Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кама Тамагы районыннан репортаж: яңгыр сорау, су сибешү йолалары ничек үтә?

Авыллар бетә, аның белән бергә кайбер уникаль традицияләребез дә онытыла, юкка чыга бара. Гореф-гадәтләр яшьләр белән бергә шәһәргә күчеп, урбанизация колына әверелә. Ялларда авылыма кайткач, инде үзем өчен күптән онытылган матур бер йолабызда булырга туры килде.

news_top_970_100
Кама Тамагы районыннан репортаж: яңгыр сорау, су сибешү йолалары ничек үтә?

Матур, җылы, кояшлы җомга иртәсендә әле кибеп бетмәгән соңгы татлы җиләкләрдән авыз итеп калырга дип кырга юл тоттык. Авылыбыздан берничә чакрым гына ераклыкта Келәү куагы дигән урын бар. Ул нилектәндер изгеләр җире булып санала бездә. Атамасының каян килеп чыгуы бүген дә минем өчен сер булып калды. Шунда берничә машина тора, учак янында апалар кайнаша. Болар бит яңгыр сорарга килгәннәр икәне келт итеп исемә төште. Кама Тамагы районы Кече Карамал авылында ел саен олы буын вәкилләре Келәү куагы дигән изгеләр җиренә төшеп, корбан чалып, дога кыла, яңгыр сорый.

Келәү куагында дога укыганнан соң яңгыр ява

Алар белән исәнләшеп, хәл-әхвәлләр сорашканнан соң шушы йола турында да сораштым, бәлки, инде ниләрдер үзгәргәндер дә.

«Менә бу безнең изгеләр җире — Келәү куагы бит инде. Без монда ел саен әбиләр җыябыз, үзебездән тавыклар суябыз. Дөньялар имин, тыныч булсын дип теләкләр теләп, намазлар укыйбыз, яңгыр да сорыйбыз. Һәм шушы җирдә чалынган тавык итеннән аш пешереп ашыйбыз. Үзем кечкенә чакта ук әбиләребезгә ияреп монда төшкәнем әле дә хәтеремдә. Ул вакытта балалар күп: йорт саен 3-4 бала. Шушы чокырның теге ягына тезелешеп утырып, әбиләрнең дога кылып бетергәнен көтә идек. Соңыннан безгә пешкән йомырка өләшәләр иде. Өйгә кайтып җиткәнче үк, кояшлы яңгыр сибәләгән чаклар күп булды. Бу традицияләрне әлегә үзебез саклыйбыз, беләбез, Аллаһка шөкер. Тик менә авылда яшьләр калмый, китәләр, авылы булса, гореф-гадәтләре дә онытылмас иде», — дип борчыла Кече Карамал авылы китапханәчесе Зөһрә Рәхимова.

Хәзерге вакытта Келәү куагына төшүне оештыру кыен түгел икән. Һәркемдә машина бар, әбиләрне утыртып алып киләләр, алып китәләр.

Шушы Келәү куагында корбан чалына, гадәттә, ул тавык була. Соңыннан аны чистартып, учак ягып, аш пешерәләр. «Йола буенча, суелган малның каны монда чыгарга тиеш. Гадәттә, малны чалган вакытта мулла тиешле догаларын укып тора. Аннары бөтен йоннары, тавыкның эчке әгъзалары, башлары шушында күмелеп куела. Чәчелеп, аунап ятарга тиеш түгел», — ди авыл клубы мөдире Лилия Гыйльмуллина.

Элегрәк, авылда әле мәктәп балалары булган заманда, әбиләр Келәү куагыннан кайткач су сибешү — шилык та бар иде. Дога укып кайтканны гына көтеп тора идек тә, дәррәү кубып су сибешү башлана: кем чиләктән, кем шешәдән, чүмеч тотып йөгерүчеләр дә булгалады. Яшьрәк кызлар, кыюрак киленнәр бу вакытта өйләрендә утырган абый-апаларны йомыш бар дип урамга дәшеп чыгарып, су сибеп тә кертеп җибәргәлиләр иде. Рәхәт вакыт: берәүне дә пычрангансың дип орышу юк, файдага йөрибез бит - яңгыр яудырабыз.

