларын да алып карадык инде. Бәрәңге тамырланган, кайберләре укмашкан, бик вак. Быел яңгыр да бик әз яуды, шуңа уңыш начар булыр дип уйлыйм. Башка елларны колорадо коңгызы булмасынга бәрәңгене агулап я көл сибеп утырта идек, ләкин хәзер алай итеп утырткан юк, чөнки бер файдасын да күрмәдек.

Гөлсинә Рәхимҗанова, Әлки районы Үргәагар авылы:

12 июльдә бәрәңге уята торган көн диләр, без дә менә уятып карадык, көзгә уңыш ярыйсы булырга охшаган.

Без бәрәңгене ике бакчага утыртабыз. Берсен — яшелчә бакчасындагы кечкенә генә бер урынга, икенчесен — зур бәрәңге бакчасына. Яшелчә бакчасына утырта торган орлыкны февраль башында тәрәзә төбенә тезәбез, яшәреп, ныгып киткәч, апрель башларында җиргә утыртабыз. Бәрәңге тизрәк чыксын өчен орлыкны бик тирән күммибез, шуңа җир өстен салам белән томалыйбыз.

Зур бакчага утырта торган орлыкны баздан алгач, әзрәк яктылык төшкән урында тотабыз, күзләре күренә башлагач, марганцовка эремәсе сибәбез. Янәсе, шулай итеп микроблардан арынабыз. Бәрәңге җиребез 18 сутый. Уңышны җитәрлек алабыз, кош-кортларга да ашатабыз.

Гөлшат Кадыйрова, Апас районы Кызылтау авылы:

Беркөнне яңа бәрәңгеләрдән авыз итеп карадык. Сабагы ямь-яшел, корымаган, уңышы да бик мул булырга тиеш дип өметләнәбез. Бездә яңгырлар бәрәңгенең нәкъ чәчәк аткан вакытына туры килде. Колорадо коңгызы гына күп быел, менә өченче тапкыр инде агу сиптек.

«Су сипмәсәк булмый иде быел бәрәңге»

Илфат Хәбибуллин, Арча районы Ташкичү авылы:

Хәзер бәрәңгене сатып булмый. Ярминкәләргә алып барасың да кире алып кайтасың. Кемдер 10 кило, кемдер 20 кило сорарга мөмкин. Хәзер элеккеге шикелле унар капчык запас алып куйган кеше юк бит инде. Шуңа басу бакчаларын да бетердек, бәрәңге урынына печән чәчтек.

Бәрәңгенең сортын ел саен алыштырабыз. Сатып та алабыз, әтинең дуслары күп, алар да тәкъдим итә. Әле соңгы арада сары бәрәңгеләргә кызыга башладык. Табада кыздырганда тәмлерәк, матуррак булып күренә бит андыйлар.

Быел җәй коры килгәч, буш вакыт булганда су сипкәләдек. Беренче уңышны да алып карадык инде, тавык күкәе кадәр бәрәңгеләр бар.

«Бәрәңге үстереп сату үз-үзен акламый»

Зөлкарәм Хәбибуллин, Арча районы Ташкичү авылы:

Мин бәрәңге сату эше белән 1989 елдан бирле шөгыльләнәм. Шул елны бәрәңге утыртыр өчен махсус трактор ясаган идем, һаман шуннан файдаланабыз әле. Ә уңышны җыйганда өмәләр оештырабыз.

Кызганыч, уңыш күбрәк булган саен, аны сатып булмый, ул кирәксезгә әйләнә. Мисал өчен, өченче ел бәрәңге бик мул булган иде, ул елны аны дүрт сумнан да алмадылар. Элек әзербәйҗан, таҗик халкы бәрәңгеләрне бездән алып китеп базарларда саталар иде, уңышны санаторияләргә дә җибәрә идек. Хәзер инде үзебезнең алучыларыбызга гына сатабыз, бәрәңге җирен дә кечерәйттек. Мал-туарларыбыз, хайваннарыбыз да күп, үзебездән артканын аларга ашатабыз.

Эльвира Насыйбуллина, Кукмара районы Сәрдекбаш авылы:

Насыйбуллиннар бәрәңгене күпләп инде берничә ел игә. Дөресрәге, элек шулай иккән, хәзер мәйданнарын азайтканнар.

Ел саен 2 август без бәрәңгенең беренче уңышларын алып карыйбыз һәм шул көнне беренче тапкыр яңа бәрәңге ашыйбыз.

— Ни өчен нәкъ менә 2 август? Бездә, мәсәлән, бәрәңгене беренче тапкыр 12 июль көнне алып карыйлар.

— Бу көнне бәрәңгене беренче тапкыр алып карау — безнең әби-бабайлардан калган гадәт. Ялгышмасам, халык телендә аны «симән көне» дип тә атаганнар.

— Бәрәңге күп утыртасызмы? Ничек эшкәртәсез?

— Үткән елларда бәрәңгене күпләп, икешәр, өчешәр гектар утырта идек. Хәзер сатып алучылар булмау һәм бәяләрнең түбән булуы сәбәпле бәрәңгене күп утыртмыйбыз. Бәрәңге утырту, алу, җирне эшкәртү бездә автоматлаштырылган, бу эшләр махсус тракторлар, сукалар ярдәмендә башкарыла. Берничә ел элек бәрәңгене алу өчен махсус комбайн да алган идек, хәзер инде аны саттык, чөнки бәрәңге утыртып сату үз-үзен акламый башлады.

Комбайнның эшләү тәртибе белән кызыксынмыйча булдыра алмадым.

— Комбайннарның төрлесе бар. Кыйбатлыраклары берничә буразнаны берьюлы алып бара. Бездә бер буразнаны алып бара торган комбайн иде. Ягъни техника бәрәңгене ала, кешеләргә аны бары тик аралыйсы гына кала.

— Бәрәңгенең сортын еш алыштырасызмы?

— Орлыкны элек бабай бәрәңгенең алмасыннан алып үстерә иде. Хәзер инде алай итмибез. Берничә ел элек «Невский» сортын үстердек. Ул уалып тора торган ак бәрәңге. Хәзер «Гала» сортына күчтек. Ул бик тәмле сары бәрәңге, бик вак та, бик эре дә булмый. 

Бәрәңге бәяләре

Соңгы ун елга күзәтү ясасак, бәрәңгегә иң бәя 2013-2013 елларда 40 сумга күтәрелгән, 2017 елда кырык сумнан артып киткән. 2012 елда 20 сум тирәсе булган, 2016 елда да бәяләр тагын төшкән.

Бәрәңгегә бәяләр 2010 елдагы корылыктан соң артып алган — күрәсең, Мисырдан кыйммәтле бәрәңге сатып алгач, кешеләр бу культураны табышлы дип утырта башлаган. Әмма бәяләр 2012 елдан төшә башлагач, чәчү мәйданнары тагын кимегән.

Бәрәңге мәйданнары кимүгә карамастан, аның уңышы арта бара. Моны яңа сортлар, нәтиҗәле агулар куллану белән аңлатып була торгандыр.

Бездә бәрәңгене яраталармы, дисәк, «ул кадәр үк түгел» дияргә була. Һәрхәлдә, Россиядә бәрәңгене иң күп иңгән ун төбәк арасында Татарстан юк. Беренче унлыкта — Брянск, Тула, Түбән Новгород, Әстерхан, Мәскәү өлкәсе, Свердловск, Төмән, Ростов, Липецк, Кемерово өлкәләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100