Яңгыр яумый аптыраткан челлә вакытында бер елны өй буенча кереп, матур шигырьләр әйтеп, әйбер җыйганыбыз истә. Соңыннан шул җыелган әйберләрне бергә утырып ашадык: ярмалардан ботка пешереп бирделәр, кәнфитләр белән тәмле чәйләр эчтек, аннары су сибешергә таралдык.

«Быел инде килә алмаучы әбиләр дә бар, хәлләре юк монда йөрерлек. Кеше әзрәк булыр, ахры», — ди, самавырга күмер тутыра-тутыра, Рауза апа. Фәния апа чәй эчәргә дип чынаякларны әзерләгән арада: «Авыл халкы шуңа ышана шул, монда укыгач яңгыр була дип уйлый», - дип әйтте.

«Ватсап бар бит хәзер. Авылдашлар төркеменә язгач, район үзәгеннән дә киләләр бүген. Анда яшәүче авылдашларыбызның да кайтасы килә», — ди Лилия апа тәлинкәләрне барлап.

«Әниемнең нәзерен үтәргә тырышам»

«Үлгәндә миңа әнием — Сафия Галиуллина (авылыбызның абыстае иде — авт.) әйтеп калдырды: «Мин үлсәм, сиңа калдырам. Изге җирне калдырмагыз, елга бер тапкыр булса да килегез», — диде. Бу йола элек-электән килгән, борынгы әби-бабаларыбыздан калган. Яңгыр сорау гына түгел, илгә, көнгә тынычылык-иминлек теләү дә ул. Безнең авылыбызның традициясе. Мин кызларга әйтәм дә, җыелып төшәбез, әйткәнне көтеп кенә торалар. Гадәттә, июнь-июль айлары була инде, — дип сөйләде Гөлнур Гыйззәтова. - Башта монда ак ат суя торган булганнар. Ул вакытта авылның бик зур, хәлле чагы. Соңыннан бөтен авыл халкы җыелып, аның итеннән авыз иткән. Сарыклар чалган вакытлар да булды, хәзер тавык суябыз. Аны да бары балдаклы пычак белән генә чалалар, башка пычак белән суярга ярамый. Авыл халкы корбанны үзе теләп, «Ходаем ризалыгы өчен», - дип бирә.

Яңгыр догалары да монда укыла. Әбиләр шушында төшеп, җомга намазларын да укыйлар.

Бездән калган яшьләр бу гадәтне алга таба да дәвам итсәләр, бик риза булыр идем. Без картаябыз бит инде. Безнең дә балаларыбыз, оныкларыбыз да җыелышып төшсеннәр, ул йола бетмәсен. Минем әни дәфтәрендә бу урынның чын исеме Теләү куагы дип тә язып калдырган».

Йоланы тулысынча үти алмаган еллар булган очракта Келәү куагына килеп ике йомырка гына булса да күмеп китәргә кирәклеген әлеге аланга килгән апалар әйтте.

Сәгать 11ләр тирәсенә авылыбыз мулласы һәм бер төркем олы буын вәкилләре җыелды. Намаз укыдылар, дога кылдылар. Башта ирләр, алар артындарак әбиләр, бер читтә ашарга пешерүче — төп эшне башкаручы апалар да амин тоттылар. Балалар да читтә калмады, дәү әти-дәү әниләренә карап, кулларын аларча итеп тотып, тыңлап утырдылар.

«Элек-электән калган гореф-гадәт инде бу безнең. Бабай менә монда өскәрәк алып менеп чала иде корбанны. Өйгә алып кайтып, пешереп алып килгән чаклар да булды. Хәзер инде бик уңайлы итеп эшлиләр. Һәммә кеше өендә булган ризыгын, кашык-тәлинкәсен алып килә иде элек. Әлеге йола һәр елны үткәрелеп килде. Аннары авыл бала-чагасы яңгыр сорап су сибешә иде.

Бер елны Сатлыган авылыннан шалтыратып, шушы йоланы үткәрүне сорадылар. Кыр хуҗасы үзе барып, сарык алып килде. Аңа бигрәк тә яңгыр кирәк иде, юкса бер бөртек уңыш та ала алмый иде кырларыннан. Икенче көнне иртә белән шабырдап яңгыр яуды. Бер елны шулай корбанын чалып бетереп, ашап өлгермәдек - яңгыр ява башлады. Менә шундый ырым бар инде бездә», — диде авылыбызның ак әбисе Гөлчирә апа Моталлапова.

«Әле дин булмаган чакта, меңәр ел элек Болгар ягында булган мондый нәрсә. Тыныч яшик, авырулар булмасын, яңгыр да бирсен, хайваннарыбыз да таза-сау булсын дип сорыйбыз», — дип Рәүхәт абый үзеннән яшьрәкләргә сөйләп китте.

Ашлар салынды, ит белән бәрәңге чыгарылды, аннан соң кетердәп торган кош теле белән хуш исле кыр үләннәре салынган чәй эчтек.

Шәһәр балалары «пикник»ны ошатты

Велосипедларына утырып килгән бер төркем бала-чаганы аерым бер җирдә табын ясап сыйладылар. Шәһәр балаларының монда нигә килгәннәрен сораштым:

Асилә, 5 яшь:

— Мин монда дәү әни белән килдем. Ул дога укыды, хәзер әнә аш ашыйлар.

Солтан, 9 яшь:

— Дәү әтием белән килдем. Бу ниндидер пикник, туган көн кебек.

Денис:

— Минем дәү әни дә, алма апа да монда. Мин дә аларга иярдем.

Сәминә, 10 яшь:

— Авыл туган көне дип әйттеләрме соң инде. Аш үткәрәләр бит әле, шуның кебек бу: дога укыдылар, сәдака тараттылар.

«Мәҗүсилек белән ислам диненең гаҗәеп синтезы бу»

Яңгыр сорау гадәтенең һәм Келәү уеннарының тамырлары белән кызыксынып, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова белән элемтәгә кердем.

«Беренче чиратта, бу мәҗүсилек белән бәйле, сүз дә юк. Безгә генә түгел, Идел буенда яши торган бөтен халыкларга хас ул. Кайдадыр шилык, келәү дип атала. Кайбер якларда аны каталау дип атыйлар. Агачлар кочалар ул көнне, ашлар пешерәләр, җирдә тәгәриләр. Алар аны шулкадәр табигать белән бәйлиләр. Һәр авылның климатка бәйләп үзенә күрә бер аңлатуы бар. Шушы шилык ашларын үткәрмәсәк, яңгыр китә дә бара, дип уйлыйлар алар. Әлеге йолада балалар да катнашырга тиеш санала.

Аның бит билгеле бер вакыты бар: бәрәңге чәчәк атканда, арышлар беркадәр күтәрелеп серкә чыгарганчы. Утыртылган бөтен нәрсәнең дә җимеше тулырга, өлгерергә тиеш, ә аңа яңгыр кирәк. Менә шуны чамалап, коры вакытта үткәрәләр. Көнен үзләре билгелиләр. Һәрберсенең билгеле бер территориясе, үз җирлеге бар. Теләсә кайдә келәү үткәрелми. Ул җирнең үзенең атамасы була. Басу уртасында шундый урын булса, алар анда мал да кертмиләр, печән дә чапмыйлар.

Шилыкка тавык атыйлар, кемдер көзлектән үк атап, тамгалап куя. Елына карап ничә тавык җыела, шуның хәтле суела: ике дә, биш тә була ала. Мал суелгач, калган бөтен әйбере билгеле бер җиргә күмеп куела. Бу — җиргә корбан бирү. Күмгән вакытта абыстай теләкләрен теләп, догасын укып тора. Менә мәҗүсилек белән ислам диненең шушында гаҗәп синтезын күрәбез.

Ак ат суюлар да булган. Ак атның әле икенчерәк эчтәлеге дә бар. Атның башларын чатларга күмү үләттән саклый дип саналган. Әле хәзер дә бу гадәт беркадәр сакланган яклар бар.

Келәү белән теләү - синонимнар. Халык телендә теләү варианты аз, күбрәк келәү. Су сибешү йоласы да күп халыкларга хас. Үзенчә суны зурлау да бу», — дип аңлатты Фәнзилә Җәүһәрова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100